» » Басу эшләре барышы

Басу эшләре барышы

1-09-2015, 12:08 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 484 | Комм.: 0
Басу эшләре барышы
Әледән-әле явып киткән яңгырлар уракны югары темпта башкарырга комачауласа да, игенчеләр, зур тырышлык салып, кайнар тир түгеп үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алырга өметләнә һәм һәр аяз минутны файдаланып калырга омтыла. Бүгенге көнгә бөртекле һәм кузаклы культураларның 55,7 проценты сугып алынган.
Иген сугыла, чистартылып орлыкка да салына бара. Арпа, солы орлыгын туплау тәмамланып килә. Технологиясен саклап, орлык җитештерүгә “Базы”, “Герой”, Ленин исемендәге, “Победа”, “Октябрь”, “Заря” хуҗалыкларында аеруча зур игътибар бирелә.
Быел район буенча 8246 тонна сабанашлык, 3140 тонна уҗым культуралары орлыгы хәзерләү бурычы тора. Моннан тыш, язгы чәчү чорына 1232 тонна страховка фонды салыначак.
Әлеге чорда уҗым культуралары чәчелә. Арыш чәчү “Базы”, “Алга” кооперативларында, МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә оешканлык белән дәвам итә, победалылар да темпны арттыра бара. “Базы”, “Октябрь”, “Заря” кооперативларында уҗым бодае чәчелә.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: