Районда ниләр бар?
14-01-2016, 12:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 445 | Комм.: 0
Яңа ел бәйрәме чорында матур гаилә юбилейларын, истәлекле гомер бәйрәмнәрен билгеләүче хөрмәтле өлкәннәребез, якташ ветераннарыбыз байтак булды.
Макаровка авылында гомер кичереп, алты дистә ел дәвамында иңгә-иң куеп тормыш сукмагыннан атлаучы Соколовлар бриллиант туйларын билгеләде. Леонид Тихонович гомере буе тимерче булып эшләгән, Анна Ивановна “Базы” хуҗалыгында төрле эшләр башкарган. Алар алты балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Бүгенге көндә барысы да тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда хезмәт сала. Аларны бу истәлекле бәйрәме белән Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм “Базы” хуҗалыгы вәкилләре Е.С.Семенова, Э.Р.Әхмәтшина, Г.С.Тимофеев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
9 гыйнварда Мөслимә Мөслехетдин кызы Фәттахованың Имәнлекул авылындагы йортына да аның иң якын кешеләре — күпсанлы балалары, оныклары, туруннары аны 95 яшьлек юбилее белән котларга җыелды. Җиңел булмаган тормыш һәм хезмәт юлы үткән тыл ветеранын тәбрикләргә Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе Л.Ф.Булатова да килгән иде. Ул хөрмәтле ветеранга Русия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм бүләген тапшырды.
6 гыйнварда Бикмәт авылында гомер кичерүче хезмәт һәм тыл ветераны Фәния Фәтхелислам кызы Галиева да 90 яшьлек юбилее уңаеннан ихлас һәм җылы котлау-теләкләр кабул итте. Бар гомерен тырыш хезмәткә багышлаган, тормыш иптәше Әмләх Галиев белән алты балага йөрәк җылысын һәм яхшы тәрбия биреп үстергән хөрмәтле ветераннарны Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы А.Ф.Аллаяров, ветераннар советы рәисе Р.Җ.Шәяхмәтов котлады һәм ил президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм бүләген тапшырды.
Авыл биләмәләре үзешчәннәре арасында ел саен үткәрелеп килүче халык иҗаты смотр-фестивале быел Әдәбият елына һәм Чакмагыш районы оештырылуның 85 еллыгына багышлана. “Туган илнең җире – җәннәт, суы – ширбәт” дип исемләнгән бу сәнгать бәйрәме 2 февральдән 18 февральгәчә дәвам итәчәк. Район үзәге үзешчәннәре 4 февральдә чыгыш ясый. Авыл биләмәсе хакимияте район үзәгендә яшәүчеләрне концертта актив катнашырга чакыра, сораулар белән авыл Советы бинасына яки 3-33-42 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
7 гыйнварда Көсәкәй авылы клубында якташ студентлар белән очрашу кичәсе үтте. Анда төрле уку йортларында белем алучы 13 талип-талибә катнашты. Айнур Хәбиров, Денис Хөсәенов (УДАУ), Инсаф Саматов (Казан югары хәрби-команда училищесы), Тимур Муллаянов, Элина Солтанова (УДНТУ), Регинат Хәмәтдинов (КДУ), Рузил Сафиуллин (Уфа ягулык-энергетика колледжы), Рәсүлә Сафиуллина (БДПУ филиалы), Лилия Хөснетдинова (БДПУ), Данил Махъянов (Кушнаренко педагогия көллияте), Рәзилә Сафиуллина һәм Регина Гыйбашева (Уфы медицина колледжы), Диана Мөсәгыйтова (Чакмагыш һөнәрчелек лицее) үзләре укыган уку йортлары, үзләштергән һөнәрләре турында сөйләделәр, мәктәп елларын искә төшерделәр, ата-аналарына, туган мәктәпләрендә төпле белем биргән укытучыларына рәхмәт җиткерделәр. Әлбәттә, студентларның әле мәктәптә укучы авылдашларына ныклы белем үзләштерүнең үтә дә мөһимлеге турында әйтер сүзләре күп иде. Бу көнне талип-талибәләргә уку, стипендия, тулай торакта яшәү шартлары турында да байтак сораулар бирделәр. Артабан студентлар катнашлыгында уен-дәресләр, шаян бәйгеләр оештырылды, музыкаль бүләкләр тапшырылды. Көсәкәй мәктәбе укытучылары Г.Х.Фазлыева, Л.Ф.Сафиуллина һәм Үрнәк мәктәбенең биология укытучысы чыгыш ясап, студентларга изге теләкләр җиткерделәр. Очрашуны 10 сыйныф укучылары Юлия Исламова һәм Альяна Арсланова авыл барды. Кичә чәй табыны артында тәмамланды. Мондый очрашулар югары сыйныф укучылары өчен аеруча әһәмиятле, талип-талибәләр белән әңгәмәләшү алар белем алуын дәвам итәргә теләгән уку йорты турында тулы мәгълүмат алырга һәм дөрес карар кабул итәргә ярдәм итә.

* * *

Похожие новости:
-
22.10.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
05.09.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
25.07.2015: Район яңалыклары
РАЙОНДА НИЛӘР БАР?
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары