Алдынгылык җиңел килми ул
22-08-2015, 13:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 450 | Комм.: 0
“Герой” кооперативы – 9248 гектар гомум мәйданы булган зур хуҗалык. Шул исәптән сөренте җирләре 6391 гектарны били. 2006 елдан башлап кооперативка авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов җитәкчелек итә. Кооператив районда алдынгылыкны тота, республика күләмендә дә аларга тиңләр сирәктер дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Ә бит алдынгылык җиңел яуланмый. Геройлылар үргә менә шулай күтәрелә. Һәр тармакта эшчәнлекнең фәнни нигезләнгән булуы, һәр яңалыкның икътисадны күтәрү мөмкинлекләрен ачыклап-уйлап кертелүе камилеккә – максатка илтә. Һәр хезмәт участогында белгечләргә, урта звено кадрларына үзаллылык бирү инициатива күрсәтеп, иҗади, максатлы эшләргә юл ачса, хезмәт кешесенең эшен түккән көченә карап бәһалау, гомумән, ихтирам һәм хөрмәт белән карау күтәрә җитәкче абруен, кооперативны данлы итә.
Инде фикеребезне фактлар белән нигезлик. Ирешелгәннәргә байкау ясыйк.
“Герой” кооперативы 2012 елдан башлап орлыкчылык хуҗалыгы буларак тулы күәтендә эшчәнлек алып бара, гектар куәтен арттыра, сыйфатлы ашлыкны күбрәк җитештерә, элиталы орлыклар сату белән сораучылар ихтыяҗын канәгатьләндерә.
2013 елда бөртекле һәм кузаклы культураларның һәр гектары 37,8 центнер төшем бирде, тулай җыем 88 768 центнер булды. Узган ел аеруча куанычлар китерде: һәр гектардан илле центнерга якын уңыш алынды, барлыгы 117140 центнер ашлык жыелды.
Халыкта: “Корал эшли, ир мактала”, – дигән әйтем бар. Техниканың куәте зуррак, саны күбрәк булган саен эш тә ырамлырак була. Техника паркларын яңалары исәбенә тулыландыру, машина-трактор мастерскойларын ремонт-көйләү җайланмалары белән җиһазландыруга мөмкинлекләре бар геройлыларның. Дөресрәге, җитештерүне арттыру юлы белән ирешелә моңа. 2013 ел чын мәгънә-сендә яңарышның кызган чоры булды. 66078 мең сумлык техника алын-
ды, эшсөярләр файдалануына тапшы-рылды. Үзган ел тагын 43 766 мең сумлык өстәлде. Куәтле техника яңа технологияләр кертүгә юл ача. Мәсәлән, соңгы елларда сатып алынган “XEPION 3800 trok” чәчү комплексы, үзйөрешле “ALPHA E VO 4100” сиптергеч агрегат хезмәтне җиңеләйтте, нәтиҗәләлеген күтәрде.
Үзвакытында эшкәртелгән, чәчелгән, тәрбия күргән басуларда игеннәр күкрәп үсте. Әзерлек яхшы, механизатор кадрлар җитәрлек булгач, урып-җыюны да дәррәү башладылар, тәүге көннәрдән темпны күтәреп, бүген инде район буенча әйдәп баралар. 21 августка инде биредә 1232 гектарда иген суктырылып җыелган, бу барлык урак мәйданнарының 61,6 процентын (район буенча иң югары күрсәткеч) тәшкил итә. Әлегә һәр гектардан уртача 31,8 центнер төшем алына. Тулай җыем бүгенгә 39 215 центнер булды.
Баш агроном, районның тәҗрибәле белгече, Башкортстан Республика-сының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әгъләм Хәмитовны Каран бригадасындагы арпа басуында очраттык.
– 2012 нче елдан элита орлыклар җитештерү белән шөгыльләнәбез, эшчәнлек сортлар сынауга – югары уңыш бирүче культуралар игүгә юнәлтелгән, – дип башлады ул сүзен. – Бодайның сортын тулысынча яңарттык. “Омская-35” сортына алмашка “Эка-да-70” сортын сатып алдык. Быел 50 гектарда “Экада-109” сортлысын чә-чеп карадык, отышлы булуын күрдек. Тәүгесенә караганда һәр гектардан бишәр центнерга артыграк уңыш җыеп алачакбыз.
Моңа кадәр чәчелгән “Челябинская-99” сортлы арпа шу-лай ук югары уңыш бирүче “Бел-городский-100” сортлысына алыштырылды. Тәүге елдан ук һәр гектардан 42 центнер уңыш бирде.
Елдан-ел фәнни үзгәрешләр, яңалыклар булып кына тора. Кара-бодайның “Агыйдел” сорты яңа “Светлана” сортлысына алыш-тырылды.
Билгеле, сортлар яңарту белән генә чикләнмибез.Технологияләр дә камилләшә, үз тәҗрибәбез дә туплана бара. Әлбәттә, чыгымнарны киметү юллары эзләнә. Үзйөрешле сиптергеч белән гербицид кертеп, мәсәлән, сөрелмәгән басуда да чыгымнарның өчтән бере кадәр генә планлаштырылган уңышны алуга ирештек.Мондый агротехник чара басуларның чүбен дә бетерә, тизрәк тә өлгертә. Агрегатны күп төрле һөнәр иясе Вадим Хилажев хезмәтләндерде. Әле ул “Лида” комбайнында иген суктыра. Быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 2000 гектарга урнаштырылды, 220 гектардагы борчакны турыга уру буенча да тәҗрибәбез бар инде. Үстерү генә түгел, җитештерүнең сыйфатлы булуы да шарт, әлбәттә.Орлыкчылык хуҗалыгы буларак, безнең эшчәнлеккә таләп аеруча зур. Элита орлык сорап, хәтта чит яклардан да мөрәҗәгать итәләр безгә. Ел саен 400 тонна орлык сатабыз. 13 миллион сумга алынган яңа ашлыкчистарткыч агрегатны кору орлыкны кондициягә китерү мөмкинлеген киңәйтте. Ул югары куәтле, Белоруссиядә җитештерелгән, шул ил белгечләре килеп корылманы бер ай эчендә җыеп бетерде, сафка бастырды. Хәзер инде иген турыга урыла, бөртекләр киптерелә, сыйфатлы орлык фонды туплана. Тагын бер уңай ягы: ягулыкны (газ- га, соляркага да эшли) “күп ашамый”. Агрегат тәүлек әйләнәсенә файдаланыла, аны ике оператор —Динар Гаскәров белән Рәфит Ахунов хезмәтләндерә. Өч ел эчендә бөртексуккыч биш яңа комбайн сатып алынды. Алар белән идарә итүчеләр – Илдус Мөлеков, Ринат Сәмигуллин (“Полесье”ларда), Алмаз Гәрәев, Рөстәм Мөлеков, Вадим Хилаҗев (“Лида” ларда) барлык үстерелгәнне үзвакытында җыеп алырлык көчкә ияләр. Комбайннан келәтләргә бөртек ташучы шоферлар Азамат Батыев, Хәдис Миһранов, Илдар Хәлиуллин, Руслан Якупов, Илвир Насыйбуллин(“КамАЗ”ларда), Инсаф Гәрәев, Ирек Исхаков (“САЗ”), вакытны файдаланып калырга тырышып, кемузардан эшли.
Игене урылган басуларның саламы төргәкләнә, саклау урыннарына ташыла, бушап калган басулар сөрелә бара. Бу мөһим эшне башлыча Роберт Вәлиев аткара. Шулкадәр җирне нибары бер кеше сөрә алуына гаҗәпләнәсе юктыр. Аның “Джон Диры” 7-8 трактор эшләгәнне берүзе башкара, артыннан буразналар түгел, бәлки тигез җир караеп, күпереп кала.
“Герой” кооперативы малчылык тармагы буенча да алдынгы: токым репродукторы хуҗалыгы дип йөртелә ул, кара чуар токымлы сыер маллары үрчетелә биредә. 2014 елдан “500 ферма” республика программасына кушылып киттеләр, Каран сөтчелек фермасында 4 миллион сумга “УДС-Елочка” саву залын кордылар. Әлбәттә, хәстәрлекнең җимеше татлы. 2015 елның 6 айлык эш нәтиҗәләре – терлекчелек продуктларын җитеш-терүне арттыру һәм сату буенча ярышта геройлылар беренче урынга чыкты, I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Ел башыннан биредә 45018 центнер сөт җитештерелде. Әлеге чорда һәр көнне 200 центнердан артык (былтыр 150 центнерга якын) сөт саталар, һәр сыердан 22,5 килограмм савалар.
Уңышларга, беренчедән, ферма терлекчеләре тырышлыгы аша ирешелсә, икенчедән, басучылык тармагы эшчәннәре белән бердәм эшләүнең куанычлы нәтиҗәсе, дияргә кирәк. Чөнки мал азыгы культуралары үстерүгә дә биредә караш яңача, заманча. Сенаж салу оешканлык белән барды. Ташучылар арасында Ранис Миңнеханов аеруча тырышлык күрсәтә — 5700 тонна яшел масса кайтарган. Илдар Хәлиуллин, Ильвир Насыйбуллин, Руслан Якупов, Азамат Батыев, Хәдис Миһранов (“КамАЗ“) автомашиналары җитештерүчәнлеге югары булган. Гомумән, басу эшчәннәренең һәркайсын хөрмәтләп телгә алырлык. Дистәләрчә ир-егет район маяклары сафында.
Хуҗалык җитәкчесенең: “Бездә барысы да булсынга дип эшли”, – диюе хак. Ә ни өчен тырышып эшли, – кадере булганга, түккән көченең әҗерен күргәнгә, тиешлесен ала барганга. Хезмәттә кызыксындыруның-дәртләндерүнең иң алдынгы алымнарын кулланалар биредә. Гомумән, исәп-хисап эшчәнлеген алып баруга зур җаваплылык белән карыйлар.
Басу эшчәннәре өчен ярыш шартлары эшләнә, хезмәттә катнашучыларның һәркайсына аңлатыла, мәгълуматлар җиткерелә. Хезмәт вакытында һәркайсы башкарганы-аткарганы турында белә бара. Үсеп баручы бәһаламалар нигезендә премияләр билгеләнә. Мәсәлән, 1 мең гектар мәйданда урган өчен комбайнчыга премия итеп 1 центнер авырлык тагы сыер малы һәм һәр мең центнер (шартлы) суктырып алган өчен 1 центнер ашлык бирелә.
Бөртек суктыручы комбайнчыларга шулай ук мең центнер иген өчен берәр центнер ашлык билгеләнгән.
Комбайннан ашлык ташучыларга да премияләр каралган. 10 мең центнер суктырган комбайнчы, 9 мең центнер ташыган шофер берәр центнер авырлыктагы, ә инде күрсәткечләре тагын да артса, авырлыгы зуррак булган терлеккә ия була.
Туңга сөрүгә хаклар, премияләр зур һәм ул хезмәтнең сыйфатына карап билгеләнә. Һәр 100 гектарны сөргән саен берәр центнер ашлык бирелсә, 1200 гектарга җиткерсә — берәр центнерлы мал ала. Саннар арткан саен премиягә тиешле терлекнең авырлыгы да югарырак була бара. Кыскасы, эшләгән тешли инде, матур һәм мул яши. Әйе, бү-генге тырышлык ел буена дәвам итәчәк олы куаныч, авыл эшчәннәре бәйрәмендә, сабантуйларда биреләчәк бүләк тә, олы хөрмәткә — данга илтүче якты юл да ул.
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Уңыш — 37 центнердан югары
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Терлекчелекне үстерүгә юл ача
-
07.05.2015: Район яңалыклары
Барың бердәй тырышкач
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары