Сәламәтлек һәм спорт бәйрәме
15-08-2015, 09:59 | Спорт | Просмотров: 448 | Комм.: 0
8 август көнне “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы стадионында физкультурачылар көне үтте. Биредә Чакмагыш, Имәнлекул, Калмашбаш, Рапат, Рәҗәп, Үрнәк, Иске Калмаш, Тайняш һәм Юмаш авыллары биләмәләре спортчылары аеруча активлык күрсәтте. Алдан расланган программага ярашлы, җиңел атлетика, футбол, волейбол, армрестлинг, гер спорты, шашка-шахмат буенча ярышлар оештырылды, шулай ук “Күңелле стартлар ” уеннары да һәркемне җәлеп итте. Бәйрәмне ачу тантанасында спорт ветераннары һәм актив спортчылар тәбрик-ләнде, аларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Күңелле ярышлар бары-шында район үзешчәннәре бай концерт программасы белән чыгыш ясады. “Факел” (Чакмагыш), “Заря” (Чакмагыш), Иске Калмаш, Юмаш, Рапат һәм район үзәгенең балалар-үсмерләр спорт мәктәбе футбол командалары арасында барган киеренке ярышта капкага иң күп гол кертеп, “Факел ” беренче урынга чыкты. “Заря” – икенче, Иске Калмаш авылы җыелма командасы өченче урынны алды. Волейбол уеннарында да спортчыларыбыз сынатмады. 5 команда арасында җиңүчеләр билгеләнде: беренче урынны Чакмагыш җыелма командасы яуласа, икенче һәм өченче урыннарны Иске Калмаш һәм “Факел” егетләре бүлеште. Шулай ук җиңел атлетика буенча да төрле яшьтәге ир -атлар һәм хатын-кызлар җитезлек күрсәтеп, һәркайсы үз төркемендә җиңү яулады. 70 яшьтән дә өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче булып финиш сызыгын спорт ветераны, мәшһүр тренер Фидрат Гыймаев үтте. Тимур Батыршин һәм Әхсән Шәйхетдинов ( барысы да Чакмагыштан) икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. 35 яшьтән алып 45 яшькә кадәр булган ир-атлар арасында Рузил Садыйков, Илшат Баһаветдинов һәм Данил Кинҗәкәев (Чакмагыш) иң җитезләре булып чыктылар. 55 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк ир- атлар арасында чакмагышлылар Әлиф Газизов һәм Шамил Әюпов беренче һәм икенче урыннарны бүлештеләр. 45 яшьтән алып 55 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында Фәридә Гыйззәтуллина (Рапат) – беренче, Рәйлә Рамазанова һәм Зәлия Әюпова (икесе дә Калмашбаштан) икенче һәм өченче булып финиш сызыгын үттеләр. 35 яшькә кадәр кызлар арасында Гөлшат Рамазанова (Калмашбаш), Елена Садыйкова (Юмаш) беренче һәм икенче, Айсылу Миңнекеева (Рапат) өченче урыннарга лаек булдылар. 35 яшькә кадәр егетләр арасында да иң җитезләре билгеләнде : Динар Латыйпов (Чакмагыш) – беренче, Илвир Батыров (Рапат) – икенче, Ильяс Ишморатов (Рапат) өченче урыннарны яуладылар. Шашка-шахмат ярышлары да кызыклы, күңелле үтте бу көнне. Хатын-кызлар да, ир-атлар да зур активлык, оешканлык күрсәтеп, күп-ләрнең игътибар үзәгендә булдылар. Хатын- кызлар арасында шашка буенча Чакмагыштан Фәнилә Шәфыйкова җиңү яулады. Лариса Иванова (Юмаш) һәм Рубина Гарифуллина (Рәҗәп) призлы икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Спортның бу төре буенча ир-атлар арасында Имәнлекулдан Илназ Гыймалетдинов беренче урынны яулады. Чакмагыштан Вадим Шаһабетдинов – икенче, Ранис Солтанов (Имәнлекул) өченче урыннарга лаек булдылар. Фәнилә Шәфыйкова белән Лариса Иванова шулай ук шахмат уеннарында да беренче-икенче урыннарда булдылар. Ир-атлар арасында шахмат буенча чакмагышлыларга тиңләшүче булмады. Фоат Латыйпов, Тимерҗан Сабиров һәм Гимн Зиннәтуллин призлы урыннарны яуладылар. Гер күтәрү бәйгесендә дә егетләр бик теләп катнашты.
18 яшькә кадәр егетләр төркемендә Рәҗәптән Руслан Миңнеханов иң көчлесе булып чыкты. Имәнлекулдан Илназ Гыймалетдинов – икенче, Данил Дәүләтшин (Калмашбаш) өченче урыннарга лаек булдылар. 19 яшьтәге һәм аннан да өлкәнрәк егетләр арасында барган киеренке ярышта Чакмагыш егетләре сынатмады. Рузил Садыйков – беренче, Рөстәм Шакирҗанов – икенче һәм Илшат Исхаков өченче урыннарны яуладылар. Спортның армрестлинг төре да читтә калмады. 60 килограммга кадәр авырлыктагы егетләр кул көчләрен сынап карады. Биредә Чакмагыш егете Илнур Гыйлванов иң көчлесе булып чыкты. Рапаттан Гаяз Ишморатов – икенче, Вадим Байбаков (Иске Калмаш) өченче урыннарны бүлештеләр. Шулай ук 60 килограммнан авыррак егетләр төркеме дә җитди әзерлек белән килгән, монда да җиңүчеләрне билгеләве җиңелдән булмады. Марсель Сафиуллин (Чакмагыш) беренче урынны яулады. Рапат авылы егетләре Илвир Батыйров һәм Ранис Сафуанов икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Моннан тыш бәләкәчләр дә, өлкән яшьтәге спорт сөюче райондашларыбыз да “ Күңелле стартлар“ уеннарында активлык күрсәттеләр. Спорт бәйрәмендә бердәм катнашып, “Яшь гвардиячеләр” иҗтимагый берләшмә вәкилләре: Чакмагыштан Эльвина Нурисламова, Лилия Гәрәева, Ринат Шәйбәков, Фируза Сакае-ва һәм берләшмә җитәкчесе Илдус Шәйдуллин, Имәнлекулдан Илмир Тимерханов, Данис Булатов, Илназ Гыймалетдинов һәм Илшат Баһаветдинов төрле конкурслар оеш-тырырга да өлгерделәр. Яшьләр үзәге белән берлектә алар наркотиклар, спиртлы эчемлекләр куллануга каршы акцияләр үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган төрле буклетлар тараттылар. Физкультура көнен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән район яшьләр комитеты, Яшьләр үзәге , мәдәният бүлеге, “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы, район үзәк дәваханәсе, полиция, “Игенче” гәзите һәм телевидение хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Әзерләде: Рим Хуҗин.
Похожие новости:
-
23.06.2015: Район яңалыклары
Спорт бәйрәме булды
-
14.04.2015: Спорт
Җиңүчеләр билгеле
-
28.03.2015: Спорт
Батыр якташыбызны искә алып
-
24.03.2015: Спорт
Иң көчлеләр җиңү яулады
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына