Терлекчелекне үстерүгә юл ача
6-08-2015, 12:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 546 | Комм.: 0
23-25 июль көннәрендә районыбызда үткәрелгән “Басу көне-2015” гомумреспублика семинар-киңәшмәсенең темасы уракка әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча булса да, агросәнәгать өлкәсендәге һәр тармак эшчәнлегенә анализ ясау да булды ул. Басучылык-терлекчелек буенча ирешелгәннәр дә, бурычларның алда торганнары да республика җитәкчеләре, белгечләре тарафыннан телгә алынды. Гомумән, республиканың авыл хуҗалыгы икътисады саннар-фактлар белән ни-гезләнеп күз алдына бастырылды. Әйе, аграр сектордагы төп ике тармакны аерып карап булмыйдыр да. Чөнки икесе дә ил табыны муллыгы хәстәрлеген үз иңнәренә алган, һәрчак тыгыз бәйләнештә эшчәнлек алып бара. Игенчелектәге уңышлар терлекчелекне үстерүгә юл ача. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар күргәзмәгә куелган токымлы, күп продукция бирә торган сыерларны кызыксынып карады.
Күргәзмәгә “Базы”, “Герой”, “Заря”, “Алга”, “Победа”, Ленин исемендәге кооперативларның , җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең кара-чуар токымлы терлекләре куелды. Моннан тыш “Чишмә” токым заводынан, Дүртөйле генофондлы хуҗалыгынан (Бестужев токымлы) һәм Авыргазы районының “Дуслык” токым заводынан симменталь токымлы сыерлар китерелгән иде.
Токымчылык буенча уңышлы эшләүчеләр турында сөйләгәндә тәү чиратта “Герой” кооперативы тармак эшчәннәренең фидакарьлеген телгә алабыз. Әйткәндәй, токымчылыкны үстерү – фәнни процесс, алдынгы алымнарны кыю куллану һәм коллективның гомум тырышлыгы бергә үрелеп барса гына нәтиҗәлелеккә ирешелә. Хуҗалык рәисе Фәргать Ваһаповның җитәкчелек итү осталыгы, кеше факторына җитди игътибар бирүе, максатчанлыгы күмәк эшчәнлекнең сыйфатын күтәрә, киләчәген өметле итә. Ул Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен лаеклы йөртә, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты буларак та эш оештырудагы, хуҗалык итүдәге яңа алымнар, формаларны уңышлы куллана. Белгечләр, урта звено кадрларына үзаллылык бирү, уртак тел табып, киңәшләшеп эшләү куанычлы нәтиҗәләргә китерә.
Геройлылар 1998 елдан башлап токымчылык репродукторы хуҗалыгы булып исәпләнә. Һәм елдан-ел камил-ләшә бара, күп продукт бирергә сәләтле терлекләр саны арта. 2015 елның 1 гыйнварына биредә 2400дән артык сыер малы исәпләнде, шуның 900 башы — савым сыерлары.
Мал азагы культуралары игүгә игътибар зур (гомум чәчүлекләрнең 62 процентына урнаштырыла), продукция җитештерү дә сизелеп арта. Узган ел, мәсәлән, 56771 центнер сөт җитештерделәр, сөт сатудан 118361 мең сум акча керттеләр. Бу 2013 ел белән чагыштырганда байтакка күбрәк. Кыскасы, биредә: “Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!” – дигән девиз белән яшиләр. Быелгы күрсәткечләре таң калдыра. Мисал өчен саннар китерик. Алты айда район буенча һәр сыердан 3196 килограмм сөт савып алынды, 2014 ел белән чагыштырганда 84 килограммга артыграк яки 102,7 процент тәшкил итә. Районның уңышларында геройлыларның зур өлеше бар. Биредә һәр сыердан 3887 килограмм сөт савып алуга ирештеләр, ягъни алты айлык күрсәткечләр буенча беренче урынны биләделәр.
2014 елда хуҗалык “500 ферма” республика программасын гамәлгә ашыра башлады. Эш шартларын яхшырту барлык участокларда дәвам итә. Каран товарлыклы-сөтчелек фермасына “УДС-Елочка” корылмасы урнаштырылды.
Җәй хакимлык итә, геройлылар аның мөмкинлекләреннән файдаланып калырга – күбрәк сөт җитештерергә, ит үстерергә тырыша.
Мал азыгы туплана. Шул ук вакытта ферма биналары, корылмалары да кышлату сезонына әзерләнелә.
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
28.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов: «Чакмагышлылардан эшләргә өйрәнегез!»
-
25.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы уракка фатиха бирде
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
“Басу көне-2015” – Чакмагыш җирендә
-
16.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Тырышлык бушка китми