» » Иртә культуралар чәчү төгәлләнә

Иртә культуралар чәчү төгәлләнә

12-05-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 309 | Комм.: 0
Иртә культуралар чәчү төгәлләнә
Икътисады көчленең генә тормышы көйле була. Моның өчен барлык участокларда да хезмәтнең базар шартларында ярашлы итеп оештырылуы шарт. Ә инде заманны узып эшлим дисәң, зуррак максатларга омтылсаң, фән һәм техника яңалыкларын, илдәге уңай тәҗрибәләрне өйрәнергә, гамәлгә кертергә кирәк.
Хәер, бу җәһәттән районыбыз республикада һәр ике тармак – игенчелек һәм терлекчелек буенча да алдынгы тәҗрибә мәктәбе булып тора. Республика буенча семинар-киңәшмәләрнең Чакмагыш җирендә еш үтүе – шуның дәлиле. Нәкъ менә тырышып эшләү, һәр яңалыкка кыю тотыну нәтиҗәсендә уз-ган ел игенчеләребез бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 30,8 центнер уңыш алды, тулай җыемы 143 мең тоннага якын булды. Быел инде тагын да зуррак планнар билгеләнде һәм аларны тормышка ашыруга әзерлек көздән – уҗым культуралары чәчүдән, орлык хәстәрләп куюдан һәм техника ремонтыннан башланып китте. Әйткәндәй, районыбызда заман авырлыгына сылтану юк. Техник коралланыш җәһәтендә зарланып утырмыйлар, булганны ремонтлап, сакчыл файдаланырга омтылалар. Машина-трактор паркларында техника елдан-ел яхшыра бара, ремонтчыларга хезмәт шартлары яхшыра. Нәтиҗәлерәк эшләгән саен яңаларын сатып алырга да мөмкинлек туа. Хәзер күпчелек хуҗалыкларда камиллек үрнәге – куәтле техника файдаланыла. Мәсәлән, узган елда гына районда 246 миллион 749 мең сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Моңача булганнарына яңа 25 трактор, 5 бөртек суккыч комбайн, үзйөрешле “Кейс” чапкычы, чәчү комплексы өстәлде. “Базы”, “Герой”, “Алга”, “Октябрь” кооперативларында техника яңартуга игътибар аеруча зур булды. Бер уңайдан район агросәнәгать комплексында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булган кешеләр турында хәстәрлек, эш шартларын яхшырту, хезмәтне саклауның да уңай якка баруын билгеләп үтәсе килә. Шул хәстәрлек нәтиҗәсендә вакытлыча эшкә сәләтлелекне югалту күрсәткече елдан-ел кими бара. Узган елда хезмәтне саклауга хуҗалыклар тарафыннан 3,5 миллион сум акча тотынылды.
(Мәкаләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: