» » Җәйләүдән кайтыр чак җитте

Җәйләүдән кайтыр чак җитте

17-09-2015, 09:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 388 | Комм.: 0
Җәйләүдән кайтыр чак җитте
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшчәннәре барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә ия. Җәйләү чорында зарялылар сөт продукциясе җитештерүгә җитди игътибар биреп, һәр сыердан тәүлегенә 16,8 кг сөт савып алуга ирештеләр. Малларны кышлату чорына әзерлек буенча да хуҗалыкта байтак эшләр башкарылган.Әлеге көндә фермаларны, бозаулар асралган биналарны ремонтлау эше төгәлләнү стадиясендә. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Ранис Рәмзил улы Мәгалимов безне бүгенге көнгә эшләнгән эшләр белән таныштырып йөрде. Биналарның стеналары ап-ак булып әллә кайдан ук күзгә ташлана. “Биналар эчендә идәннәр алыштырылды, бетонланылды, түбәләр җентекләп каралды, ремонтланылды, тирес чыгару җайланмасы тулысынча алыштырылды, сөт линияләре шулай ук туктаусыз эшләргә көйләнде, электр эшләре буенча да һәрнәрсә тәртипкә китерелде, бозаулар асралган биналар тулысынча дезинфекцияләнде”, – ди яшь белгеч. Ранис Рәмзил улы биредә икенче ел гына эшләсә дә, төпле белемгә ия булуы, терлекчеләр белән уртак тел табып, эшне җайга сала белүе белән ихтирамга лаек. Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган егет яшь белгечләргә матди ярдәм күрсәтү буенча дәүләт программасы стипендиаты да. Киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләгән яшьләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар: вакытында хезмәт хакы түләнә, эш күрсәткечләре буенча дәртләндерү чаралары да бирелә, кыскасы, рәхәтләнеп эшлә генә. Авылларыбызның йөзен әнә шундый булдыклы яшьләр бизәгәндә генә киләчәккә ныклы адымнар ясап була. Зоотехник ферма мөдире белән кулга-кул тотынышып эшли, шуңа да куйган максатларга ирешү юллары бергә хәл ителә. Фоат Ишаев та, көчле җитәкче буларак, кул астындагы һәр терлекче белән киңәшләшеп эшли, аларның сорау-үтенечләрен игътибарсыз калдырмый, алдынгы эш алымнарын тәкъдим итә. Ул һәр эшнең нәтиҗәсен алдан күреп, беренче карашка вак булып тоелган проблема-мәсьәләләргә дә җитди игътибар биреп, уйлап, киңәшләшеп башкара. “ Ремонт эшләренә коллектив белән бердәм тотындык. Быел без мал үлчәү җайланмасын тулысынча алыштырдык, мал азыгын таратучы тракторлар өчен юлларны күтәрттек “,– ди мөдир. Коллективта һәр эшне вакыт белән исәпләшмичә, җаваплылык тоеп башкарган оста куллы ир-егетләр җыелган. Эретеп ябыштыручы Илшат Латыйпов — әнә шундыйлардан. Эш көненең һәр минутын бары тик файдага гына үткәрергә күнеккән ир-узаман объектта азаккы штрихларны башкара иде. Кыскасы, күп вакыт һәм көч таләп иткән мөһим эшләр тулысынча тәмамланган. Әлеге көндә биредә җыештыру, тазарту,территорияне тәртипкә китерү кебек вак-төяк эшләргә дә җитди игътибар бирелгәне сизелеп тора.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: