» » Тормыштан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши

Тормыштан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши

3-11-2016, 10:25 | Район яңалыклары | Просмотров: 371 | Комм.: 0
Тормыштан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши
Рифат Дәүләтшин Яңа Балтач авылында колхозчы гаиләсендә үсә. Яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмаган Рифат бала чактан ук тимер-томыр арасында чуалырга ярата. Әтисе машина-трактор ремонтлаганда бик теләп булыша,әле тегесе,әле монысына ярдәм итәргә тырыша. Кыскасы,аңа кече яшьтән үк техника “җене кагыла”.
Бераз үсеп, кул арасына керерлек булгач та,җәйге каникуллар вакытында әтисе Ринат абыйга җир эшкәртүдә ярдәмләшә. Мәктәпне уңышлы тәмамлагач,укуын тагын да дәвам итү теләге булса да, яшьтәшләре кебек авылны ташлап китәсе килми аның. Уку хыялыннан баш тартып,авылда кала Рифат. Нәкъ менә шул елларда хезмәт юлы башлана да инде. Аннан соң армиядә хезмәт итә. Анда да шофер була. Һәр ир-егет өчен изге булган бурычын үтәгәннән соң да ул туган авылында төпләнеп кала. Алар үрнәкле гаилә корып, биш балага гомер бүләк итеп,тәрбияләп үстерәләр.Инде кызлары үсеп җиткәннәр,аларга ныклы белем биреп,тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткәннәр.Көтеп алган бишенчесе-уллары Илфат икенче сыйныфта укый. Инде беренче тапкыр әтисе Ринат абыйга ияреп,аннан соң үзе “корыч ат”ны иярләп хезмәт юлын башлавына да шактый еллар үткән. Рифат кышын һәм язын тракторга утырса, җәен һәм көзен исә комбайн штурвалы артында хуҗалык басуларын иңли. Яшьтән үк әти-әнисеннән хезмәт чыныгуы алып тәрбияләнгән Рифат еллар дәвамында тәҗрибә туплый, хезмәтендә уңышларга ирешә. Үткән елда урак чорында ул “Лида” маркалы комбайнында 16 мең 700 центнер иген суктырып хуҗалык буенча беренче урын яулый. Быел да хезмәт күрсәткечләре буенча Рифат Ринат улы алдынгылар сафында.
Авылда төпләнеп калуына һич үкенми ул. Бүген дә тормыш-
тан, хезмәтеннән тәм һәм ямь табып,яңадан-яңа уңышларга ирешеп яши. Аның әлеге уңышларга ирешүендә,әлбәттә,пар канаты булган Лилиясенең дә өлеше зур. Чөнки ике йөрәк бер-берсен аңлап типкәндә генә авырлыкларга бирешмичә,тормыштагы сынауларны җиңеп яшәргә мөмкин. Рифат белән аз гына вакыт арасында аралашуымнан мин әнә шуны аңладым.

Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: