Табигать көйсезлекләре киртә түгел
21-05-2015, 10:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 468 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар күрсәтүенчә, 20 майга районыбызда барлык чәчүлек мәйданнарының 56,3 процентында, ягъни 35179 гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчелгән. Башка еллардан аермалы буларак, чәчүне кыска вакыт эчендә тәмамларга быел койма яңгырлар комачаулый. Югыйсә, техника паркы да тиешле әзерлектә, ягулык-майлау материалларына да кытлык юк, минераль ашлама һәм орлык та җитәрлек, ә менә игенчегә иркенләп эшләргә форсат юк. Шулай да аяз көннәрнең һәр сәгатен эффектлы файдаланырга омтыла игенчеләребез, бераз җир җилләү белән басуларга керергә тырышалар. Әлеге мәлдә Ленин исемендәге кооперативта планлаштырылган мәйданнарның 78,59, “Победа” да – 74,82, “Юлдаш” та – 73,66, “Үзәк” МТС ның “Знамя” бүлекчәсендә – 69,73, “Бәхтизин” җәмгыятендә 63,78 процентында орлыклар туфракка күмдерелгән.
Башка хуҗалыкларда да мәйдан-нарның яртысыннан күбрәгендә чәчүне тәмамлый алганнар. Чәчелгәннең күп-челеген бодай (13082 гектар), арпа (8833), борчак (1082), вика (591), солы (1362), берьеллык үләннәр (6707), шикәр чөгендере (1150), кукуруз (758), рапс (малларны туклан-дыруга 50, бөртеккә 118 гектар), көнбагыш (1446га) культуралары тәшкил итә. Көннәр яхшырып китеп, чәчүне тиз арада башкарып чыкканда, бе-ренче фаразлаулар быел да бик яхшы уңыш алыначагын вәгъдә итә. Әмма кырдагы түгел, ә келәттәгесе иген, диелә халыкта. Шуңа күрә чәчүне башкарып чыгу белән шунда ук химик эшкәртү, рәт араларын йом-шарту кебек агротехник таләпләрне үтәргә ирешү мөһим. Бу җәһәттән комплекслы бригадалар алдында да, җир белгечләре алдында да зур бурычлар тора һәм алар үтәлерлек.
Көне ел туйдырыр мәлнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырышыйк, илебез иминлеге нигезен тәшкил иткән игенчелектә өлгеле хезмәт күрсәтик!

Похожие новости:
-
18.05.2015: Район яңалыклары
Көне ел туйдырган мәл
-
07.05.2015: Район яңалыклары
Барың бердәй тырышкач
-
25.04.2015: Район яңалыклары
Җиң сызганып эшләр чак
-
23.04.2015: Район яңалыклары
Үз җиреңне беләсеңме, игенче?
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды