Данлыйк әле урак батырларын!
19-09-2015, 09:32 | Район яңалыклары | Просмотров: 423 | Комм.: 0
17 сентябрьгә район мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәгендә тупланган күрсәткечләр буенча, ашлык суктыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешеп “Победа” кооператив-колхозыннан “Полесье-КЗС-1218” комбайнында Мәкки Камалетдинов (25250 центнер), шул ук хуҗалыктан шундый ук маркалы техникада Ирек Бохаров (18216) һәм “Базы” кооперативыннан Фәндәл Бәдретдинов («АКРОС-530», 17884) урак кампаниясенең әйдәүчеләре булып торалар. “Волга” хуҗалыгыннан “Полесье КЗС-10” комбайнында Самат Рухылбаянов (16034 центнер), Ленин исемендәге хуҗалыктан “Лида-1300” агрегатында Инзир Дәүләтшин (14156) һәм “Герой”дан шул ук маркадагы комбайнда Алмаз Гәрәевның (13977) фидакарьлеге дә мактауга лаек. “Нива-эффект” комбайннарында хезмәт салучы механизаторлар исемлегенең иң югары баскычларын “Заря”дан Руслан Дәүләтов (13549 центнер), “Алга” хуҗалыгыннан Алмаз Шәйхетдинов (10480) һәм Расих Нуриев (10251) били.
Игенне тезмәләргә салуда “Базы хуҗалыгыннан Әдис Муллаянов (“Мас Dоn”, 3005 гектар), Финат Вәлиев (“Кейс”, 2517) һәм “Победа” кооперативыннан Фәдис Фазыйловка (“ЖВЗ-7”, 1559) тиңләшүчеләр юк.
“КамАЗ” машиналарында ашлыкны ындыр табакларына ташучы водительләр ярышын “Базы” уңганнары әйдәп бара: Урал Кадыйров (49495 центнер), Валерий Арысланов (45845), Илфак Авзалов (40891) районда иң югары күрсәткечләргә ия.
“Волга” кооперативыннан “ЗиЛ” автомашинасында иген ташучы Рәмзил Габдрахманов (19744 центнер), “Байбулат” җәмгыятеннән Илнур Әхтәмов (“ГАЗ”, 10393), Ленин исемендәге хуҗалыктан Илнур Рәҗәповның (9564) күрсәткечләре дә егетләрнең уңганлыгын дәлилли.
“Т-150К” тракторларында ындыр табагына ашлык ташучы “Базы” хуҗалыгы механизаторлары Илнур Гәрәев (15117 центнер), Марсель Гәрәев (11683), Илшат Низаев (11315) урак кампаниясенең уңышлы тәмамлануына үз өлешләрен кертәләр.
Җирләрне туңга сөрүдә Ленин исемендәге кооперативтан Әсләм Әһәдуллин (“Т-150К”) –457, “Базы”дан “ДТ-75” тракторларында Владимир Наумов 246, Вадим Петров 218 гектарда эш башкарган.
Яшел масса уруда “Полесье” агрегатларына идарә итүче механизаторлар ярыш алдынгылары исемлегендә иң югарыда. “Волга хуҗалыгыннан Фидрат Йосыпов 17900, “Базы”дан Илһам Галин – 11438, Рамил Хәмидуллин 9762 гектарда эш башкарган.
Урылган яшел массаны “КамАЗ” автомобильләрендә ферма яннарына ташуда “Волга” хуҗалыгыннан Вилүр Хәмәтханов (14667 тонна) һәм “Заря” кооперативыннан Ирек Латыйпов (7200) белән Салават Гыйльванов (6570) – иң алдынгылар. Шул ук эшне “ГАЗ” автомобилендә башкаручы Илвир Кинзин (2778 тонна), “Т-150К” тракторында Әдип Хафизов (1863), “ГАЗ” машинасы руле артындагы Данис Ханнановның (1784) күрсәткечләре дә лаеклы. Алар өчесе дә – “Базы” хуҗалыгыннан.
Салам эскертләүдә “Герой”дан Фәнүс Гәрәев (“Скорпион” төягече, 3392 тонна), “Октябрь”дән Марат Әхмәтшин (“JCB” төягече, 2511), шундый ук агрегатта Ленин исемендәге хуҗалыктан Илдус Баев (2500) та алдынгылыкны бирми.
Печән һәм саламны пресслаучы механизмнарны хезмәтләндерүче Амур Әхтәмов (“Байбулат” җәмгыяте, “ПР-145”) – 3873, Ленин исемендәге хуҗалыктан Рәфис Дәүләтшин (“ПРМ-150”) –3407 һәм Фирдинат Вәлиуллин (“ПРФ-150”) 3292 төргәк мал азыгы пресслаган. Бу – райондагы иң югары күрсәткечләр.
Уҗым чәчүче механизаторлар арасында район ярышын әйдәп баручылар исемлегендәге “Базы” кооперативыннан Александр Степанов (“Кейс”, 1532 гектар), Фәнүр Сәлимов (“Джон Дир”, 1193) һәм “Алга” хуҗалыгыннан Радим Еникеевка (“Джон Дир”, 739) тиңләшүчеләр юк.
Ил табыны муллыгын фидакарь хезмәтләре белән тәэмин итүче басу батырлары – механизаторлар һәм водительләр райондашларның ихлас мактау һәм рәхмәт сүзләренә лаек!
Похожие новости:
-
01.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Басу эшләре барышы
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
-
20.08.2015: Район яңалыклары
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
16.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Тырышлык бушка китми