Җитезлектә көч сынашты кызлар
26-11-2015, 11:12 | Спорт | Просмотров: 404 | Комм.: 0
«Олимпияче» физкультура-савыктыру комплексында кызлар арасында кэс-баскет буенча спорт уеннары үтте. Биредә Чакмагыш беренче, Үрнәк һәм Иске Калмаш урта мәктәпләре укучылары көч сынашты. Ярышлар бик киеренке барды. Нәтиҗәдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы иң көчлесе һәм иң җитезе булып чыкты. Югары категорияле физкультура укытучысы Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова җитәкләгән команда составында Альбина Юнысова (11а сыйныф укучысы), Регина Кәримова(10б), Эльза Вяселева (10б), Лениза Шакирова(10б), Алина Бикмурзина(10б), Татьяна Михеева(10а),Ләйсән Ситдикова(9а), Ирина Биглова(9а), Айсылу Мәһәдиева(9б),Камилла Ихсанова(8а) һәм Элина Гыймазова(10а) беренчеләр рәтендә булдылар.Үрнәк һәм Иске Калмаш урта мәктәпләре кызлары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
Похожие новости:
-
15.08.2015: Спорт
Сәламәтлек һәм спорт бәйрәме
-
14.04.2015: Спорт
Җиңүчеләр билгеле
-
24.03.2015: Спорт
Иң көчлеләр җиңү яулады
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына