Уполномоченныйлар эш башладылар
16-06-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 520 | Комм.: 0
2016 елда үтәчәк Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек чикләрендә республиканың шәһәр һәм районнарында агымдагы елның 5 маеннан 70 уполномоченный эш башлады. 1 июньнән исә район һәм шәһәр дәрәҗәсендәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүче объектлар исемлеген төзү буенча 70 белгеч үз вазифаларын үтәүгә кереште. Алар исәп алуны әзерләү, оештыру һәм нәтиҗәләрне барлау буенча эш башкарачак.
2015 елда шушы күләмле кампаниянең иң авыр һәм җаваплы өлеше – исәп алу объектларының исемлеген төзү эше башкарылачак. 2005 елның 21 июлендә дөнья күргән “Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында” федераль законга ярашлы, исәп алу объектлары булып авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир мәйданнарының (участокларының) милекчесе, кулланучысы яки арендаторлары булган яки мал асраган юридик һәм физик шәхесләр исәпләнә.
Исемлекләрне төзү 2016 елда үткәреләчәк Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу объектлары исемлеген формалаштыру АС ВСХП-2016 мәгълүмат эшкәртү автоматлаштырылган системасының ПК ФСО ВСХП подсистемасын кулланып башкарыла. Артабан шушы исемлекләргә нигезләнеп исәп районлаштыруы (переписное районирование) үткәреләчәк һәм 2016 елда республика биләмәсендә булачак исәп алуны оештыру планы төзеләчәк. Бер үк вакытта алда торган исәп алу кампаниясен үткәрүгә хезмәткәрләр (инструкторлар, исәп алучылар) сайланып алыначак.
Барлык белгечләр авыл хуҗалыгы исәбен алу буенча мәгълүмати һәм методологик әдәбият белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, документлар пакетына “2016 елгы Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәп алуы” (2014 ел, 1 сан) мәгълүмат бюллетене салынган. Анда үтәчәк исәп алу мәсьләләре буенча рәсми норматив-хокукый актлар, методик положениеләр һәм мәгълүмати-аналитик материаллар нәшер ителгән.
Рима Шәрипова,
“2016 елгы Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу”ның
Чакмагыш районы буенча уполномоченные.
“2016 елгы Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу”ның
Чакмагыш районы буенча уполномоченные.
Похожие новости:
-
23.04.2015: Район яңалыклары
Үз җиреңне беләсеңме, игенче?
-
02.04.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бәйрәмгә әзерлек ничек бара?
-
15.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте