Яшүсмерләр нинди китаплар укый?
14-11-2015, 09:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 452 | Комм.: 0
Район үзәкләштерелгән модельле китапханәнең балалар әдәбияты бүлегендә гимназия укучылары белән түгәрәк өстәл артында җанлы сөйләшү булды, ул бүгенге көндә яшүсмерләрнең укуга карашы турында барды. Чараны китапханәче Алина Гарифуллина әзерләде һәм алып барды. Очрашуда Чакмагыш беренче урта мәктәбе китапханәчесе Сәлимә Сафуанова һәм яшьләр үзәге педагог-психологы Фируза Сакаева да катнашты.
Гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Тәлгать кызы Мохтаруллина сыйныф җитәкчесе буларак үз укучыларының әдәби китаплар белән кызыксынуы, рус классикларының әсәрләренә игътибар бирүләрен, шулай ук фантастик һәм маҗаралы сюжетка корылган әсәрләргә өстенлек бирүләрен билгеләп үтте. Укучылар үзләре кызыксындырган төрле сорауларга тулы җавап алдылар һәм үзләре дә китапханәче һәм психолог сорауларына җавап биреп, куелган проблемаларны хәл итү юлларын табуда актив булдылар.
Китапханәче Алина Гарифуллина яшүсмерләрне бөек шәхесләрнең китап уку серләре белән таныштырды. Мәсәлән, Максим Горький бер минутка 4000 сүз укыган, аңа әдәби журналны тулысынча укып чыгар өчен 1 минуттан да азрак вакыт җиткән. Наполеон бер минутка 2000 сүз укыган, Бальзак ярты сәгать эчендә романның 200 битен укып чыгарга өлгергән, Н.А. Рубакин үз гомерендә 250 мең китап укып чыккан, Т. Эдисон китапның берьюлы 2-3 юлын укыган, текстны битләп хәтерендә саклаган. Шекспир әсәрләрендә “мәхәббәт” сүзе 2259 тапкыр кабатланса, “Күрә алмаучанлык” (ненависть) 229 тапкыр әйтелә. Леонардо да Винчиның “Лестерский кодекс” исемле китабы дөньяда иң кыйммәтле китаплардан санала. Ул әле Билл Гейтс кулында, аның хакы – 22 миллион доллар. Шулай ук иң күп китап укучы илләр турында да сүз барды. Бүгенге көндә китап укучылар буенча Һиндстан1 урында тора, икенче урында – Тайланд, өченче урында – Кытай дәүләте. Кайчадыр иң күп китап укучы саналган Русия 7 урында РФ президенты В.В. Путин китап укуга кызыксыну уятуны максат итеп куйды. Чөнки бары тик китаплар аша гына кеше фикер йөртергә, анализ ясарга, матур һәм дөрес сөйләшергә өйрәнә. Шуңа да балалар һәм яшүсмерләрнең нинди китап укуларына карап, аларның киләчәккә карашы билгеләнә. Район китапханәсенә йөргән укучыларның күпләрен нинди әсәрләр кызыксындыра? Бүгенге көндә Н. Щербаның “Часеден”, К. Функенның “Чернильное сердце”, Льюис Клайвның “Хроники Нарнии”, Т. Крюкова, Е. Вильмонт китаплары популяр әсәрләрдән санала. Яшүсмерләрнең детектив, фэнтези, маҗаралы һәм мәхәббәт турындагы китапларга өстенлек бирүенең сәбәпләре турында Фируза Сакаева үзенчәлекле итеп аңлатты, киңәшләрен бирде. Хәтта күп кенә кешеләр яхшы эчтәлекле әсәрләр, китаплар уку нәтиҗәсендә үз холыкларын үзгәртергә дә көч тапканнар икән. Мәсәлән, Л. Ландау нәкъ яраткан әсәре аша үз-үзендә кыюлык, ышаныч, көч тәрбияләгән. Әмма ни сәбәптән китап укучылар саны әзәя бара? Укучылар моны интернет челтәренең бөтен сфераларына үтеп керүе белән аңлатты. Шул ук вакытта алар китап укучы кешенең үзенә нинди дә булса яңалык алуын, хәтере яхшыруын, эрудиция, белем артуын да яшермәделәр.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе китапханәчесе Сәлимә Сафуанова балаларга кызыклы викторина сораулары тәкъдим итте, ул үз җиребез, Республикабыз турында тулы мәгълүмат бирде. Китапханәче чит ил, рус язучылары әсәрләре белән беррәттән, якташ язучыларның да иҗатын өйрәнергә чакырды. Шулай итеп, китап уку үзеңнең эчке дөньяңны бары тик яхшы якка гына үзгәртүгә зур этәргеч булып калуына басым ясап, форум-очрашуга килгән укучыларның һәркайсы әдәби әсәрләр яздырып алдылар. Чараның соңында иң күп китап укучыны билгеләү максатында уен оештырылды.
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
22.10.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез
-
30.04.2015: Район яңалыклары
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә