» » Оешканлык белән бара

Оешканлык белән бара

24-05-2016, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Оешканлык белән бара
Район игенчеләре аяз көннәрнең кадерен белеп, чәчү темпын көннән-көн арттыра бара. Язгы дымны югалтмас өчен хуҗалыкларда кыр эшләре комплексы алып барыла.
Авыл хуҗалыгы идарәлегеннән 23нче майга алган мәгълүматлардан күренүенчә, Ленин исемендәге, “Октябрь”, “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативларында сабан культураларын чәчү төгәлләнде. “Базы”, “Победа”, “Волга”, “Герой”, “Алга” хуҗалыкларында да кыр эшләре оешканлык белән дәвам итә.
Аерым культураларга килгәндә, район буенча 17705 гектарда бодай, 10583 гектарда арпа, 1192 гектарда борчак, 1324 гектарда солы культуралары орлыклары җир куенына салынды. Механизаторлар хәзер орлык өчен кукуруз, көнбагыш, рапс чәчүдә эшлиләр. Барлык хуҗалыкларда да силос өчен кукуруз чәчүгә керештеләр. Яшел масса өчен кукуруз мәйданнары 5795 гектарны билиячәк: “Герой”, “Заря”, “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативлары игенчеләре карабодай культурасын чәчә башлады. Әлеге кыйммәтле ярма 557 гектарда чәчелде дә инде. Геройлылар тагы да 200 гектар мәйданда соя культурасы да чәчәргә өлгерделәр. Тех-ник культуралардан шикәр чөгендере бүгенге көндә район буенча 2741 гектарда чәчелеп, иң күп мәйданнар “Базы” (900), Үзәк МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсе (355) һәм “Знамя” бүлекчәсенә (275) туры килә. Басуларда эшләр бер-бер артлы өстәлеп кенә тора. Уҗым культураларын һәм тагы да чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәреннән, корткычлардан саклау өчен химик утау белән дә мәшгульләр авыл уңганнары. Ленин исемендәге һәм “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативларында көн-багыш культурасы мәйданнарының рәт араларын эшкәртү кебек мөһим агротехник чара башланды. Бу мөһим эшне үсентеләр артык күтәрелгәнче, үз вакытында башкарырга ашыга механизаторлар.
Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре ел башыннан 954 миллион сумлык 640 данә авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләнүенчә, бу үткән ел белән чагыштырганда 160 данәгә (430 миллион сумга) артыграк.
Авыл хуҗалыгы техникасын үз илебездә җитештерүчеләргә субсидияләр бүлү федераль программасы кысаларында Башкортстан аграрийлары 25 процент ташлама белән 313 данә техника сатып алды (ул 430 миллион сумлык булды). Шул ук вакытта субсидияләрнең гомум күләме 126 миллион сумнан артты. Моннан тыш 55 бөртексуккыч комбайн сатып алуга килешүләр төзелде, “К-744Р” маркалы 8 трактор сатып алынды.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: