Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
20-08-2015, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 521 | Комм.: 0
“Урак – 2015: матбугат үзәге хәбәр итә
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уракның кызган мәле. Бүген биредә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урнаштырылган 1900 гектар мәйданның 855 гектарында, ягъни 45 процентында барлыгы 23249 центнер иген җыеп алынган, гектар куәте уртача 27,2 центнер тәшкил итә. Уракка башлыча хуҗалыкның үз техникасы җәлеп ителгән һәм һәр механизатор, олы җаваплылык хисе тоеп, бер генә минутын да бушка уздырмаска тырышып фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтә.
Өлгереп җиткән басуларны “Полесье” комбайнындагы “ЖВЗ-7,0” чапкычы белән тәҗрибәле механизатор Фәдис Фазылов тезмәләргә сала бара. Аяз көннең һәр минутын файдаланып, Фәдис Зинфир улы бүгенге көнгә 855 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чабарга өл-гергән. “Полесье КЗС 1218” маркалы комбайннарда Мәкки Камалетдинов белән Ирек Бохаров гәрәбәдәй алтын бөртекләрне суктырып алып озата. Мәкки Гайнел улы әлеге басу корабын быел дүртенче ел хезмәтләндерә, моңа кадәр төрле маркалы комбайннарда алдынгы урыннарны биләп килде. Бүгенге көнгә дә ындыр табагына барлыгы 12 мең центнер иген озатып, әлегә район буенча иң алдынгы позициядә килә. Ирек Сәгыйть улы шундый ук маркалы комбайны белән быел икенче уракта, иптәшеннән бик азга гына калыша – ул әлегә 11249 центнер иген суктырып алган.
“КамАЗ” автомашиналарын көйле эшләтеп, басу белән ындыр табагы арасында тузан төшермичә, автомобиль йөртүчеләр Азат Әһәлетдинов (11760 центнер ташыган) белән Шамил Галиев (11489) комбайннарның бункерлары тулып тик торуына юл куймыйлар.
Суктырып алынган тезмәләрне “МТЗ-82” тракторларына тагылган пресслау агрегатларында Айнур Әһәлетдинов (762 төргәк) белән Әсләх Шаһиев (763 төргәк) тыгызлап төргәкләргә урый бара. Альфред Әһәдуллин белән Рәфис Дәүләтшин эттергән күбәләрне Фидус Нәбиев матурлап эскертләп өя тора. Бүгенгә Фидус Флүз улы 320 тонна тупас мал азыгын “МТЗ-82” маркалы күбә өйгеч җайланма көйләнгән тракторы ярдәмендә тигезләп өеп чыгарга өлгергән дә инде.
Бушап калган басуларны “Джон Дир” агрегатында Рамил Камалетдинов туңга сөреп (340 гектарда эш башкарырга өлгергән) чыга, үзе үк уҗым арышы (200 гектарда) чәчә бара. Чәчү орлыгын “МАЗ” автомашинасында Ра-дик Гыйльванов ташып тора. Туфрак әзерләүдә “БДП-6” агрегатында Фир-дәвис Фәттахов та ал-ял белми эшли.
Ындыр табагына кайткан игенне “ЗАВ-20” агрегатында Имамгали Исмәгыйлев, Әнсаф Фәттахов, Рәүф Зыязетдинов җилгәреп, сортларга аера. Гыйният Гыйльванов белән Рәүф Фәтыйхов тазартылган, калибрланылган бөртекләрне келәтләргә ташый. Дәүләткә сатыласы һәм хуҗалыкта эшләүчеләргә фуражга таратыласы, шулай ук терлекчелек фермасы ихтыяҗларына тотыныласы ашлыкны җилгәрү һәм саклауга урнаштыруда Зәһинә Әһәдуллина, Рәйсә Гаскәрова, Әнфисә Рахманова, Шәмсинур Нәбиева, Фируза Арысланова кебек уңган хатын-кызлар лаеклы өлеш кертә. Күпчелеге лаеклы ялдагы бу ханымнар, яшьлек елларын искә төшереп, һәр ел урак чорында шудай кулдан килгәнчә ярдәмгә ашыга.
“Победа” уңганнарын без Озынкул буендагы 84 гектарны биләгән “Экада-70” сортлы язгы бодай уңышын җыеп алганда тап иттек. Бригадир Илдар Гыйльванов ялан батырларына төшке аш алып килгән иде. Хуш исе борыннарны кытыклап торган кайнар аш ашап алганнан соң егетләр тагын эш урыннарына ашыкты.
Хуҗалык рәисе – Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзовның эш барышыннан канәгатьлеге йөзенә чыккан.
–Егетләр берсе дә сыната торганнардан түгел, – ди ул. – Ярыш шартлары буенча каралган дәртләндерү чараларын да, тиешле хезмәт хакын да вакытында алып торгач, эшкә дә куллары ята. Һәркайсы үзенә беркетелгән техниканы көйле эшләтә, ягулык-майлау материалларына кытлык юк. Һава шартлары гына уңай торсын – уракны үз вакытында тәмамлап чыгарга барлык шартлар да бар.
Хуҗалыкта шулай ук мал азыгы турында да хәстәрлек күрелә. Печәнне шактый күләмдә төргәкләргә урап япма астына урнаштырганнар, ферма янәшәсендә берничә баз сенаж массасы белән тулган. Яшел массаны “Дон-680” комбайнында Әгъләм Әхмәтов (4694 тонна) тураклап озата, аны “КамАЗ” автомашиналарында Азат Әһәлетдинов (1850 тонна), Радик Гыйльванов (2200 тонна), “Беларусь” тракторында Рәфис Дәүләтшин (645 тонна) базлау урынына ташый. Бөтен туклыклылык сыйфатлары яхшы саклансын өчен тиешенчә тыгызлап ябылган базларда кышлату барышында продуктлылыкны күтәрү өчен шактый күләмдә сусыл мал азыгы тупланган, бу эш әле дә дәвам итә. Победалылар әнә шулай ил-көн иминлеге, келәтләр, табыннар муллыгы хакына тиешенчә хәстәрлек күрә. Хуҗалык эшчәннәре быел да, киләчәктә дә һич сынатмас, дип өметләнәбез.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
18.08.2015: Район яңалыклары
Урак көннән-көн киңрәк колач ала
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
18.06.2015: Район яңалыклары
Тармакның уңышы — азык базасы ныклыгында
-
21.05.2015: Район яңалыклары
Табигать көйсезлекләре киртә түгел
-
18.05.2015: Район яңалыклары
Көне ел туйдырган мәл