» » Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе

Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе

11-06-2015, 12:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 647 | Комм.: 0
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
Гадәттәгечә, быелгы район сабан туе да Тозлыкуш авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янәшәсендәге Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең базасы статусын алган иркен тугайда узган шимбәдә күңелләрдә истә калырлык хезмәт бәйрәме булып шаулап-гөрләп үтте. Иртән күк йөзен каплап алган болытлар һәм пыскаклап явып торган яңгыр да бар яклап та булдыклы чакмагышлыларның бәйрәм кәефен боза алмады – сабантуй мәйданына күмәк халык ташкыны агылды. Ул арада көнбатыш яклап күк йөзе аязая башлады һәм күз алдында җәйге җил болытларны куып таратып та җибәрде. Тәгаенләнгән вакытка мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм сәламнәре буларак җыр-биюләр яңгырата башлаганда чалт аяз күктән көләч нурларын сипкән кояш, фидакарьлекләре белән республикада билгеле чакмагышлыларны назлы җылылык белән чолгап алып, яхшы бәйрәм кәефе өстәде. Сабан туен ачып җибәрү өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Рәмзил улы Нуриәхмәтов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Рабис улы Янбухтин, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин, хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков һәм бер төркем хезмәт алдынгылары күтәрелде.
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
Риф Сәгъдәтулла улы чакмагышлыларның күркәм бәйрәмен уртаклашырга кайткан барлык хөрмәтле кунакларны, бүгенге көн геройлары – басу, ферма һәм башка тармаклар эшчәннәрен ихлас тәбрикләде, ирешкәннәргә кыскача байкау ясады, алда торган бурычларны тормышка ашыруда уңышлар теләде һәм бер төркем хезмәт алдынгыларына муниципаль районның югары бүләкләрен тапшырды. Язгы кыр эшләрендә һәм мал кышлату барышында зур уңышларга ирешкән “Заря” кооперативы механизаторы Рөстәм Рифгать улы Кәбиров, Ленин исемендәге кооператив-колхозның ягулык-майлау материаллары склады мөдире Сәмәрә Рәүф кызы Нәбиуллина, “Базы” кооперативы механизаторы Линар Хәлил улы Тангатаров, “Алга” кооператив-колхозының баш зоотехнигы Илдар Лотфулла улы Төхбәтуллин, “Герой” кооператив-колхозы бригадиры Инсаф Вазих улы Шәрипов муниципаль районның Мактау грамоталарына, “Волга” кооператив-колхозы механизаторы Фәнсаф Закир улы Әхмәтханов, “Бәхтизин” җәмгыятенең ферма мөдире Шәүкәт Харис улы Вәлиев, “Октябрь” кооперативының беренче санлы фермасы мөдире Равил Шәйдулла улы Гобәйдуллин, “Заря” кооперативы механизаторы Мират Марат улы Казыйханов, “Юлдаш” җәмгыяте механизаторы Мазһар Усман улы Саматов, “Базы” кооперативы механизаторы Ригат Вазих улы Фәттахов, “Октябрь” кооперативы рәисе урынбасары Гали Гаделән улы Хаҗиев – муниципаль районның Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар да, чакмагышлы-ларның хезмәт уңышларын лаеклы бәһалап, иң изге теләкләрен җиткерде, бөтен изге хыялларның тормышка ашуын теләде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары, якташыбыз Нәүфәл Рабис улы Янбухтин, иң изге теләкләрен җиткергәннән соң, Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Альберт Өлфәт улы Макуловка, хакимият башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиевка, “Базы” кооперативы механизаторы Салават Фәйзерахман улы Үлмәсовка Баш-кортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Мактау грамоталарын, Ленин исемендәге кооператив-колхоз водителе Рәсим Рабис улы Китаповка, “Герой” кооператив-колхозының машина белән сыер саву операторы Гөлназ Хәлиф кызы Хөрмәтуллинага Рәхмәт хатларын тапшырды.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Ва-сильевич Соколовның Рәхмәт хатларына “Герой” кооператив-колхозының механизаторы Роберт Фәнис улы Вәлиев, “Баш-кирская” МТСы механизаторы Фирзат Нәҗип улы Даутов, “Алга” кооператив-колхозы механизаторы Айдар Өлфәт улы Хәлкәев, “Победа” кооператив-колхозының машина белән сыер саву операторы Зилә Таһир кызы Шакирова, “Юлдаш” җәмгыяте механизаторы Равил Рөстәмбәк улы Йосыпов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдиновның Рәхмәт хатларына “Базы” кооперативы механизаторы Нур Флүр улы Галин, “Заря” кооперативы механизаторы Азамат Рәиф улы Дәүләтов, “Байбулат” җәмгыяте механизаторы Александр Васильевич Китаев, “Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы электромонтеры Наил Нурхәниф улы Мәһәдиев, “Октябрь” кооператив-колхозының икенче санлы фермасы мөдире Фәнис Фәрит улы Макулов лаек булды.
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Рәмзил улы Нуриәхмәтов бәйрәм чарасында катнашучыларга республика җитәкчелегенең тәбрикләү сәламнәрен укып ишеттерде, шулай ук үз исеменнән фидакарьлекләре белән ихлас соклануын белдерде, яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләп, бер төркем хезмәт алдынгыларына БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Лаеклы хезмәтләре өчен мондый югары бүләкләргә “Герой” кооператив-колхозы водителе Мөнәвир Борхан улы Бакиров, “Победа” кооператив-колхозы механизаторы Рәфис Гыйкрәмә улы Дәүләтшин, “Алга” кооператив-колхозының бригада агрономы Рәфис Сәхипзадә улы Закиров, шул ук хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Радик улы Маннанов, “Базы” кооперативы механизаторы Айдар Әхкәм улы Нәбиуллин, “Байбулат” җәмгыяте механизаторы Мансур Мәрвән улы Насыйров, “Базы” кооперативы механизаторы Владимир Мефодьевич Никифоров, Ленин исемендәге кооператив-колхозның терлекчелек буенча механигы Айвар Фуат улы Сәетгәрәев, “Бәхтизин” җәмгыяте бригадиры Фларит Габдулла улы Солтанов, “Чәрмәсән” токымлы кошчылык фабрикасы водите Рабил Миңнехамат улы Хәбибуллин, “Волга” кооператив-колхозы водителе Вилүр Флүр улы Хәмәтханов алды.
Биредә үк үткән елда район биләмәләрендә төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре дә ишеттерелде. Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе урындагы үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары В.В. Соколов һәм Н.Җ. Баһаветдинов тарафыннан булдырылган акчалата бүләккә лаек булды.
Һәр елдагыча, узган елда сабантуйда җиңүче дип табылган хуҗалык рәисенә һәм урындагы авыл биләмәсе башлыгына сабантуй әләмен күтәрү хокукы бирелде. Быел мондый хөрмәткә “Победа” кооператив-колхозы рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзов һәм Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова лаек булды.
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
Тантаналы митинг тәмамлану белән алдынгылар парады башланды. Иң тәүдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә ретро-автомобильләр парады оештырылды. Бөек Ватан сугышында Җиңү таңын аттыруга зур өлеш керткән “Виллис” маркалы Америка армиясеннән ленд-лиз буенча ярдәмгә биреп торылган 1942 елгы төрле юллардан җиңел үтә алырлык җиңел автомобиле, аның базасында Горький (Түбән Новгород) автозаводында үзебездә җитештерелгән автомобиль, 1930-40 еллар эчендә җитештерелгән “ЗИС – 5” маркалы йөк автомобиле, 1946-58 елларда үз илебездә җитештерелгән “Победа” маркалы автомашиналарда урындагы хәрби-патриотик клуб әгъзалары шул чор яугирләре киемендә утырып үтте. Әйткәндәй, соңыннан бу автомашиналар мәйдан үзәгенә куелгач, теләгән һәркемгә алар янәшәсендә фоторәсемгә төшү мөмкинлеге дә бирелде. 2007 елдан башлап районыбызда үсешә барган, хәзер инде дөньякүләм, илебез һәм республика ярышларында күп тапкырлар чемпион исемнәрен яулаган спортчылар тәрбияләүче велоспорт секциясе вәкилләре бердәм сафта трибуналар алдыннан узды.
Менә, ниһаять, бәйрәмчә бизәлгән, алдынгы хезмәт ияләре утырган машиналар үтә башлады. Иң беренче, әлбәттә, даны республикада гына түгел, читтә дә киң таралган “Базы“ кооперативы уңганнары сабантуйда катнашучыларны сәламләп узды. Аның артыннан “Герой”, “Алга”, “Победа”, “Заря”, “Октябрь”, Ленин исемендәге, “Байбулат”, “Волга”, “Юлдаш”, “Бәхтизин” хуҗалыклары, “Үзәк” машина-технология станциясе алдынгылары үтте. Чараны алып баручы Радик Фәрит улы Әмирханов белән Луиза Фрит кызы Ишморатова машиналардагы һәр хезмәт алдынгысын исемләп атап торды, аларның фидакарьлегенә дан җиткерде.

(Сабантуй турындагы фоторепортаж белән тулысынча безнең гәзит битләрендә танышырга мөмкин.)

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: