Уңган дигән даны бар
25-02-2017, 08:00 | Төрлесеннән | Просмотров: 476 | Комм.: 0
Район гәзите беренче саныннан ук халык трибунасы булды һәм менә 85 елдан артык мәгълүмат бирә, хезмәт кешесенә дан җырлый, яңадан-яңа үрләргә рухландыра, канат куя, уйланырга да мәҗбүр итә.
Бу игелекле дә, катлаулы да хезмәт. Редакция һәм типографиядә һәрвакыт сайлаган һөнәренә тугрылыклы, булдыклы кешеләр эшләде һәм әлеге коллектив та абүнәчеләренә гәзит белән бергә йөрәк җылысын да кушып җибәрә.
Гәзит эшчәнлегендә якты эз калдыручылар арасында Любовь Гәрәева да бар. Ул 1957 елда Уфа шәһәрендә туган. Әмма авылда үскәнлектән, без аны Рапат кызы дибез. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамакта бухгалтерлар әзерләү курсларында, Куйбышев (Самара) шәһәрендә полиграфия техникумында укыды, дипломнар алып берничә төрле белгечлеккә ия булды. 1974 елдан башлап хаклы ялга чыкканчы бер урында, Башкортстан Республикасы “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция- нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесендә хезмәт салды, гәзитнең вакытында басылып чыгуы һәм укучылар хөкеменә озатылуы өчен хәстәрлек күрде.
Һәрвакыт елмаюлы йөзле, ачык күңелле кызны коллектив тәүге көннәрдән үк үз итте. Җитезлеге, тырышлыгы, яңа техника һәм эш алым-нарын тиз һәм җиңел үзләштерүе, алдынгы карашлы һәм мак-сатчан булуы белән аерылып торды ул. Актив җәмәгатьче буларак та игътибарга лаек эшләр алып барды. Янып-чәмләнеп, җиренә җиткереп эшләде, үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнашырга да вакыт тапты. Нечкә билле сы-лу кыз сәхнәдә өзә басканда – моряк биюен башкарганда сокланмаган кеше калмый, кабат-кабат чакыралар иде. Әйткәндәй, ул әле дә сәхнәдә. Үзешчәннәрнең район сәнгать фестивалендә катнашты, башкорт халкының “Җиңгиләр” биюендә матур, килешле хәрәкәтләре бе-лән тамашачылар игътибарын җәлеп итте, сөюен яулады. Әмма Любовь Нәгыйм кызының иң күр-кәм сыйфаты аның тугры хатын, гүзәл ана булуындадыр, мөгаен.
Шат күңелле, уңган кызны Чакмагыш егете Ринат Гәрәев гомерлек яры итте. Ринат Рәис улы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң меха-
никалаштырылган күчмә колоннада хезмәт салды, ә 1988 елдан типо-графиядә гәзит басучы булып эшләде, һөнәри осталыгын- тәҗри-бәсен коллективка яңа килгән яшьләр белән теләп уртаклашты, хәстәрлекле остаз булды. Эшсөяр гаиләдә бер кыз, бер ул тәр-
бияләнде. Алия медицина юлын сайлады, тормыш иптәше Алмаз белән Уфа шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр, бер ул үстерәләр. Рифат Ринат улы Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлады, хәрби комиссариатка барып үзе теләп армия сафына алынды. Мәскәү өлкәсендә Кантимеров дивизиясендә үрнәкле солдат булды.
Бәхетле картәни һәм картәти бүген Любовь һәм Ринат Гәрәевлар. Оныклары Илнур үсеп килә: ул инде беренче сыйныфта укый, бик актив, төрле түгәрәкләргә йөри, аеруча биергә оста. Җәйге каникул көннәрен малай авылда үткәрә, картәнисе һәм картәтисенә бакча эшләрендә ярдәм итә, йорт-илдә эш һәркемгә дә җитәрлек. Чөнки Гәрәевлар хаклы ялга чык-кач тагын да егәрлерәк булып киттеләр: яшелчә-җимешне мул үстерәләр, чәчәк-гөлләре иртә яздан кара көзгәчә нур бирә, хуш исләр сибә. Бу көннәрдә күркәм гаиләдә күңелле ыгы-зыгы. Тоташ редак-ция коллективы исеменнән хезмәттәшебез Любовь Нәгыйм кызын гомер бәйрәме – юбилее белән тәбриклибез, балаларың игелегенә, оныклар шатлыгына күмелеп, сау-сәламәт һәм бәхетле булып, гомер юлдашың Ринат Рәис улы белән озын-озак гомер ит, дибез.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
03.11.2016: Район яңалыклары
Тормыштан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши
-
09.07.2016: Төрлесеннән
Китмик әле яшьлек иленнән
-
24.03.2016: Район яңалыклары
Техникаларны көйлиләр
-
15.10.2015: Җәмгыять тормышы
Җир улы
-
01.10.2015: Җәмгыять тормышы
Ветеран һаман сафта