Техникаларны көйлиләр
24-03-2016, 13:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 314 | Комм.: 0
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында сайлаган һөнәренә тугры калган, эшен күңел биреп башкарган кешеләр күп. Әлеге рәсемдә сез механизаторлар Илһам Мансуров белән Ринат Хәмәтовны күрәсез. Алар икесе дә авыл тормышын үз иткән, солдат бурычларын үтәгәннән соң ашкынып туган якларына кайтып, тәүге көннәрдән үк колхозда эшләп киткән ир-егетләр, егерме елдан артык хезмәт стажы туплаганнар. Илһам – “Т-150К”, Ринат “ДТ-75” тракторына идарә итә, сөрүдә-чәчүдә һәм хуҗалыкның башка эшләрендә катнаша. Әле алар техника ремонтлый, басу эшләренә әзерли.
Данил Хөсәенов
фотосы.
Похожие новости:
-
17.03.2016: Район яңалыклары
Язгы көн ел туйдыра
-
19.09.2015: Район яңалыклары
Данлыйк әле урак батырларын!
-
20.06.2015: Район яңалыклары
Хезмәт кешеләре һәрчак игътибар үзәгендә
-
18.05.2015: Район яңалыклары
Көне ел туйдырган мәл
-
14.04.2015: Район яңалыклары
Вакыт белән исәпләшмиләр