» » Тармакның уңышы — азык базасы ныклыгында

Тармакның уңышы — азык базасы ныклыгында

18-06-2015, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 453 | Комм.: 0
Тармакның уңышы  —  азык базасы ныклыгында
«Герой» авыл хуҗалыгы кооперативында мал азыгы хәзерләү комплекслы оештырылган. Мал кышлату сезонына ныклы азык базасы туплау хәстәрлегенә бик тә җаваплы карыйлар биредә. Егетләр эшләре өчен зур җаваплылык тоеп хезмәт сала, нормаларын арттырып үти. Бүгенге көндә терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен хуҗалык механизаторлары сенаж сала, печәнне чабып, төргәкләргә урый, утарларга кайтару хәстәрлеген күрә.
Мал азыгы культураларының чәчү мәйданнарын арттыру, сыйфатын күтәрү план-максатларын билгеләп куйган инде хуҗалык уңганнары. Мал азыгы хәзерләү техникасын да алдан хәстәрләп, механизаторларга беркетеп куйганнар, үскән үләннәрнең бөртегенә кадәр тиз арада җыеп алып, киптереп, базлап куярга ашыгалар. Күпьеллык үләннәрне туратып, сенажга салалар.
Без килгәндә Әхмәт авылы янында урнашкан фермада эшнең кызган мәле иде. Рамил Рәшитов тракторында яшел массаны тыгызлап, тапатып тора. Уруда Ранис Миңнеханов белән Венер Гарәфетдинов армый-талмый эшли. Механизаторлар белән әңгәмәләшкән арада басудан килүче яшел масса төягән автомашиналар да күренде. Азамат Батыев, Хәдис Миһранов, Илдар Хәлиуллин, Руслан Якупов аны кемузардан ташый. Иске Балак авылы бригадасы механизаторлары Әгълә Насыйров, Ринат Усманов, Линар Хәбибуллин, Алексей Лемин печән җыюда тир түгә.
Хуҗалыкның баш зоотехнигы Марат Мофаззалов: “Уңыш быел башка елларга караганда түбәнрәк. Күпләп яуган яңгырлар да басуга чыгарга кома-чаулап торды. Егетләребез һәр эшен җиренә җиткереп башкара. Тер-лекчелек тармагының уңышлы алга баруы беренче чиратта ныклы азык базасы булдыру белән бәйле. Ә моның өчен бездә үзенә йөкләтелгән бурычны намус белән башкаручы кадрлар җитәрлек”, – диде.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: