» » Кырлар өстендә җыр яңгырый

Кырлар өстендә җыр яңгырый

14-05-2016, 09:07 | Район яңалыклары | Просмотров: 305 | Комм.: 0
Кырлар өстендә җыр яңгырый
Авыл эшчәннәренең иң кызу чоры – язгы чәчү дәвам итә. Елны нинди уңыш белән тәмамлаулары язгы чәчүне үткәрү темпына һәм агротехник чараларның югары сыйфатына бәйле булачак.
Соңгы елларда корылыклар механизиторларның кыр эшләренә карашын нигездән үзгәртте диярлек. Агротехник чараларның үзвакытында үткәрелергә тиешлегенә дә хәзер һәр игенче чын күңелдән тагын бер кат инанды. Район авыл хуҗалыгы идарәлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген басулардагы барлык эшләр дә диярлек киң колач белән алып барыла. Чәчелергә тиешле 33516 гектар басуларның 91 процент мәйданнарында бөртекле культуралар уңышына нигез салынды. Шушы көннәрдә Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы һәм “Байбулат” җәмгыяте иртә культуралар чәчүне төгәлләде. Район буенча бодай культурасы 17321 гектарда, арпа – 9535, борчак — 1122, солы – 996 һәм шикәр чөгендере – 2400 гектарда чәчелде. Тагы да быел район буенча 2640 гектарда көнбагыш үстерү планлаштырыла. 1700 гектарда әле-ге культураның орлыклары җир куенына салынды. Язгы кыр эшләре буенча “Базы”, “Герой”, “Заря”, “Волга”, “Победа”, “Алга” механизаторларына тиңнәр юк. Берничә көннән әлеге хуҗалыкларда иртә культуралар чәчүне төгәллиләр. Үзәк МТСның Хуҗин исемендәге, “Знамя” бүлекчәләре, “Октябрь”, “Юлдаш” җәмгыяте игенчеләре дә уңганлык күрсәтә. Гәзитебезнең алдагы саннарында хәбәр итүебезчә, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәннәре язгы кыр эшләрен районда беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Хуҗалыкның барлыгы 4 мең 576 гектар сөренте җир мәйданы бар, аның 1630 гектарында бөртекле культуралар игелә. Бүгенге көндә 690 гек-тарда арпа, 600 гектарда бодай, 200 гектарда солы, 100әр гектарда борчак һәм көнбагыш культу-ралары чәчелгән. Без хуҗалыкка килгәндә механизаторлар Рифат Дәүләтшин, Руслан Солтанов “Агромастер” чәчү комплексын иярләп, бодай, культурасының соңгы гектарларын чәчәләр иде.
– Сыналган “Ватан” сорты чәчелә, узган ел ул гектарыннан 39ц уңыш бирде. Быел тагын да күбрәк уңыш алырга исәп тотабыз, – ди хуҗалык рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов. Хуҗалыкның машина-трактор паркы язгы кыр эшләренә “К-744” тракторына тагу өчен яңа асылмалы сабан, “Иртыш” чәчү комплексы һәм рәт аралары эшкәртү өчен “КРН-5,6 Г” агрегаты белән тулыланган. Куәтле тракторлар һәм чәчкечләр белән, тагы да уңган ир-егетләр – механизаторлар Әсләм Әһәдуллин, Нәгыйм Нәфыйков, Рәфис Дәүләтшин, Рафаэль Рәшитов, Фердинант Вәлиуллин, Ринат Хаматов, Айдар Гәрәев, Ленар Миндияров, Рим Саяпов, Камил Фәйрузовларның тырышлыгы, җитәкче, белгечләрнең хезмәтне оештыруда осталыгы нәтиҗәсендә Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында язгы кыр эшләрен тәмамладылар.
“Октябрь” хуҗалыгы игенчеләре дә, “Язның бер көне – елны туйдыра” дигән халык мәкален истә тотып, сабан культураларын чәчә. Кооперативның баш агрономы Гали Хаҗиев сүзләренә караганда, биредә кыр эшләре комплекслы алып барыла. Алдан механизаторлар Илвир Шакиров, Фәнүс Кашаев тракторларына тагылган агрегатлар белән туфракны культивацияләп һәм тыр-матып баралар. Без килгәндә бер басуда тәҗрибәле игенчеләр Ильяс Әмирханов арпа, икенче басуда Редик Кудашев бодай культурасы чәчә иде. Техника бер минутка да туктап тормый. Куәтле чәчү агрегатларын җитештерүчәнле эшләтергә тырыша тәҗрибәле механизаторлар. Мәсәлән, Илшат Аллаяров “иярләгән” “Джон-Дир” маркалы чәчү комплексы берничә технологик операция башкара: культивацияли, берүк вакытта минераль ашлама кертеп чәчә, тигезли. Шуңа күрә бу ике берәмлек гаҗәеп техниканы максималь рәвештә кулланырга тырышалар. Гомумән, хуҗалыкта техника паркын яңартуга җитди карыйлар. Җир эшкәртүнең аз чыгымлы технологиясен кулланып, бодай чәчелгән басуда тагы да бер могҗизалы агрегат игътибарны җәлеп итте. Биредә “Туман” агрегаты белән механизатор Алишер Абду-
расулов химик утау башкара. Гали Гаделән улы билгеләвенчә, бу техниканың да җитештерүчәнлеге югары. Ул көнгә 200әр гектар мәйданда эш башкарырга сәләтле, басуда сәгатенә 25-30 чакрым тизлектә җилдерә. Хуҗалык буенча 1835 гектар мәйданда игеләчәк бөртеклеләрне химик утау ике берәмлек “Туман” агрегаты белән башкарылачак.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: