» » Эш кешесенең кадере булса, биеклекләр яулана

Эш кешесенең кадере булса, биеклекләр яулана

5-04-2016, 09:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 314 | Комм.: 0
Язга әзерсеңме, игенче?
Эш кешесенең кадере булса, биеклекләр яулана
Яз кояшы көннән-көн яктырак балкыган саен игенченең күңеле ашкына. Сабанда сынатмас өчен һәммәсен хәстәрләп куярга тырыша ул. Без килгәндә Ленин исемендәге кооперативның Яңа Балтач машина-трактор паркында да эш кайный иде. Кооператив рәисе урынбасары Алмаз Миндияровтан ремонт эшләренең барышы турында кызыксындык.
– Басу эшләренә әзерлек көздән үк, һәр бушаган техниканы кышка саклауга куюдан башлана. Безнең егетләр техниканы карап-көйләп кенә эшләтә белә, җитештерүчәнле файдалана. Машина-трактор паркын яңартуга игътибар кимеми. Әнә, яңа кайтарылган рәт араларын эшкәртү (“КРН-5,6Г”) агрегатын көйлиләр. Тагын яңа чәчү һәм культиватор агрегаты кайтачак. Гомумән, чәчүгә әзербез: техникабыз да, аларга идарә итәрдәй ир-егетләребез дә бар, – диде ул.
Яңа техника янында мәш килүче ремонтчылар белән дә әңгәмә корып алдык. Безнең сорауларга яшь белгечләр – бригада агрономы Марат Ибраһимов һәм бригадирның техника буенча ярдәмчесе Денис Шәрифуллин җавап бирде, ремонт эшләрендә актив катнашкан машина-трактор паркы эшчеләренең, механизаторларның исемнәрен хөрмәтләп атап үтте. Алар, икесе дә әлеге вазифаларда өчәр ел эшлиләр икән. Марат Башкортстан аграр университетын тәмамлаганнан соң, ә Денис армия сафларына алынганчы да, Кавказ тарафларында солдат бурычын үтәп кайткач та кол-хозда слесарь, механизатор булып эшләгән. Әлеге вазифаларында хезмәт салып, өчәр ел тәҗрибә туплаганнар. Егетләрнең әйтүенә караганда, ремонт эшләре көйле, ырамлы бара — гомумән алганда, бүгеннән басу эшләрен башлап җибәрергә әзерләр.
Техника көйләүдә башлыча механизаторлар катнаша. Нәгыйм Нәфыйков (“К-744РI”га идарә итә), Әсләм Әһәдуллин, Илһам Мансуров (“Т-150” тракторларында), Ринат Хәмәтов, Әсгать Галиев, Виктор Токунов, Рим Саяпов (“ДТ-75”), Радик Синәгатуллин, Линар Миндияров, Расих Хәйретдинов, Руслан Солтанов һәркайсы эш белән мәшгуль иде. Язгы кыр эшләренә әзерлектә зур өлеш керткән оста куллы ир-егет – эретеп ябыштыручы Артур Хановны да хөрмәтләп телгә алдылар. Шулай булмыйча, барлык техника, авыл хуҗалыгы машиналары аның куллыннан үтә ич. Әйткәндәй, хуҗалыкта хезмәт алдынгылары байтак. Район аграрийларының гомум җыелышына күпләр чакырылды, бү-ләкләнде. Мәсәлән, тракторчы Әсләм Әгъләм улы Әһәдуллин “Т-150” тракторында туңга сөрү буенча районда беренче урынга чыкты һәм муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы президиумы карары нигезендә 5000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булды. Ул барлыгы 800 гектардан артык мәйданда туңга сөрде. Ә менә Рифат Ринат улы Дәүләтшин район комбайнчылары арасында өченче урынны биләп, 4000 сум күләмендә акчалата бүләкләнде, барлыгы 16 мең центнердан артык бөртек суктырды. “ГАЗ-53” автомашинасы водителе Ильяс Ирек улы Ваһаповның да үткән елда эшләре уңышлы булды: ул барлыгы 163981 тонна-километр эш башкарып, район буенча икенче урынны яулады. Водитель Рәсим Фәнил улы Мөхәммәтгәрәевка да бәхет елмайды — ул Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына һәм 5000 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Кыскасы, алдынгыларның исемнәрен тагын да атап булыр иде. Чөнки биредә хезмәт салган һәркем гомум эшчәнлеккә ла-еклы өлешен кертергә омтыла. Фәкать гомум тырышлык белән көздән шактый мәйданнарда уҗым культуралары чәчелгән, чәчү материалы тупланган, тиешле кондициягә җиткерелгән. Узган елда 4600 гектарга якын мәйданда иген һәм мал азыгы культуралары үстерелгән. Бөртекле һәм кузаклыларның тулай җыемы 73664 центнер тәшкил иткән. 2015 ел йомгаклары буенча хуҗалык район ярыш-конкурсында катнашып, “Җитештерүдә хезмәтне саклауны оештырган өчен” номинациясендә беренче урынга лаек булды, I дәрәҗә Диплом һәм акчалата бүләккә ия булды. Быел ленинлыларның максаты тагын да зуррак. Арытаба биеклекләр яулау өчен мөмкинлекләре бар кооператив әгъзаларының. Иң мөһиме – эшләгән кешенең кадере зур, хезмәтне саклауга, шартларны яхшыртуга юнәлеш алынган.

Әзерләде: Зифа Галиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: