Хезмәт кешеләре һәрчак игътибар үзәгендә
20-06-2015, 11:36 | Район яңалыклары | Просмотров: 468 | Комм.: 0
Ленин исемендәге кооператив-колхозда фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтеп эшләүчеләр һәрчак игътибар үзәгендә. Биредә төрле елларда да сабан туйларын үткәрү туктатылмады, әле дә аны ел саен оештырып киләләр.
13 июньдә Яңа Балтач авылы янындагы акланда быелгы сабан туйларын да зурлап үткәрделәр. Ленинлыларның хезмәт бәйрәмен зурлап, анда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, район үзәгендәге учреждениеләр һәм оешмалар вәкилләре дә катнашты.
Хакимият башлыгы тәбрикләү чыгышыннан соң ленинлыларга яңадан-яңа хезмәт уңышлары, күңелле ял теләде һәм машина белән сыер саву операторы Радик Халиковка муниципаль районның Мактау грамотасын, механизатор Тимерҗан Ваһапов белән балалар бакчасы тәрбиячесе Глүзә Кәлимуллинага Рәхмәт хатларын тапшырды.
Хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илфир Әнгам улы Зарипов кыскача мал кышлату йомгаклары, язгы басу эшләре нәтиҗәләре белән таныштырды, бүгенге көндә хезмәт ияләренең кайсы өлкәләрдә тырышлык салуын бәян итте, киләчәктә дә сынатмаска вәгъдә итте.
Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вазих Фаил улы Ихсанов биләмәдә төзекләндерү, со-циаль-көнкүреш шартларын яхшырту юнәлешендә башкарылганнарны барлады, ирешкән уңышларны санап үтте, бөтен якташларына тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. “Иң яхшы ихата” бәйгесендә җиңүчеләр – Яңа Балтачтан Булат Зарипов һәм Рөстәм Сәлимов, Тукайдан Хәүлә Ихсанова, Ленин авылыннан Хаҗиәхмәт Вәлиуллин, Николаевкадан Михаил Калинин биләмә хакимиятенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре ияләре булды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге белән Ленин исемендәге кооператив-колхозны күптәнге дуслык җепләре бәйли. Әлеге оешма җитәкчесе Рамил Камил улы Агиев ленинлыларның фидакарьлекләренә соклануын һәм горурлануын белдерде, ут чәчеп эшли белүче хуҗалык хезмәтчәннәренә һәм килгән кунакларга күңелле ял, спорт бәйгеләрендә, халык уеннарында җиңүләр теләде.
Тантаналы өлештән соң иң тәүдә ат чабышлары башланды. Николаевка авылы юнәлешеннән чаптарлар күрен-гәч, яше-карты бәйге тотучыларны каршыларга ашыкты. Рабис Халиков менгән чаптар беренче булып килде, Ринат Әбдиев аннан азга гына катнашты, өченче урынны Данис Шәрифуллин яулады.
Ул арада көрәш мәйданында кызу бил алышлар башланды. Тәүдә мәктәп яшендәгеләр көч сынашты, аннан соң өлкәннәр мәйдан тотты. Һәр категориядә кимендә бишәр пар алышты. Нәтиҗәдә мәктәп яшендәгеләр арасыннан иң көчлесе Ринат Әбдиев булып чыкты, 75 килограммга кадәрге авырлыктагы категориядә Марат Халиков батыр булды. Абсолют чемпион исемен Ильяс Махиянов яулады. Егетләрнең өчесе дә, яуланган тәкәләрен иңнәренә салып, почет әйләнәсе ясады.
Гер күтәрүдә Каръяуды егете Виталий Фетисов 75 килограммга кадәргеләр арасыннан беренче, Яңа Балтач егетләре Айдар Кәлимуллин – икенче, Илнур Гәрәев өченче урыннарга лаек булды. 75 килограммнан югарырак авырлыкта Илсур Халиковны узучы булмады. Олег Сөләйманов икенче, Айдар Әһәдуллин өченче нәтиҗәләр күрсәтте.
Хезмәт туенда үз эшенең осталары да һөнәри өлгергәнлекләрен дәлилләмичә калмады. Саву аппаратын сүтеп-җыю ярышында хуҗалыкның гына түгел, районыбызның маяклары исәбендә йөргән осталар үз квалификацияләрен аклады: Фәйрүзә Кудашева – беренче, Рәсимә Рахманова –икенче, Зәлия Галиуллина өченче урыннарны алды.
Тракторны иң тиз Рузил Әхмәдуллин кабызды, икенче урында Динар Мин-дияров, өченчедә – Нәгыйм Нәфыйков. Ир-егетнең гасырлар буенча тугры юлдашы булган атларны тугарып-җигү ярышы да чәмле барды. Бу эштә иң җитезе Илдус Бәдретдинов булып чыкты. Рузил Әхмәдуллин икенче нәтиҗә күрсәтте, Илһам Мансуров өченче урынны алды.
Авыш баганага менү, бүрәнәгә атланып утырып капчыклар белән бәрешү, көянтәләп су ташу, йомыркалы кашыкны авызга кабып йөгерү, дартс һәм башка күп ярышлар да мавыктыргыч барды. Катнашучыларның һәммәсенә дә истәлекле бүләкләр эләкте, аларны юмарт иганәче Ленин исемендәге кооператив-колхоз мул әзерләгән иде. Ә ярышучыларны иң гадел бәһалауны, һәрвакыттагыча, кооператив рәисе урынбасары Камил Хәби улы Васиков җитәкчелегендә баш белгечләргә ышанып тапшырган иделәр. Булат Зарипов, Назыйм Нәфыйков һәм башка ир-егетләр һәм хатын-кызлар чәмле эшләүче ленинлыларга матур ял тудыруга зур өлеш керттеләр.
Бәйрәм күңелле үтсен өчен мәдәният хезмәкәрләре зур тырышлык салган. Зөлфәт Мөхәммәтдинов җитәкчелегендә алар олысын-кечесен җырлатып-биетте, мәйдан өстендә көн буе күңелле көйләр яңгырап торды. Быелгы сабантуйны ябып, хуҗалык рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов җыелучыларга тагын бер тапкыр хезмәт уңышлары теләде, сабантуй әләмен төшерү өчен мәйдан уртасына хуҗалык белгечләрен һәм торак-коммуналь хуҗалык вәкилләрен чакырды.
Сабан туе тәмамланды, хәзер инде җиң сызганып игенчелек һәм тер-лекчелектә яңа җиңүләргә ирешәсе калды. Ленинлылар быел да сынатмас, дип ышанабыз.
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
11.06.2015: Район яңалыклары
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
-
21.04.2015: Спорт
Чакмагыш баһадирлары янә беренче!
-
24.03.2015: Спорт
Иң көчлеләр җиңү яулады
-
30.12.2014: Район яңалыклары
Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы