Якташыбыз күргәзмәсе
7-04-2015, 10:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 460 | Комм.: 0
Март ахырында район мәдәният йортында рәссам Ләлә Әсәдуллинаның картиналар күргәзмәсе ачылды.
Сәнгать әсәрләрен рәссам әнисе – Тәкмилә Шәрифулла кызы Гарифуллинаның туган ягында зур горурлык белән күрсәтте. Исән булса, әнисенә быел 90 яшь тулган булыр иде. Тәкмилә апа — Сухов фамилияле морзалар нәселеннән. Нәнәсе Закира Мостафина (Сухова) Яңа Мортаза авылында гомер кичереп, гомер буе балаларга белем биргән. Картәтисе Шәрифулла Мостафа улы да – күренекле Бигаш нәселеннән, ул беренче бөтендөнья сугышын үтеп, Бөек Ватан сугышы елларында колхоз җитәкләгән кеше. Ләлә Әсәдуллина Уфада дөньяга килсә дә, аның балачагы районыбызның Каргалы, Үрнәк, Калмашбаш, Кушнаренко районының Карачаелга авылларында үтә. Әнисенең апасы Бәйнәнең тормыш иптәше Рәдиф Зарипов ул вакытларда Ильич исемендәге авыл ху-җалыгы кооперативы рәисе вазыйфасын башкара.
Чиксез басу-болыннар, яңа сауган сөт һәм авыл икмәгенең татлы исе Ләлә Әсәдуллинаның күңеленә мәңгегә сеңеп калган. Беренче хезмәт хакын да колхозда эшләп алган ул. Шушы искиткеч вакыт турында хатирәләрен рәссам “”Уңыш” картинасында чагылдырган. “Рәдиф абый”, “Бәйнә апа” портретлары, “Шәҗәрә” картиналары да туган якка мәдхия укый кебек... Ләлә Әсәдуллинаның бу 16нчы шәхси күр
гәзмәсе. Күптән түгел шундый ук чара Казан якларында үткән. Күргәзмәдә 60тан артык композиция бар иде. Аларның барысында да мәңгелек мәхәббәт темасы чагыла. “Салават күпере юлы”, “Аркаим”, “Стихияләр” картиналары рәссамның шигырьләре белән тулыландырылган. “Каенлык”, “Мәдәният йорты”, “Каргалыда чишмә”, “Шәрифулла чишмәсе” кебек картиналары үзәгендә дә туган якка карата чиксез мәхәббәт хисе ята.
Ләлә Әсәдуллина балалар сәнгать мәктәбе укучыларының шундый хозур бинада шөгыльләнүләренә, аларның уен коралларында көйләрне оста итеп башкаруларына соклануын яшермәде. Күргәзмәне оештыруда ярдәм иткәннәре өчен муниципаль район хакимияте, мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе җитәкчелегенә ихлас рәхмәт белдерде.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Похожие новости:
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Берләшмәгә кабул ителде
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
01.01.2015: Төрлесеннән
Уңышлар алып килде бу ел…
-
25.12.2014: Җәмгыять тормышы
Оста педагог та ул