Татлы тамырдан мул уңыш алына
29-09-2015, 11:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 568 | Комм.: 0
Быелгы койма яңгырлар бөртеклеләр урагын беркадәр суза төшсә дә, аларны югалтуларсыз җыеп алу өчен көнне төнгә ялгап эшләгән басу эшчәннәренең фидакарьлеге нәтиҗәсез калмады: гектар куәте һәм тулай җыем күрсәткечләре белән быел да республикада лидерлар исәбендәбез.
Берьюлы башка культуралар уңышын җыю да кызу темплар белән бара. Һәр хуҗалыкта да кукуруз һәм башка культураларны силоска базлау дәвам итә, шикәр чөгендерен казып алып бетереп киләләр.
Татлы тамыр быел 2150 гектарда урнаштырылган иде, аның шактый өлешендә уңыш җыеп алынды, төшеме дә ярыйсы гына тәшкил итә. “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бу культура 441 гектарда игелә. 28 сентябрьгә аны 50 гектарда казып алып өлгергәннәр иде, гектар куәте уртача 450шәр центнер тәшкил итә. Бу көнгә барлыгы 2250 тонна татлы тамыр казып алынып, 440 тоннасы эшкәртү предприятиесенә озатылган иде.
Без килгәндә Уйбулат авылы янәшәсендәге 80 гектарлы басуда “Үзәк” машина-технология станциясенең “Холмер” маркалы комбайны басуны иңли иде. Әлеге куәтле техника тоташ бер комплексны тәшкил итә: үзе үк яфракларны кистереп тезмәгә сала да, тамырларны казып чыгарып, берничә транспортер аша үткәреп, туфрагыннан арындырып, махсус саклагычына туплап бара. Басуны чыккач, үзе үк тазартылган тамырны өемгә бушата. Кирәк булганда шунда ук автомашиналарга төяп озату мөмкинлеге дә бар икән.
Әлеге куәтле техникага идарә итүче беренче генә ел эшләсә дә, Дамир Хәмәт улы Хөсәенов бармагыдай яхшы белүе күренеп тора. Алмашчысы Фидус Сәлимгәрәев белән икәүләшеп байтак басуларны иңләргә өлгергәннәр. “Моңа кадәр “Победа” хуҗалыгында, үзебезнең станциянең Хуҗин исемендәге бүлекчәсендә, “Волга” кооперативында эшләргә туры килде. Уңыш әйбәт, җыеп алып бирдек. Әйтик, “Победа”да гектар куәте 550шәр центнер булды, биредә дә 500 центнер чамасы чыгуы күренеп тора. Инде эшкәртү предприятиеләренә озатып бетереп киләләр икәнен дә ишетеп беләбез” , – ди ул.
Менә әле дә тигез гөрелте белән комбайн алга ыргылды. Төрле агрегатлар аша үткән эре-эре чөгендерләр махсус җыю камерасына туплана барды да, күз алдыбызда тагын да зурая барган өемгә бушатылды.
Хуҗалыкның баш экономисты Геннадий Степанович Тимофеев егетләрнең эшләреннән канәгать. Шушы темпта барса, татлы тамыр урагының да тиз арада тәмамланачагына шик юк.
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
-
20.08.2015: Район яңалыклары
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
-
18.08.2015: Район яңалыклары
Урак көннән-көн киңрәк колач ала
-
21.05.2015: Район яңалыклары
Табигать көйсезлекләре киртә түгел
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары