Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
25-08-2015, 15:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 504 | Комм.: 0
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да уракның кызган мәле. Игене өлгергән басуларда кемузардан эш кайный. Хуҗалыкның баш агрономы Азат Гайсин белдерүенчә, 24 августка 1370 гектар мәйданнардагы бөртеклеләр тезмәләргә салынып, 1231 гектарыннан барлыгы 37076 центнер ашлык җыеп алынган. Гектар куәте уртача 25 центнер тәшкил итә.
Чакмагыш авылының көньяк-көн-чыгыш өлешендәге мелиорация пред-приятиесе янәшәсендә 56 гектарлы басуда язын “Экадо-70” сортлы бодай чәчкән мәлдә анда булып, бу хакта язып чыккан идек инде. Бүген игенчеләрне әлеге басуда урак мәлендә тап иттек. Басу кораблары, хәлиткеч алышка кергән хәрби техника кебек, гадәти киеренкелек белән баш агрономның фатиха сүзләрен көтәләр иде. Азат Фидрат улы тәҗрибәле механизатор Фазыл Хәйретдинов идарә иткән “Акрос” комбайнында беренче тез-
мәне суктырып карап килде дә, егет-ләрне янәшәсенә чакыртып, тиешле күрсәтмәләр бирде (фоторәсемдә). Шуны гына көтеп торгандай, ике “Акрос”, ике “Нива” һәм “Үзәк” МТСыннан ярдәмгә килгән “Нью-Холланд” комбайннары тезмәләрне суктырырга да кереште.
Фазыл Хәйретдинов, һәр елдагыча, хуҗалык буенча уракны әйдәп бара. 24 августка мәгълуматлар буенча, ул бункерыннан ындыр табагына 8286 центнер гәрәбәдәй бөртекләр озатырга өлгергән. Һава шартлары көйле тор-ганда көненә хәтта 554 әр центнер ашлык суктырып алган чаклары да булган. Шундый ук комбайнда Руслан Латыйпов бу көнгә 7127 центнер ашлык суктырып озаткан иде, аның да көненә 494,5 әр центнер суктырып алганлыгы мәгълүм. “Нива” СК-5 комбайннарында Руслан Дәүләтов (5356 центнер), Азамат Дәүләтов (4745 центнер) та булсынга дип тырышалар. “Үзәк” машина-технология станциясеннән ярдәмгә килгән Олег Нургалиев “Нью-Холланд” комбайнында 1683 центнер иген суктырып алган.
Басу белән ындыр табагы арасында “КамАЗ” автомобильләрендә Газинур Гыйльванов (8225 центнер ташыган), Денир Имаметдинов (8066 центнер), Филүс Газизҗанов (6354 центнер), “ЗиЛ” ларда Нәфис Закиров (1946 центнер), Айрат Гарипов (1096 цент-нер), Илнур Имангулов (437 центнер) кемузардан ярышып эшли. Күптән түгел тагын ике “КамАЗ” автомашинасы башка участоклардан бирегә күчерелгән. Салават Гыйльванов (733 центнер) белән Зәбир Гәрәев (340 центнер) та урып-җыю барышында бункерлар тулып тоткарлыклар булмасын өчен тырышып эшлиләр.
Хуҗалык рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов белән урак барышы турында әңгәмәләшәбез.
– “Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык” дигән бик акыллы әйтем бар. Быел ул бигрәк тә актуаль яң-гырый. Иген бар, аны вакытында җыеп алырга гына кирәк. Менә шушы тырыш механизаторларыбызның фидакарьлеге белән әледән-әле явып торган яңгырлар астында мөмкин кадәр югалтуларсыз эш итәргә тырышабыз, – диде ул. Сүз үзеннән-үзе башка тармакларга күчте.
– Берьюлы мал азыгы хәстәрләү белән дә мәшгульбез, – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Бүгенге көнгә 602 тонна салам әзерләдек. 300 гектарга күпьеллык үләннәр урнаштырган идек, ике чабуда әлегә 642 тонна сенаж базланылды. Ә, гомумән алганда, 578 гектар мәйдандагы төрле культуралардан 4027 тонна яшел масса тыгызлап базларга са-лына, 4130 тоннасын көтүлекләрдә йөргән малларга өстәмә тукландыру максатында тотыну продуктлылыкны югары дәрәҗәдә сакларга ярдәм итә. Игене җыеп алынган басуларда туңга сөрү (750 гектар) бара, 300 гектар мәйдан яхшылап уҗым культуралары урнаштыруга әзерләнде, шуларның 30 гектарында чәчелде дә инде. Ашлыкның 620 тоннасы бүген иген фуражы буларак аерып куелды. Урак дәвам итә, әле мин атаган саннар да арту ягына күпкә үзгәрер, дип өметләнәбез.
Эш тиешенчә оештырылган җирдә тулы тәртип була. Зарялылар да, тиешлесен вакытында ала баргач, җитәкчелек ягыннан һәрдаим хәстәрлек тоеп торгач, хезмәт күтәренкелеген киметмиләр. Аяз көннәрнең һәр сәгате-минуты кадерле биредә – мөмкин кадәр җитештерүчәнле файдаланырга тырышалар. Табигать шартлары гына уңай торсын, хуҗалык әгъзалары сыната торганнардан түгел.
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
22.08.2015: Район яңалыклары
Алдынгылык җиңел килми ул
-
20.08.2015: Район яңалыклары
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
-
18.08.2015: Район яңалыклары
Урак көннән-көн киңрәк колач ала
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
03.03.2015: Район яңалыклары
Җиңүләр тырышлык белән яулана