Уңышны югалтуларсыз җыяр өчен
23-07-2016, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 292 | Комм.: 0
Аяз сәгатьнең минуты кадере бу көннәрдә район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре көннән-көн кыза бар. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре язын тәүгеләрдән булып чәчүне башлаган иде, инде бүген бердәм рәвештә уракка төштеләр.
Урып-җыю эшләре Николаевка авылы янындагы басуда аталы-уллы Ирек һәм Ильяс Ваһаповлар, Владик Шәриповның “ЖВЗ-7” һәм яңа “КСУ-1” чапкычлары белән арыш культурасын тезмәләргә салудан башланды. Хуҗалыкта барлыгы 2420 гектардан артык мәйданда үстерелгән бөртекле культураларны урып-җыясы бар, шуның 790 гектары – арыш һәм көзге бодай. Сабанашлык бодае 590 гектар мәйданны били. Арпа 690 гектарда, борчак – 100, солы 200 гектарда, орлыкка кукуруз – 50, силос салу өчен 300 гектарда үстерелде. Юлның икенче як басуында көзге бодайны турыдан-туры суктыруны Инзир Дәүләтшин Ка-мил Фәйрузов, Рифат Дәүләтшин җиңел кулдан башлап җибәрделәр. “Дүртенче һәм бишенче урак сезонын башлаган “Лида” маркалы комбайннарыбыз сынатмый, җитештерүчәнле эшлиләр”, – дип каршы алды безне хуҗалыкның үсемлекләрне саклау буенча агрономы Марат Ибраһимов. Яшь булса да инде тәҗрибә туплап өлгергән белгеч, үз эшен яратып, белеп, җаваплылык белән башкара. Механизаторларның һәркайсына игътибарлы, уртак тел табып эшләгәне сизелеп тора. Уракның иң күңелле, күңелгә рәхәт мизгеле – комбайн бункерыннан машинага ашлык бушатканны да күрдем. Бер бункерга 6-7 тонна ашлык керә. Машина арбасы күз ачып йомганчы тула да куя. Шул арада комбайнчы Камил Фәйрузов белән сөйләшеп алдым.
– Бункер ашлык белән тулып кына тора, Аллага шөкер. Иген булгач, эшләве дә күңелле, – ди Камил Хәбибулла улы. Шул ук басу киңлекләрен тагы да ике туган — Инзәр һәм Рифат Дәүләтшиннар иңли.
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
26.07.2016: Район яңалыклары
Уңыш язмышы өчен һәркем җаваплы
-
24.05.2016: Район яңалыклары
Оешканлык белән бара
-
14.05.2016: Район яңалыклары
Кырлар өстендә җыр яңгырый
-
07.05.2016: Район яңалыклары
Басу эшләре барышы
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык