» » Химия һәм биология атналыгы

Химия һәм биология атналыгы

29-03-2016, 10:27 | Район яңалыклары | Просмотров: 442 | Комм.: 0
Химия һәм биология атналыгы
Күптән түгел Тозлыкуш урта мәктәбендә химия һәм биология атналыгы үтте. Әлеге фәннәрнең тормышыбыздагы әһәмиятенең никадәр зур булуын дәлилләүче бу чара аның үзәгендә кайнаучылар күңелендә чагу тәэссоратлар уеп калдырды.
Дүшәмбе көнне, атналыкны ачып җибәреп, берьюлы читтән торып үткәрелүче олимпиада һәм викторинага да старт бирелде. Сишәмбедә авыл фельдшеры Зөһрә Рәис кызы Сәрвәрова катнашлыгында “Тәмәке тарту: иллюзияме, әллә чынбарлыкмы?” дип аталган биологик лекторий оештырылды.
Чәршәмбе, район мәктәпләренең химия укытучылары семинары барышында “Виват, химия!” дигән үтә мавыктыргыч чара оеш-тырылды. Урындагы урта мәктәпнең химия укытучысы Миләүшә Гыйльман кызы Арысланова тәүдә 8нче сыйныфта “Суның үзенчәлекләре мисалында химик реакцияләр”дигән ачык дәрес үткәрде. Федераль дәүләт укыту стандартлары таләпләренә тулысынча җавап биргән әлеге дәрес бик тә мавыктыргыч һәм истә калырлык фәһемле булды. Укытучы җирле материалдан да, Интернет ресурсларыннан да уңышлы файдалана белүен күрсәтте. Сәламәтлеккә зыян китермәс өчен барлык саклык чараларын күреп, күп лаборатор тәҗрибәләр үткәрелде. Дәрес аның коллегаларында иң югары бәһалар алды, укытучының чын дәрәҗәдә үз эшенең остасы булуын дәлилләде.
1-11 сыйныфлар укучылары өчен “Виват, химия!” дигән чара да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Җыелучыларның берсен дә аның эчтәлегенең күптөрлелеге һәм байлыгы битараф калдырмагандыр. Чарада мәктәпне элекке елларда тәмамлаган укытучылар, ата-аналар да теләп кат-нашты. Сүз химия фәне белән бәйле һөнәрләр һәм мәктәпне тәмамлагач, гомер юлын әлеге фәннән башка күз алдына да китерә алмаган кешеләр турында барды. Ә бу җәһәттән Тозлыкуш мәктәбенең горурланырлык шәхесләре бар. Ике элекке укучылары – Рәмилә Латыйпова белән Руслан Шайкин бүген химия фәне кандидатлары, Альберт Камалов – нефть предприятиесендә коммерция директоры, Ильяс Йосыпов – муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы, Илсөяр Сафиуллина – табиб-эндокринолог, Илмир Мохтаров медицина университетында табиб һөнәрен үзләштерә һәм башкалар. Чарада шундый 38 кеше горурлык белән телгә алынды. Кайсылары чарада үзләре катнашты, кайсылары видеоэлемтә аша үз теләкләрен һәм тәэсоратларын җиткерде.
Чараның икенче өлешендә “Үз уеным” интеллектуаль-үсеш уены булды, анда укучылар да, кунаклар да, әти-әниләр дә теләп катнашты. Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар командаларының мавыктыргыч ярышы барысын да бердәй җәлеп итте. Нәтиҗәдә “ кызу алыш” мәктәп укучылары файдасына тәмамланды.
Чираттагы көн 5-9 сыйныф укучылары арасында биология фәне буенча “Нәрсә, кайда, кайчан?” дигән кичә белән үтте. Йомгаклау көнне “Башкортстан – зур химия һәм биология территориясе” дигән шоу-тамаша уздырылды.
Атналык барышында 5 сыйныф укучылары “Химия һәм азык-төлек”, алтынчылар “Химия сәнәгать тармагында”, җиденчеләр “Химия көнкүрештә”, сигезенчеләр “Химия авыл хуҗалыгында”, тугызынчылар “Химия һәм медицина”, унберенчеләр “Химия һәм косметика” дигән стена гәзитләрен, 1-4 сыйныфлар “Әйләнә-тирәбездә химия” дигән баш астында рәсемнәр бәйгесен, артабан бөтенесе берлектә “Чүпчарның икенче тормышы бар” дигән экологик бәйге тәкъдим иттеләр.
Тоташ алганда, чара бик матур һәм үзенчәлекле булды. Укучылар да, кунаклар да, ата-аналар да чараны оештыруда зур тырышлык салган мәктәп коллективына, укытучы Миләүшә Гыйльман кызы Арыслановага ихлас рәхмәт белдерделәр һәм яңа уңышлар теләделәр.

Әзерләде: Гөлнур Хәлиуллина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: