Уңыш язмышы өчен һәркем җаваплы
26-07-2016, 09:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 316 | Комм.: 0
Авылларда кызу вакыт – урып-җыю дәвам итә. Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы — игенче- механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында.
Без “Заря” хуҗалыгына килгән көнне Буа өсте дип аталган 139 гектар мәйданда игелгән “Памяти Кунакбаева” сортлы арыш басуында эш кайный иде. Хуҗалыкның заманча, куәтле кыр кораблары әллә кайдан күренеп, аерылып тора. Арыш башаклары да саллы гына күренә. Бер-бер артлы басу буйлап игеннәрне йотып барган комбайннарга карап, менә монда техника, менә ичмасам көч дип, сокла-нып торасың. Башаклардагы бөртекләр өлгергән, кем әйтмешли, шыкырдап кипкән. Комбайннар артыннан тузып калган тузан да игеннәрнең юеш түгеллеген раслый. Көчең, вакытың җитеп җыеп кына ал. Хуҗалык рәисе Зәбир Гыйлемханов сөенеп, алтын башакларны уч төбендә уып карый, төзмәләрнең дымлылыгын тикшерә.
– Көздән чәчелгән игеннәр мул уңыш вәгъдә итәләр: бу басуда кимендә һәр гектарыннан 30 центнердан да ким булмаган уңыш көтелә, – ди горурланып хуҗалык җитәкчесе. “Акрос”, “Нива” маркалы комбайннарда эшләп чынык-кан тәҗрибәле ир-егетләр Фазыл Хәертдинов, Руслан Латыйпов, Руслан Дәүләтов, Азамат Дәүләтовлар. Алар белән таныша алмадым, чөнки һәр минуты кадерле чакта эшләрен бүлдерү килешмәс, дидем. Басу кырында берничә йөк машинасы комбайн бункерларының тулуын, ашлыкны үз арбасына бушатырга чират җитүен көтә. Хуҗалык җитәкчесе Зәбир Фәнил улы билгеләвенчә, биредә хезмәт куючы егетләр бик тырыш һәм булдыклылар. Шул арада хуҗалыкның гына түгел, районның алдынгы комбайнчысы Руслан Дәүләтов үзе иярләгән “Нива”ның сигнал утын кабызды. Басу кырыенда басып торган “КамАЗ” минут эчендә комбайн бушаткычы астына килеп тә туктады. Уңган шоферлар Газинур Гыйльванов, Филүс Газизҗанов, Радик Гыймаев бер-бер артлы ашлык тулы арба белән ындыр табагына юл алалар. Менә шулай, “Заря” хуҗалыгы басулары комбайннар шавыннан гөрләп тора, амбарга алтын бөртекләр кайта.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
15.09.2015: Район яңалыклары
Ындыр табагында эш кайный
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
-
18.08.2015: Район яңалыклары
Урак көннән-көн киңрәк колач ала
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Уңыш — 37 центнердан югары
-
30.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!