» » Нәтиҗәле эшчәнлек өчен

Нәтиҗәле эшчәнлек өчен

7-07-2015, 11:56 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 519 | Комм.: 0
Нәтиҗәле эшчәнлек өчен
24 июнь көнне “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативында район авыл хуҗалыклары бухгалтерлары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә үтте.
Бирегә баш бухгалтерлар, баш икътисадчылар, тармак бухгалтерлары җыелды.
Аны “Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге” муниципаль учреждениесе директоры Ирек Тангатаров ачып җибәрде һәм алып барды. Киңәшмәдә хуҗалыклардан барлыгы 64 бухгалтер катнашты. Ирек Мидхәт улы узган ел нәтиҗәләре хакында сөйләп үтте, 2015-2016 елларга куелган икътисадый бурычлар белән таныштырды.
Бүгенге көндә районның 13 хуҗалыгында 95 бухгалтер хезмәт сала. Шуларның 9ы — ир- ат, 86 сы — хатын-кыз, 35 яшькә кадәр –18 хезмәткәр, 35тән алып 50 яшькә кадәр – 51, 50 дән өлкәнрәк 26 белгеч эшли. “Бухгалтер эше–катлаулы, җаваплы эш, хуҗалыкта төгәл исәп-хисап алып барылмаса, тәртип булмый. Нинди генә өлкәне алсаң да, хисап һәм контрольдән башка алга китеш юк. Хуҗалыкларда баш бухгалтер исәп эшен үз биеклегендә оештырырга, башка бухгалтерларның эшчәнлеген контрольдә тотарга бу-рычлы. Безнең өлкәгә дә яңалыклар кертелде, бөтен мәгълуматлар да компьютерга салынды. ”Герой”, “Базы”, Ленин исемендәге, “Алга”, ”Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында бу эш компьютер программаларына нигезләнеп, үз- биеклегендә оештырылган. Ирек Мидхәт улы үз чыгышында шулай ук беренчел хисап, белешмә, продукциянең үзкыйммәтен анализлау, ягулык-майлау материаллары, азык берәмлеге, запчастьләр һәм башка матди байлыклар турындагы мәсьәләләргә дә тукталды. Бухгалтерның тагын бер җаваплы эше игьтибарга лаек, ул – субсидияләр алуны документлаштыру. Безнең хуҗалыклар бу эшне вакытында башкара, шуңа күрә безнең район беренче булып бюджеттан субсидияләр алуга иреште. 2014 йомгаклары буенча, районга 255 миллион 67 мең сум дәүләт ярдәме бүленде. Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев районыбызның икътисад системасының төгәл, үзва-кытында һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә районыбыз иминлеге бәйле булуына басым ясады. «Агро» ассоцияциясе бухгалтер-ревизоры Дилә Галина үз чыгышында кайбер җитешсезлекләргә тукталды. “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Азат Габит улы Сөләйманов хуҗалык белән таныштырды, баш бухгалтер Флүзә Мөгалимова да биредә үткәрелгән ремонт-төзекләндерү эшләре турында әйтеп үтте һәм : ”Бухгалтер һөнәре — үзенә башка эш ул, аның үзенең бер төрле дә күрсәткече юк, әмма ул хуҗалыктагы башка һөнәр ияләренең күрсәткечен барламаса, исәп-хисап эшләре алып бармаса, ул эшләр берсе дә күренми. Шундый үтә җаваплы, җиңел булмаган эшне башкаручыларга карата да игътибар артса иде”, –диде. Арытабан Ирек Мидхәт улы алдагы елларда компьютерлаштыруны активлаштырып, һәр бухгалтерны персональ компьютер белән тәэмин итү, һәр эшне программа нигезендә башкару һәм исәп-хисапны тагын да яхшырту бурычын йөкләтте.
Бу көнне шулай ук 2014 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм утызга якын белгеч «Һөнәре буенча иң яхшы бухгалтер» номинациясендә бүләкләргә лаек булдылар. Моннан тыш күркәм юбилейларын билгеләүчеләр дә игътибардан читтә калмады. Соңыннан семинар-киңәшмәдә катнашучылар өчен табигать кочагында күңелле ял оештырылды.
Чараны үткәрүдә зур җаваплылык һәм оешканлык күрсәткән “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Азат Габит улы Сөләймановка һәм бухгалтерлар коллективына карата рәхмәт сүзләре яңгырады.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: