Ындыр табагында эш кайный
15-09-2015, 13:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 513 | Комм.: 0
Урак-2015:матбугат үзәге хәбәр итә
Урак чоры – авыл эшчәннәре өчен генә түгел, бәлки тоташ бөтен ил өчен җаваплы чор ул. Иртә яздан тир түгеп, йокысыз төннәр үткәреп үстергән игенне түкми-чәчми җыеп алу өчен барган көрәштә катнашкан һәр кеше фидакарь хезмәт үрнәгенә ия. Басуларда комбайнчылар игенне урып алып, йөк машиналарында ындыр табакларына озаталар. Алтын бөртекләр ил келәтләренә еллык запас булып тула. Әнә шундый күңелле мәшәкатьләр белән яши игенче. «Заря» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының ындыр табагында да көне-төне эш кайный. Көзге салкынча һаваны җылытып, иртәнге ак томаннарны таратып чыккан кояш нурлары астында кәеф тә күтәренке, күңелләр дә көр, чөнки келәтләр ялан-кырлар байлыгы белән тулы. Мул уңыш үстереп алуга ирештеләр быел зарялылар. Хуҗалыкның баш агрономы Азат Фидрат улы Гайсин бөртеклеләрнең сортларын барлап: “ Быел бодайның “Экада-70”, арпаның ”Белогородский-100”, арышның ”Памяти Кунакбаева” сортлары чәчелде. Җирнең чын хуҗалары булганда гына мул уңыш алып була. Җирне яратып, аңа җаны-тәне белән бирелеп эшләгән кеше генә игенче була ала. Шуңа да иген үстергәннәр бары тик кадер-хөрмәткә лаек”,– ди.
Әллә кайдан ук ЗАВ агрегаты тавышы ишетелә, трактор-машиналар гүли, ир-егетләр, хатын-кызлар җитез хәрәкәтләр белән кайткан игенне эшкәртеп, тиешле урынга урнаштырырга ашыга. Вакыт көтми, эш көннәренең һәр минуты, һәр секунды санаулы. Склад мөдире Гүзәлия Мусина һәр эшне җайга салып, биредә хезмәт дисциплинасы һәм җылы атмосфера булдырган. Аның кул астында хезмәт салган һәр кеше үз эшен белеп, намус белән башкара, шуңа да эшләре көйле, ырамлы бара. Гүзәлия Нәүҗәт кызы биредә 15 елдан артык эшли. “Тәүлегенә 300 тоннага кадәр ашлык эшкәртелеп, келәтләргә салына. Әлеге көндә карабодай уңышын эшкәртәбез. Гомумән, ындыр табагында игенне сату, орлыкка салу, малларга фураж әзерләү өчен запас туплана. Кыш буе малларны фураж азыгы белән тәэмин итүгә дә җитәрлек ашлык туплана,“ – ди склад мөдире. Берничә ел эш стажы булганнар белән беррәттән яңа гына эш башлаган яшьләр дә биредә тырышлык үрнәге күрсәтә. Келәтләрдәге ашлыкны төяп, яңа кайткан игенне бушатып, урнаштырып торучы Надежда Тайгузина һәм Илшат Гарифуллин әнә шундыйлардан. Яшьләр биредә өченче ел эшли. Үз эшләренә җаваплылык белән караган эшсөярләрне мактап телгә алды мөдир. Водительләр Нәфис Закиров, Илнур Имангулов, тракторчылар Илнур Кәримов, Илдар Ханов шулай ук булсынга дип, көнне төнгә ялгап, үз эшләрен намус белән башкаралар. Тегермәнче Венер Фәхретдинов 15 елдан артык хуҗалык малларын азык белән тәэмин итеп, он, фураж тарту белән мәшгуль. Ул ел әйләнәсенә үз эшен уңышлы башкара, коллективта да хөрмәт итәләр үзен. Урып-җыю вакытында ЗАВ агрегаты бер генә минутка да туктап тормый, аны хезмәтләндерүгә бөтен гомерен багышлаган Рәфис Әрдәширов һәм Әнүр Фәттахов фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтәләр. Электрчы Ривил Сакаев биредәге механизмнарның көйле эшләвен тәэмин итә. Кызу урак өстендә пешекчеләр Әлфия Зәйнуллина һәм Раушания Газизова игенчеләрне тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Биредәге уңган коллективның бербөтен булып, кулга-кул тотынышып эшләгәне күренеп тора, шуңа да һәр җирдә күтәренке кәеф, хезмәт рухы сизелә. Эшләрегез уң булсын, хөрмәтле авыл эшчәннәре!

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
-
20.08.2015: Район яңалыклары
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
-
18.08.2015: Район яңалыклары
Урак көннән-көн киңрәк колач ала
-
16.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Тырышлык бушка китми
-
20.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Киңәшле эш таркалмый