» » Җиңү артыннан җиңү яулап

Җиңү артыннан җиңү яулап

3-12-2015, 10:53 | Спорт | Просмотров: 362 | Комм.: 0
Җиңү артыннан җиңү яулап
Ноябрь азагында район мәктәпләре арасында ”Кызгылт туп” баскетбол лигасы чемпионаты үтте. Анда 2002-2003
елда туган малайлар һәм кызлар җитезлектә көч сынашты.
12-13 яшьлек малайлардан торган 12 команда һәм кызлардан гына торган 9 команда осталыкларын күрсәтте. Чакмагыш гимназиясе җыелма командасы составында уйнаучылар Динислам Җиһаншин, Айгиз Мадияров, Динаф Әхтәмов, Илдар Хәмәтгәрәев,Артур Гыйльванов, Альберт Зарипов, Егор Габдуллин, Тимур Атнагулов, Денис Фәтыйхов, Вадим Махъянов, Руставель Шәфыйков һәм Тимур Мамлиевка тиңләшүчеләр булмады, нәтиҗәдә егетләр беренче урынга чыкты. Кызлар арасында барган ярыш-
ларда да сынатмады гимназия укучылары. Наилә Галиева, Галия Янбухтина, Гөлнур Әһәдуллина, Айсылу Әрдәширова, Регина Усманова, Ильнара Шәрәфетдинова, Алина Юнысова, Эльвина Әхмәдуллина, Регина Кәримова, Регина Басыйрова һәм Эльвина Ибраһимовадан торган команда шулай ук беренче урынны яулады. Җиңүчеләрне Ревенер Вил улы Әхмәтов һәм Эльмира Ирнис кызы Гайнуллина әзерләде. Тиздән яшь райондашларыбыз Краснокама районы үзәге Николо-Березовкада үтәчәк тө-бәкара ярышларга юлланачак. Район данын яклаган һәр ике командага да җиңү яулап кайтуларын телибез!



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: