» » Районда ниләр бар?

Районда ниләр бар?

5-09-2015, 15:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 579 | Комм.: 0
Август ахырында Көсәкәй клубында матурлыкка дан җырлаучы мәдәни чара – чәчкәләр бәйрәме үтте. Аны үткәрү хәзер инде традициягә әверелде. Чара туган як табигатенә, авыл, аның тарихы һәм мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә сакчыл караш, горурлану тойгылары формалаштыру, авылда яшәүчеләрне мәдәни ял иттерүгә, матурлыкны күреп соклану һәм кешеләр күңелендә аны булдыруга омтылыш тәрбияләү максатында үткәрелә. Елдан-ел чәчкә экспозицияләренең форма һәм эчтәлеге яңара бара. Бәйрәмгә авыл уңганнары – дөньяны ямьләп, хуҗалыкларында үстергән чәчкәләрдән үз куллары белән күз явын алырлык оригиналь композицияләр тудырырга сәләтле өлкәннәр һәм балалар катнашты. Гөлнара Фазлыева һәм Ләйсән Сафиуллина җитәкчелегендә мәктәп укучылары әзерләгән гөлләмә-композицияләр аеруча үзенчәлекле булулары белән аерылып торды. Бу көнне шулай ук клуб мөдире Альфира Сафиуллина тырышлыгы белән матур концерт программасы да әзерләнгән иде. Аның барышында Рәсүлә һәм Рәзилә Сафиуллиналар җырлары, Диана Мөсәгыйтова дәртле яшьлек тойгылары чагылып торган биюләре, үзенчәлекле тавышы белән сокландырган Фәһимә апа Дәүләтшина моңлы җырлары белән бәйрәмгә тагын да күтәренке рух, ямь өстәде. Үрнәк урта мәктәбе укытучысы Раушания Хөснетдинова чәчкә үстерү серләре белән уртаклашты. Авылдашлар шулай ук төрле уеннарда да бик теләп катнашты.
* * *

Гүзәллеккә соклану, чәчкәләргә, туган табигатькә мәхәббәт һәр кеше күңеленә тумыштан ук салынган. Чәчкәләргә аеруча сокланып дан җырлыйлар, аларны төрле ил-дәүләтләрнең гербларында да күрергә мөмкин. Рәҗәп авыл Советына караган авылларда да август ахырында чәчкәләр бәйрәмен үткәрү традицион гореф-гадәткә әверелде. Иске Сөрмәт авыл клубында “Чәчкәләр һәм аларны үстерүчеләр бәйрәме” оештырылды. Бәйрәмгә һәм шунда ук үткән ярминкәгә Яңа Бирде авылының барлык кешеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре чакырылды. Клуб мөдире Рузилә Нәфыйкова җыелучыларны бәйрәм белән котлаганнан соң авыл үзешчәннәре күңелле концерт номерлары бүләк итте. Алар чәчкәләр турында соклангыч шигырьләр укып ишеттерделәр, чәчкәләрнең һәм аларның исемнәренең килеп чыгу тарихын тасвирлаган төрле мифлар һәм легендалар сөйләделәр. Бу көнне бәйрәмгә әзерләп алып киленгән күз явын алырлык гөлләмәләр һәм композицияләр аеруча күплеге һәм матурлыгы белән аерылып торды. Кичә “Иң яхшы гөлләмә” конкурсы белән тәмамланды. Аның җиңүчесе дип компетентлы жюри әгъзалары Алина Әбүнәгыймованы игълан итте. Икенче урынга Ләйсән Бәдретдинова чыкты.
* * *

Яңа уку елы башланыр алдыннан “Дискотөн” республика яшьләр акциясе кысаларында районның барлык авыл Советларында да дискотекалар үткәрелде. Төрле тематикаларны күз уңында тотып оештырылган бу мәдәни чараларда төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Иске Бәшир авыл Советына караган Иске Ихсан авыл клубы мөдире Гүзәл Хәйруллина “Җәйге дискотека йолдызлары” дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Бию сәнгатен яратучылар клубка импровизацияләнгән костюмнарда килделәр. Яңа Калмаш авыл клубында исә кызыклы “Бииләр оныклар, бииләр нәнәйләр” кичәсе оештырылды. Бию мәйданчыгында төрле буын вәкилләре күңел ачты. Яңа Ихсан авыл клубы хезмәткәрләре “Биибез дә җырлыйбыз – бик күңелле яшибез” тематик дискотекасын әзерләп үткәрде. Яшьләр күңелләре булганчы биеделәр дә, яраткан җырларын җырлап та кинәнделәр. Бу чараларда катнашучылар өйләренә күтәренке кәеф белән һәм оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп таралышты.
* * *

Калмашбаш авыл Советы җирлегендә дә әлеге акцияләре күңелле үтте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре күңел ачу программасын бик җентекле итеп уйлап оештырды. Дискотекалар анда катнашучы һәркемгә дә ошарлык булды. Бию-күңел ачу программасында дәртле биюләр, кызыклы уеннар һәм күңелле җырлар чиратлашып торды. Чараларда төрле яшьтәге кешеләр бик актив катнашты.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: