» » Тырышларга эш карышмый

Тырышларга эш карышмый

13-08-2015, 09:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 462 | Комм.: 0
Тырышларга эш карышмый
“Базы” кооперативы игенчеләренең Юмаш авылы янындагы басуында эшне тәмамлап икенчесенә күчәргә әзерләнгән чакларына туры кил-дек. Без, гәзитчеләр, гадәттә сорау-кызыксынуларыбыз белән хезмәт кешесенең күп вакытын алмаска тырышабыз. Менә әле дә сәфәрләребезне көндезге сәгатькә туры китердек, механизаторлар тамак туйдырып алган арада очрашырга ниятләдек. Беразга гына техника гөрелтесе тукталды.
Пешекче Наташа Андреева кооператив ашханәсеннән китерелгән кайнар ашны бүлә, хезмәт батырларын сыйлый башлады. “Аш-суны сыйфатлы продукциядән әзерлибез, кызу эш барган мәлләрдә көненә 300әр кешене хезмәтләндерәбез», – ди ул.
Баш агроном Борис Данилов һәммәсен хәстәрләде, сорауларыбызга җавап бирергә дә вакыт тапты. Ул – районның танылган белгече, бу өлкәдә өч дистә елдан артык эшли, “Башкортстанның атка-занган агрономы” дигән мактаулы исемне йөртә. Хуҗалык биләмәсендә оештырылган “Басу көне – 2015” семинар-киңәшмәсендә республика җитәкчелеге тарафыннан аның адре-сына да мактау сүзләре әйтелде. Чөнки барчасын сокландырырлык тәҗрибә участогы булдыру, анда 130 төрдә авыл хуҗалыгы культуралары үстерү, төрле сортларның өстенлекле сыйфатларын күрсәтүгә ирешүдә аның тырышлыгы, зиһене күп салынды. Бу әлбәттә, кооперативның басучылык тармагындагы үсеш динамикасы, фән-ни юнәлештә, максатчан эшчәнлеге чагылышы, дип кабул ителде.
2014 ел истәлекле – басучылык югары уңышы белән кооператив әгъзаларын данга күтәрде: бөртекле һәм кузаклы культуралар җыемы буенча (68 510 тонна) республикада беренчелек яуланды. Һәр гектар 44 центнер төшем бирде. Быел да игеннәр күкрәп үсте.
– Иген муллыгы өчен көрәштә вак мәсәлә юк. Һәр агротехник чара үзвакытында башкарылырга тиеш. Безнең үз эш алымнарыбыз бар.
Ашлаган-тәрбияләгән җирләр генә муллыкка тиендерә. Ашламаны көз уҗым культуралары чәчкәндә кертәбез. Язын шытымнарны өстәмә тукландырабыз – гомумән, быелгы уңыш астына һәр гектарга 118 килограмм тәэсир итүче матдәдә ашлама кертелде, – дип сөйләп китте Борис Мефодиевич. – Сортлар яңартуга игътибарны киметмибез. Елның-елында югары сыйфатлы, сыналган сортлар гына чәчәбез. Арышның “Памяти Кунакбаева”, “Чулпан – 7”, бодайның “Волжская К”, “Башкирская-10”, арпаның “Волжский 1” сортлысы гектар куәте белән дә, ашлыкның сыйфаты белән дә сөендерә. Уҗым арпасы игүебез буенча да ярыйсы гына тәҗрибә тупладык. Бу мөһим эш белән республикада фәкать без генә хәзер менә дүртенче ел, шөгыльләнәбез, әйткәндәй, ул бик нәзберек-назлы культура, язгы суыкларга бирешүчән. Без аны саклап, тәрбияләп үстерү серләренә төшенеп, уңышын күтәрүгә ирешәбез.
Баш белгечнең сүзен күрсәткечләр дәлилли. Бу зур хуҗалыкка райондагы сөренте җирләрнең өчтән бер өлеше – 22207 гектар туры килә. Игенчеләр алдында 13840 гектарда үстерелгән бөртекле һәм кузаклы культураларны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. 12 августка 27,6 процентында эш башкарылган. Темп арта, басу эшчәннәре кемузардан чәмләнеп эшли. Моңа хезмәттә дәртләндерү чаралары куллану да ярдәм итә. Һәр эш төре буенча да ярышка биш көн саен йомгак ясала. «Акрос» комбайнына идарә иткән Мәснәви Насруллин, “СК-5” комбайнчысы Муса Зәйнетдинов, иген ташучылар арасында “КамАЗ” шоферы Валерий Арсланов тәүге җиңүчеләр булды. Комбайнчылар Фәвис Халиков, Фәндәл Бәдретдинов, Николай Сайдяков, Илдус Шаһиҗиһанов, Сәгыйть Вәгыйзов, Рәдиф Рамазанов, Әхтәм Хөснетдинов, шоферлар Руслан Мөхәммәтгәрәев, Урал Кадыйров, Урал Гарифуллин, Рафаэль Габдрахманов, Өлфәт Нигъманов, Радим Арсланов, Айрат Хәертдинов та 5 августта тәүге премияләрен алды. Ярыш алдынгылары сафы ишәя бара.
– Хезмәтебезгә карата тиешлесен бирә баргач, түләү яхшы булгач, ничек инде тырышмыйсың: бездә өлкәннәр дә, яшьләр дә бердәм, әйбәт эшли, – диде ашлык суктыру буенча алдынгы Мәснәви Насруллин. Ул 7 августка кадәр үк өч мең центнер рубежын узып киткән иде. Безне озата йөрүче социаль мәсьәләләр буенча кооператив рәисе урынбасары Геннадий Тимофеев алдынгылар белән таныштыруын дәвам итте. Яшьләр белән әңгәмәләшеп алырга да форсаты чыкты. Бертуганнар Илмир һәм Марсель Сәлимовлар гомере буе механизатор булып эшләгән әтиләре Илфирнең данлы юлыннан атлый, икесе дә комбайн штурвалы артында басуларны иңли-буйлый.
Кыскасы, уңганнар күп биредә, исемләп бетерү мөмкин түгел. Бүген йөзләрчә техника басуларда гөр килә. Комбайнчылар гына иллеләп кеше. Күмәклек яу кайтара, хезмәт ырамлы бара. Әле генә басу алтын төсләр балкытып дулкынланып торса, күз ачып йомарга да өлгермисең – тук бөртекләр келәтләргә тула.
Игене җыелган басуларның саламы төргәкләнә, җирләре уҗым арышын-бодаен чәчәргә эшкәртелә, туңга сөрелә бара.
Тырышларга эш карышмый
Тырышларга эш карышмый

Рәсемнәрдә: басу батырлары ялга туктады; Борис Данилов; “Кызыл таң” гәзите журналисты Венера Мәҗитова комбайнчы яшьләр Рифат Миргалиев, Илгиз Юнысов һәм Марсель Сәлимов белән әңгәмәләшә.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: