Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
30-07-2015, 11:02 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 725 | Комм.: 0
Узган атнада “Басу-көне – 2015” гомумреспублика семинар-киңәшмәсендә республикабыз башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитовның фатихасы белән БР авыл хуҗалыгы министры Николай Анатольевич Коваленконың быелгы урак кампаниясенә старт бирүе турында гәзитебез битләрендә язып чыккан идек инде. Дистәләгән куәтле “Акрос” бөртексуккыч комбайннары, дәррәү тезелешеп, әлеге зур чара үткән участоктагы уҗым арышын суктырып алдылар. Бөтен республика халкы алдында әлеге мәйданның гектар куәте 45 центнердан да артык булды!
Бу атнада, көннәр утырыбрак китү белән, районыбыз игенчеләре бердәм рәвештә уракка төштеләр. Тәүгеләрдән булып, әлбәттә, республикада гына түгел, илебездә данлыклы “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы игенчеләре уҗым игеннәрен урып-суктыруга кереште. Үрнәк һәм Рапат бригадаларында арышның төшеме 45әр центнердан артып китә, Кашкар бригадасында “Волжская-1” сортлы дулкынланып торган эре башаклы арпа басуы да шулкадәр үк күләмдәге төшем белән куандыра.
Берничә көн элек кенә республикабыз гына түгел, Русия төбәкләреннән, хәтта чит илләр вәкилләре дә җыелган Кашкар авылына чиктәш җәйрәп яткан басу янәшәсендәге көмеш суларын чылтыратып Калмаш инеше көч алган җирдәге тугай буенда Әүхәт Җәүдәт улы Тангатаров җитәкләгән дүртенче бригада механизаторлары җиде “Нифа-эффект” комбайннарында кемузардан ярышып арпа суктыралар иде без килгәндә. Уракка тулы әзерлек белән тотынганнары күренеп тора: басу корабларының һәркайсы яхшылап каралган-көйләнелгән, югалтуларга юл куймау максатында агрегат-узеллары герметизацияләнелгән, эштә тоткарлыклар юк. Әнә, комбайн бункеры тулуны белгертеп маякчыклар җемелди башлау белән “КамАЗ” һәм “ЗиЛ” автомашиналары җилдереп килеп тә җитәләр һәм ашлык тирә-якка җил белән очмасын өчен төп-төгәл итеп бушаткыч җайланма астына кереп басалар да, бушанган комбайннарга тоткарлык тудырмыйча, ындыр табагына юлланалар. Ул арада бригадирның техника буенча ярдәмчесе Кәүсәр Җәүдәт улы Батыров “ГАЗель” автомашинасына кайнар аш төяп, мөлаем елмаеп торучы пешекче Нәсимә Дәүләтованы утыртып, басу батырларына төшке аш китереп җиткерде. Механизаторлар тамак ялгап алган арада Нәсимә ханым белән әңгәмәләштек. Озак еллар сыерлар сауганнан соң, 11 ел буе балалар бакчасында нәниләрне тәмле ашлар пешереп сыйлаган икән. Менә хәзер бишенче ел хуҗалык ашханәсендә. Нурия Шәймөхәммәтова белән икәүләшеп бар осталыкларын са-лып, хезмәт күтәренкелеген арттыруга лаеклы өлеш кертәләр. Звено башлыгы Радис Фәһим улы Сәлаховның да кәефе күтәренке. “Егетләр бердәм, тырышлар, эшне туктатып тормыйлар, булсынга дип җиң сызганганнар, – ди ул. –Техника төзек, механизаторлар барысы да тәҗрибәле, уракта беренче ел гына түгелләр инде. Алар белән үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп келәткә салырга ниятлибез, табигать шартлары гына уңай торсын иде”.
Әйткәндәй, Радис Фәһим улы быел егерме беренче уракка төшкән. Иске Поч-как авылында булдыклы ир-егетләрдән санала, хуҗалык мәнфәгатьләрен кайгыртучы иң ышанычлы җитәкчеләрнең берсе. Төшке ашларын тәмамлагач, басу уңганнарын фоторәсемгә төшереп алдык. Сулдан уңга комбайнчы Рәдиф Рамазанов, водитель Урал Гарифуллин, комбайнчылар Руслан Закиров, Илгиз Хәмзин, бригадир ярдәмчесе Кәүсәр Батыров, механизаторлар Сәгыйть Вәгыйзов, Муса Зәйнетдинов, Әхтәм Әхмәдуллин, Азат Гыйлемханов һәм звено җитәкчесе Радис Сәлаховның эшләре уң булсын, дип телибез.
Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле басу уңганнары! Ил келәтләрен игенле итүгә багышланган фидакарь хезмәтегез гел уңышлар гына китерсен.
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
28.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов: «Чакмагышлылардан эшләргә өйрәнегез!»
-
25.07.2015: Район яңалыклары
РАЙОНДА НИЛӘР БАР?
-
25.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы уракка фатиха бирде
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
“Басу көне-2015” – Чакмагыш җирендә
-
18.05.2015: Район яңалыклары
Көне ел туйдырган мәл