» » Язгы көн ел туйдыра

Язгы көн ел туйдыра

17-03-2016, 16:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 317 | Комм.: 0
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында, районыбызның башка хуҗалыкларындагы кебек, алда торган иң җаваплы чор – язгы кыр эшләренә, чәчүгә әзерлек кызу темп белән бара. Дөресрәге, ленинлылар булган барлык төр техниканы да үзвакытында ремонтлап, әлеге көндә чәчүгә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Хуҗалыкның баш инженеры Айрат Ләбиб улы Галиев барлык мөмкинлекләрдән эффектлы файдалану өчен үз кулы астында эшләүче һәр хезмәткәр белән аңлату эшләре алып бара, килеп туган проблема-мәсьәләләрне уңай хәл итү юлларын таба, гомум мәсьәләләр хуҗалык җитәкчелеге белән хәл ителә. Бүгенге көндә биредә 9 чылбырлы “ДТ” тракторы, икешәр берәмлек көпчәкле “К-700”, “Т-150”, 3 – “СЗ-3,6” агрегаты, ике “СЗ-5,4” чәчкече, 2 “Агратор-4800”, бер берәмлек “Берегиня” техникасы тулысынча чәчүгә әзер. Хуҗалыкка янә өр-яңа “Иртыш-10” чәчкечен кайтару көтелә.
МТМ мөдире Динис Шәрифуллинның эшне вакытында оештыра белүе нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Илһам Мансуров, Ренат Хамматов техниканы белеп, катлаулы механизмнарны көйле эшләтү серен аңлап башкаралар. Эретеп ябыштыручы Артур Хановның да оста куллары ярдәмендә сафтан чыккан механизмнар өр-яңа сулыш алып, “аякка баса”. Басу техникасына идарә итеп, бай тәҗрибә туплаган алдынгы тракторчылар Әсләм Әһәдуллин, Ирек Ваһапов, Нәгыйм Нәфыйков, Фердинанд Вәлиуллин ал-ял белми үзләренә йөкләтелгән бурычны зур җаваплылык белән башкаралар. Бүгенге көнгә орлык җитәрлек кү-ләмдә әзерләнелгән, әлеге вакытта ашлама кайтарыла. Хуҗалык рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, икътисадый авырлыкларга, көрчеккә карамыйча, кооперативны яңа техника белән тәэмин итү юлларын таба, ул җитәкләгән коллектив илебез өстәлләрен авыл хуҗалыгы продукциясе белән баетуга зур өлеш кертә.
Кыскасы, язгы көн ел туйдыра дигән хакыйкатькә таянып, Ленин исемендәге хуҗалыкның һәр җитештерү участогында да кызу эш кайный.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: