» » Җаваплы чорда җаваплылык тоеп

Җаваплы чорда җаваплылык тоеп

21-07-2015, 11:08 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 521 | Комм.: 0
«Байбулат» җәмгыятендә 70 гектар җирдә печән чабылып бетте, барлыгы 140 тонна коры печән рулоннарга төрелде. Монда Вячеслав Латыйпов һәм Амур Әхтәмов уңганлыклары белән аерылып тордылар. Сенаж хәзерләү дә төп игътибар үзәгендә булды. Бүгенге көнгә 305 гектарда яшел масса урылып, 1691 тонна мал азыгы базларга салынды. Аны уру һәм ташу эшләре хуҗалыкның төрле бүлекчәләре эшсөярләре тарафыннан башкарылды . Терлекчеләр өчен дә җәй уртасы – үтә җаваплы чор. Байбулат товарлыклы сөтчелек фермасы хуҗалыкта гына түгел, районда да алдынгылардан санала. Биредә барлыгы 378 баш савым сыеры исәпләнә, ферма коллективы ел башыннан 13927 центнер продукция җитештергән. Әлеге көндә тәүлегенә 71 центнер сөт савып алына, шуның 68 центнеры сөт заводларына озатыла. Тырышлыкның нәтиҗәсе шунда күренә: байбулатлылар һәр сыердан тәүлегенә 18,8 килограмм сөт савып алуга ирешкәннәр. Чын күңелен, бар булмышын салып, үзләренә йөкләтелгән бурычны намус белән башкаручы хезмәт алдынгылары – машина белән сыер саву операторлары Фәйрүзә Латыйпова һәм Илнурия Хисамова ел башыннан һәр сыердан 3684 килограмм сөт савып алганнар. Әнә шулай җәйге вакытның һәр минутын җитештерүчәнле файдаланып калырга тырышалар авыл эшчәннәре.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: