Уңган шофер
18-08-2016, 10:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 408 | Комм.: 0
Урак кыюларны ярата. Бу сүзләрдә хаклык та бар. Әнә шундый шәхесләрнең берсе — “Герой” хуҗалыгы шоферы Азамат Батыев. Кырлардан икмәк ташучы Азамат уракның уңышлы баруына үзенең лаеклы өлешен кертә. Азамат армиядән кайту белән туган хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. Хәзер 1993 елдан башлап “КамАЗ” автомашинасын иярли. Ерак юлларда да йөрергә туры килә аңарга, кышын хуҗалыкка ашлама ташый. Кайда гына йөрмәсен, бер тапкыр да авария ясаганы булмаган аның. Узган елны урып-җыю кампаниясендә Азамат Батыев 23 мең 700 центнер ашлык ташып, хуҗалык буенча беренче урынны алган. Быел да ул район буенча алдынгылар сафында бара. Уңган шофер гаиләдә дә үрнәкле әти, тормыш иптәше Рәсимәгә ышанычлы ир, аның белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
—Эшләсәң, эш бетми бит ул. Җырда җырланганча, гомер юлларда үтә, — ди хезмәтеннән зур канәгатьлек алучы Азамат Батыев.
Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
04.08.2016: ---
Уңыш язмышы – алар кулында
-
22.03.2016: Район яңалыклары
Чәчүгә бүгеннән әзербез
-
15.10.2015: Җәмгыять тормышы
Җир улы
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
-
22.08.2015: Район яңалыклары
Алдынгылык җиңел килми ул