» » Иң күп китап укучылар ярышты

Иң күп китап укучылар ярышты

8-12-2015, 10:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 405 | Комм.: 0
Иң күп китап укучылар ярышты
Чакмагыш район үзәкләште-релгән модельле китапханәдә кү-ңелле чара – Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназия командалары арасында КВН уеннары үтте. Чара әдәбият елына багышланды. Һәр ике команда составында да иң күп китап укучылар һәм тапкырлар интеллектуаль уеннарда көч сынашты. Китапханәчеләр һәм укытучылар берлектә әзер-ләгән мондый чарага шулай ук командаларның көярмәннәре дә килгән иде. Гимназиянең «Chekago book lovers» һәм беренче мәктәпнең «Аленькие цветочки» командалары бер-берсен сәламләү, капма-каршы сораулар биреп, дөрес җавап алу, иң яхшы әсәр яисә китапка реклама күрсәтү, әсәрләрдән бирелгән өзекнең авторларын дөрес билгеләү, бөек классик шагыйрьләрнең иҗатын дәвам итеп, шигъри юллар язу һәм әдәби-музыкаль конкурсларда үзләрен оста артистлар, күп китап укучылар, шаяннар һәм тапкырлар, әдәбият теориясен ныклы үзләштерүчеләр, булачак шагыйрьләр – кыскасы, әдәбият сөючеләр итеп таныттылар. Гимназия укучыларының иң яхшы китапка рекламасы аеруча оригинальлеге белән истә калса, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең “Китапханәдә очрашу”театрлаштырылган чыгышы тамашачының игътибарын яулады. Гимназия командасы составында 7 «б» сыйныфы укучылары Айгиз Мадияров, Денис Габделбасыйров, 7 «а» сыйныфыннан Галия Янбухтина, Наилә Галиева, Тимур Мамлиев һәм 7 «в» сыйныфы укучысы Карина Ибраһимова катнашты, беренче мәктәпнең 7 «в» сыйныфы укучылары Айсылу Фәтыйхова, Алсу Ихсанова, Ильвина Шәйдуллина, Анна Димитриева, Дарья Спринчан һәм Элеонора Атыйпова “Аленькие цветочки” да булдылар. Әлбәттә, командаларны әзерләүгә Ирина Радим кызы Мортазина (беренче мәктәп) һәм Эльвира Илфар кызы Кәбирова (гимназия) күп көч салган. Күңелле минутлар бүләк иткән бу чарада гимназия укучылары җиңүчеләр булдылар, ә беренче мәктәп командасы азга гына калышты. Көярмәннәр арасында беренче мәктәп укучылары активлыгы һәм бердәмлеге белән аерылып торды. Конкурслар барышында Елена Солодовникова, Илнур Сәхиев һәм Муса Маликов күңелле җырлар бүләк иттеләр. Чараны китапханәчеләр Алина Гарифуллина белән Зирина Арсланова оештырды һәм алып барды. Соңыннан һәр ике командага да истәлеккә китаплар һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: