Чәчүгә бүгеннән әзербез
22-03-2016, 10:55 | Район яңалыклары | Просмотров: 414 | Комм.: 0
Узган ел авыл эшчәннәре өчен зур сынаулар елы булды, әмма авырлыклар безне тагын да чыныктырды. Җәйге корылык белән беррәттән көзен озакка сузылган яңгырлар эшкә комачаулык ясаса да, колхозчыларыбыз сынатмады.
Безнең бригадада эш көчендәге 80 кеше исәпләнә. Төп эш тармаклары – игенчелек һәм малчылык. Басучылыкта язгы кыр эшләренә әзерлек көз көне үк авыл хуҗалыгы машиналары ремонтыннан башлана. Ремонтчылар бригадасы аларны быелгы уңыш өчен дә сыйфатлы итеп көйләп-карап куйды инде. Тракторларны һәм аларның арбаларын ремонтлау, бортларын зурайтып кую эшләре дә үзвакытында аткарыла. Шуңа да үткән ел чәчү чорында зур ватылуларга юл куелмады. Ремонт эшләрен оештыруда зур көч салган Рабис Арысланов, Рәвис Жаниев, Рафаэль Ханов, Альберт Галләмов, Әнвәр Хәмидуллин абыйларга рәхмәт әйтәсе килә. Бүгенге көндә ике чәчкеч агрегат, ике культиватор агрегаты, 150 тырма ремонтланды.
Үткән ел басу эшләрендә фидакарьлек күрсәткәннәрнең исемнәрен хөрмәтләп атап үтәсем килә. Илшат Гыйльманов, Радик Мөхәммәтдинов – ашлама чәчүдә (150-178 гектарда), химик утауда Вадим Хилаҗев (3716 гектарда) һәм Ранис Миңнеханов (598), культивацияләүдә – Илгиз Бакиров (216 гектарда), Айрат Эрназаров, Рәсим Мөхәммәтдинов, чәчүдә – Фәнүс Гәрәев (559 гектар), Алмаз Гәрәев (531), дым каплатуда – Рәсим Мөхәммәтдинов (206), Илгиз Бакиров, Айрат Эрназаров, тырмалауда – Әгълә Насыйров, Илшат Даутов, чәчү алдыннан һәм чәчү артыннан кәтүкләүдә – Инсаф Батыев (1150 гектар), Радик Мөхәммәтдинов, шикәр чөгендере чәчүдә Наил Сөләйманов, кукуруз чәчүдә Илшат Даутов (475) фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте. Ә менә шикәр чөгендерен Наил Сөләйманов, Ринат Сәмигуллин чәчте, чәчелгән мәйданнарны агротехник таләпләргә ярашлы рәвештә эшкәртеп яхшы уңыш (һәр гектардан 305 центнер) үстерделәр. Татлы тамыр югалтусыз шикәр заводына төяп озатылды. Баш агроном Әгъләм Хәмитов, звеновод Финат Гыйльмановның эшне оештыра белүе мактауга лаек.
Хуҗалыкта туңга сөрүгә зур игътибар бирелә. Планлаштырылган мәйданнарда эш сыйфатлы башкарыла. Урып-җыю — иң җаваплы чор, комбайнчылар әзерлекне җәйге айларда ук башкаралар. Бу җәһәттән баш инженер Илвир Сәлиховның тырышлыгын да билгеләп үтәсе килә. Әйе, барың бердәй тырышсаң гына кайнар тир түгеп үстерелгән игенне югалтуларсыз җыеп алып була. Игенчеләр ашлыкны кыска вакытта урып-сугу өчен үзара ярышып, вакыт белән исәпләшми эшләде. Алмаз Гәрәев 16366 центнер ашлык суктырып, ярышны әйдәп барды. Аталы-уллы Илдус һәм Рөстәм Мөлековлар, Вадим Хилаҗев шулай ук үрнәклеләр сафында булды.
Басудан ындыр табагына ашлык ташуда Азамат Батыев зур күрсәткечкә (23392 центнер) иреште. Руслан Якупов (21681ц.), Хәдис Миһранов (14798), Илдар Хәлиуллин, Инсаф Гәрәев, Фәнүн Рәхимов бу мөһим эштә актив катнашты. Басудан ташылган бөртек тиз арада чистартылды, яңа ашлыксаклангычка салынды, шул ук вакытта орлыкка да аерып куелды. Альмира Камалованың эшне яхшы оештыруы, мотористлар Фидус Камалов һәм Илнур Хөсәеновның осталыгы, ашлык эшкәртүдә катнашучы хатын-кызлар Фәһлә Хафизова, Тамара Сосновская, Наилә Хөсәенова, Лариса Хөсәенова, Гүзәлия Бакирова, Алия Галләмова, Лиана Рәхимова, Надежда Гаскәрова, Резеда Гәрәева, Язилә Кәримова, Роза Батыеваның уңганлыгы вакытны узып эшләргә мөмкинлек тудырды. Хезмәт өч сменада башкарылды. Бригаданың ындыр табагында басудан кайтарылган игенне тиз вакытта эшкәртү, ә иң мөһиме сыйфатлы итеп саклау өчен мөмкинлекләр арта бара. Яңа ашлык киптергеч төзелү зур куаныч булды. Анда үткән ел Динар Гаскәров, Рәфит Гарәфетдинов, Венер Гарифуллин, Алексей Лямин сменалап эшләде. Кайткан ашлыкны көндез дә, төнлә дә киптерде. Яңгырлы-карлы вакытта урылганлыктан, көнбагышны киптерү авыррак булды.
Көнбагыш мае сыга торган станок корылуы да зур яңалык. Сыгылган мае халыкка очсыз хакка сатыла, калдыгын терлекләргә ашатабыз. Яңа эшчәнлекне Илһам Хәлиуллин белән Илнур Хөсәенов үзләштерде. Басу эшчәннәренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә терлекчелек тармагын да уңышлы алып барып була. Аеруча мал азыгы хәзерләүче механизаторларның тырышлыгы таләп ителә. Сенаж-силос салуда Ранис Миңнеханов (15590 тонна) белән Венер Гарифуллин, ташуда Илдар Хәлиуллин (20680ц.), Азамат Батыев, Руслан Якупов, Хәдис Миһранов көнне-төнгә ялгап эшләде. Базлардагы яшел массаны тыгызлауда Илшат Гыйльманов белән Рамил Рәшитов фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте. Базлар полиэтилен япма белән яхшылап каплап куелды. Яңа Дөмәй авылы ягында бер курган силос салынды. Төргәкләрне җыюда – Әгълә Насыйров, Илшат Даутов, Алексей Лямин, эскертләүдә Фәнүз Гәрәев яхшы эшләде, 6800 тонна салам, печән өйде.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен мал азыгы җитәрлек тупланды. Кооператив эшчәннәренә дә салам-печән таратылды, фураж ашлыгын да үзләре теләгән кадәр алдылар.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Фәдис Кәримов,
“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Тайняш
бригадасы бригадиры.

Похожие новости:
-
19.09.2015: Район яңалыклары
Данлыйк әле урак батырларын!
-
15.09.2015: Район яңалыклары
Ындыр табагында эш кайный
-
22.08.2015: Район яңалыклары
Алдынгылык җиңел килми ул
-
18.06.2015: Район яңалыклары
Тармакның уңышы — азык базасы ныклыгында
-
07.05.2015: Район яңалыклары
Барың бердәй тырышкач