Эш нәтиҗәләре барланды
15-08-2015, 10:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 470 | Комм.: 0
12 август көнне муниципаль район хакимиятендә терлекчелек буенча семинар-киңәшмә үтте . Биредә авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Төп игътибар ел башыннан алып 7 айлык эш нәтиҗәләренә тулы анализ ясау, уңышларны барлау һәм кимчелекләрне бетерү, булган проблемаларны уңай хәл итүгә юнәлдерелде. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов үз чыгышында авыл хуҗалыгының мөһим тармагы булган терлекчелек буенча җиде айда ирешелгәннәргә тукталды, алда торган кышлату чорына әзерлек турында мәгълумат бирде. “Элита” ясалма орлыкландыру унитар предприятиесе директоры Эльвира Радис кызы Сабирова районның кайсыбер хуҗалыкларында кадрлар кытлыгы, сыер малларын һәм таналарны ясалма орлыкландырудагы җитешсезлекләрне барлады, һәр 100 баш малга алынган үрчем турында ту-лы мәгълүмат җиткерде. Ветеринария хезмәте начальнигы Ратмир Фәнил улы Ямалиев малларның сәламәтлеге, вакытында прививкалар ясау, яңа туган бозауларның үлеменә юл куймау мәсьәләләренә тукталды, шулай ук һәр хуҗалыкка үле мал калдыкларын утильләштерү полигоннары – үләт базларын заман таләпләренә яраклаштырып төзүне бурыч итеп куйды. Рәсим Рим улы Хаков авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасын төгәл үтәү, коллективларда фаҗи-
галәр – бәхетсезлек очракларын булдырмау, кеше гомеренә хәвеф тудырган кимчелекләрдән арыну, хезмәт шартларын яхшырту буенча сүз алып барды. Авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Алмаз Венер улы Камалов терлекчелек буенча кабул ителгән ярыш шартларына нәтиҗә ясады. Семинар –киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев алып барды. Киңәшмәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та катнашты һәм чыгыш ясады. Соңыннан ярыш алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.
2015 елның 6 айлык эш нәтиҗәләре – терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыру һәм аларны сату буенча барган ярышта җиңүчеләр билгеләнде:
I урынга “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы лаек булды һәм I дәрәҗә Диплом, 5000 (биш мең) сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
II урын “Базы ” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына бирелде, II дәрәҗә Диплом һәм 3000 ( өч мең) сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
III урында – “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы , III дәрәҗә Диплом һәм 2000 (ике мең) сум күләмендә премия белән бүләкләнде.
Похожие новости:
-
25.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы уракка фатиха бирде
-
07.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Нәтиҗәле эшчәнлек өчен
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
-
21.04.2015: Район яңалыклары
Ирешелгәннәр куандырырлык, шулай да эшлиселәр күп әле
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр