» » Басу эшләре барышы

Басу эшләре барышы

7-05-2016, 09:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 343 | Комм.: 0
Игенче күңелен сөендереп, язгы яңгырлар да явып үтә. Басуларда җир эшкәртү комплексы агрегатлары артыннан ук чәчүчеләр гарәбәдәй орлыкларны туфракка күмдерәләр. Бәйрәм көннәрендә дә кырларда хезмәт шавы туктамый. Авыл хуҗалыгы идарәлегеннән 6 майда алынган мәгълүматлардан күренүенчә, район хуҗалыкларында 18310 гектардан артык мәйданнарда бөртеклеләр чәчелгән, бу планга карата 54,6 процент тәшкил итә.
Аерым культураларга килгәндә, “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативында – 4981 гектарда, “Үзәк” МТСының Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә 1001, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативында 865, “Герой”да 600, “Заря” кооперативында 680, Ленин исемендәге хуҗалыкта 460 гектарда бодай чәчелгән. Моннан тыш, базылылар – 277, хуҗинлылар – 197, волгалылар – 160, геройлылар 100 гектар мәйданда борчак орлыгы күмдерделәр. “Алга” хуҗалыгы уңганнары 900 гектарда, “Заря” хуҗалыгы игенчеләре 600, победалылар 560 һәм ленинлылар 540 гектарда арпа культурасын чәчеп тә өлгерде. Район буенча барлыгы 2166 гектарда уҗым культураларына химик утау үткәрелде. Бу эш “Знамя” бүлекчәсендә (500 гектар), “Октябрь” (419), Хуҗин исемендәге бүлекчәдә (417) һәм “Заря” хуҗалыкларында (400) аеруча ырамлы бара.
Районыбыз игенчеләре алдында быел 33516 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчү бурычы тора.
Хәерле язлар, җәйләр килеп, вакытында җил дә исеп, вакытында яңгыры явып, районыбыз басу-кырларыннан мул уңыш алырга язсын!



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: