Булдыклылар дәвам итә
1-09-2015, 12:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 524 | Комм.: 0
Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетын тәмамладым. Ту-ган ягым Туймазыда да эшкә кайтуымны көтәләр иде, әмма язмыштыр инде — миңа юллама буенча Чакмагыш районына килергә туры килде. 1962 елда район ветлечебницасында эшли башладым. Фермаларда мал-туар ишле, иң борчылдырганы – йогышлы чирләр күп иде. Шул сәбәпле республика җитәкчелеге Зианчура районындагы ветеринария лабораториясен бирегә күчерергә карар итә. Шунда тәгаенләделәр, пенсия яшенә кадәр, хәтта хаклы ялга чыканнан соң да ике ел эшләдем. Бәлки тагын да дәвам итәр идем әле. Районда ветеринария хезмәте буенча урта звено кадрлары җитешми башлады. Район җитәкчелеге проблемасын хәл итү юлын тапты – Чакмагыш һөнәрчелек-техник училищесында (хәзерге лицейда) белгечләр укыту-әзерләү курслары ачып җибәрде. Ә занятиеләрне алып бару миңа йөкләтелде. Тәҗрибәле һәм күпъяклы һөнәр иясе булуымны (ветеринария табиб-токсикологы, серологы һәм башкалар) игътибарга алганнардыр, күрәсең. Монда дистә елга якын эшләргә туры килде. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәм: көнне-төнгә ялгап эшләсәк тә, ямь һәм тәм таптык, йогышлы чирләрне бетерүгә ирештек. Хезмәтемнең югары бәһалануы белән дә бәхетлемен: 1981нче елда сайлаган һөнәрем буенча ветеринария хезмәте үсешенә лаеклы өлеш керткәнем өчен “Башкортстан АССРының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем алуга ирештем.
Иң сөенгәнем – ирешелгәннә-ребезне булдыклы, белемле, үз эшенең чын осталары дәвам итә. Бу мөһим һөнәр ияләренә карата ихтирамның артуы, 31 августның ветеринария хезмәткәрләре көне дип игълан ителүе куанычлы. Ветеринария хезмәте авыр да, үтә дә җаваплы да һәм иң игелекле эшчәнлек ул. Анда очраклы кешеләр эшли дә алмыйдыр, моның өчен ветеринар булып туарга кирәктер. Бүген ветеринария станциясенең дәүләт бюджет учреждениесе район хуҗалыкларына, шулай ук халыкка да практик ветеринария ярдәме күрсәтү һәм координицияләү үзәге буларак та, агросәнәгать комплексының барлык авыл хуҗалыгы юнәлешендәге формированиеләрендә терлекчелек тармагында да эпизоотик иминлек тәэмин итү буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып баруы терлекчелек тармагы үсешендә гаять зур роль уйный. “Игенче” гәзитен кулга алган саен иң беренче авыл эшчәннәре турындагы мәкаләләрне укыйм, район терлекчеләре-игенчеләренең соклангыч уңышлары өчен сөенеп туялмыйм. Ветеринария белгечләренең уңай эшчәнлеге аеруча горурландыра: яңа алымнар кулланып эшлиләр, елдан-ел фидакарьлек күрсәтү өчен мөмкинлекләр дә киңәя.
Әмма бу һөнәр һәрвакыт сак, игътибарлы булуны таләп итә, йогышлы чирләр килеп чыкмасын өчен күп тырышырга туры килә. Без, ветеринария ветераннары, яшьләргә җиңел булмаган хезмәтләрендә арытаба да уңышлар гына телибез, безне һәрвакыт искә алганнары, хөрмәт иткәннәре, бәйрәмнәргә чакырганнары өчен рәхмәт әйтәбез. Һөнәрегезне яратыгыз, безнең кебек хаклы ялларга чыгып, тырышлыгыгызның игелеген күрегез, сәламәт булыгыз, дибез.

Әзерләде: Лүзия Шәйдуллина, ветеринария ветераны.
Похожие новости:
-
15.08.2015: Район яңалыклары
Эш нәтиҗәләре барланды
-
07.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Нәтиҗәле эшчәнлек өчен
-
08.05.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Фидакарьлекләрен лаеклы бәһалап
-
21.04.2015: Район яңалыклары
Ирешелгәннәр куандырырлык, шулай да эшлиселәр күп әле
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды