Урак көннән-көн киңрәк колач ала
18-08-2015, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 471 | Комм.: 0
Киеренке чор – урып җыю кампаниясе дәвам итә. Район игенчеләре алдында бик күп бурычлар тора әле. Кыр эшчәннәре һәр кояшлы көнне-сәгатьне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Басу батырлары хезмәтен күрер өчен “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы басуларына юл тоттык.
Чираттагы иртә биредә гадәти мәшәкатьләрдән башланган: техниканы карау, ягулык салу, басуга чыгар алдыннан әзерлекләр. Беренче булып басуда Нәфис Закировны күрдек. Без килгәндә ул “ЗиЛ” автомашинасы төзеклеген карый иде. 25 яшьлек егет биредә апрель аеннан бирле эшли. Суктырылган бодайның бөртеген дә калдырмый ташып тора ул.
Таңнан ук “Акрос – 550”, “Акрос – 530”, “Нива –эффект” комбайннарының тирә-якка күңелле гүләве тарала. Хуҗалыкта мондый күәтле агрегатлар булгач, яңа уңыш тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алына, — дигән сүз. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативының баш агрономын очратып, аның белән бераз әңгәмәләшеп алдык. Үз эшенең бар нечкәлекләрен белеп башкарган Азат Гайсин безнең сорауларга җентекле һәм эчтәлекле җавап кайтарды.
Басулардан барлыгы 23 576 центнер бөртекле куль-туралар суктырылган. Алдынгы механизаторлар – Фазыл Хәертдинов (6537 ц), Руслан Латыйпов (5572 ц), Руслан Дәүләтов (4016 ц), Азамат Дәүләтов (3537 ц) басуда иртәнге сәгать 8дән төнге сәгать 1гә кадәр тир түгә. “Камаз”, “Зил” автомашиналарында водительләр – Динир Имаметдинов (5838 ц), Филүс Газизҗанов (5238 ц), Нәфис Закиров (1845 ц) бөртеклеләрне ташып тора.
Комбайннар түбән тизлектә йөриләр: бөртеклеләр куе һәм биек булып үскән, башаклары тулы. Басу кырмыска күчен хәтерләтә: монда барысы да даими хәрәкәттә. Бүгенге көнгә 2100 гектар басуларның 935 гектары эшкәртелгән. Бу уңышның 45 проценты җыеп алынган, дигән сүз. Уңыш — гектар куәте уртача 25,2 центнер тәшкил иткән.
Алдынгы механизатор Фазыл Хәертдиновны фотога төшерер өчен басу корабыннан төшүен үтендек. Биредә инде 1988 елдан бирле хезмәт салган механизатор тиз генә бер-ике сүз әйтте дә, шул ук минутта яңадан штурвал артына менеп тә утырды. Механизаторның уңганлыгы күренеп тора – ул аяз көннең бер генә минуты-секундын да бушка уздырырга тырышмый. “Хуҗалыкта урак эшләре яхшы темпта бара, тик һава шартлары гына сынатмасын”, – диде ул күпереп үскән башак диңгезенә карап.
Агроном Азат Гайсиннан бер уңайдан фермадагы эшләр турында да сорашып киттек. Механизаторлар әлбәттә, кышлату чорына мал азыгы хәзерләү белән дә мәшгуль. 200 гектар җирдән 6200 тонна печән хәзерләнгән, 2352 тонна сенаж салынган. Шул ук вакытта 500 гектар җир туңга сөрелеп, киләсе уңыш өчен хәстәрлек күрелгән. Бүген маллар җәйге лагерьдә. Фермада исә төзекләндерү эшләре бара. Ай яктысына кадәр эшләгән механизаторлар көн озынына тузан болытыннан чыкмый. Өстәлләребез кабарып пешкән икмәктән сыгылып торсын дип тырышкан басу батырларына уңышлар телик.
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
13.08.2015: Район яңалыклары
Тырышларга эш карышмый
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Уңыш — 37 центнердан югары
-
30.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
16.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Тырышлык бушка китми