» Уңыш язмышы – алар кулында

Уңыш язмышы – алар кулында

4-08-2016, 16:07 | --- | Просмотров: 349 | Комм.: 0
Уңыш язмышы – алар кулында
Бүген район басуларында бөртеклеләр 46700 гектарның 19012 гектарында тезмәләргә салынды, 18454 гектарында суктырылды. Уракның темпларын киметмичә, кояшлы коры көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын җитештерүчән файдаланган хуҗалыкларда нәтиҗәләр дә куанычлы. “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы басуларында 16175 гектардагы бөртеклеләрнең 6609 гектары тезмәләргә салынды, 6319 гектарда, ягъни 39,1 процентында уңыш җыеп алынды. Темплар киеренке, уңыш мулдан. Гектарның уртача төшеме 42,0 центнер тәшкил итә. Бу районның уртача күрсәткеченнән күпкә югары (30,5 ц.).
“Базы” хуҗалыгының күкрәп уңган иген басуларын күргәннән соң “Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”, — дигән сүзләрне кабатламый булдыра алмыйм. Хуҗалыкның профсоюз оешма-сы рәисе Геннадий Тимофеев эчке бер горурлык һәм чын җир кешесенә генә хас тыйнаклык белән әле бер, әле икенче басуны күрсәтә. Бер очтан икенчесе күренми торган басу-кырлар алтын сары төскә кергән. Тук башаклар башын түбән иеп, игеннәр кояш нурлары астында тын калганнар. Шушы хозурлыкка сокланып бара торгач, бодай басуы арасындагы юлдан Үзмәш басуы түренә үтәбез. 80 гектарлы “Арлан” сортлы арпа басуында урып-җыю техникасы кайнап тора. Ястык калынлыгы тезмәләрне атлап чыгарлык түгел, башаклар белән шыплап тулган. Игеннәрне күз иярмәс өлгерлек белән тезмәләргә сала баручы “МагДон” комбайнының җитештерүчәнлеге шаккатмалы. Куәтле агрегатны Әдис Муллаянов иярләгән. Ә инде калын, саллы тезмәләрне бердәй тигез ритм белән йотып, алтын иген диңгезен иңләп килүче җиде берәмлек “Нива-Эффект” комбайныннарының эшләве — үзе бер ямьле манзара! ”Бу бригадада шушы комбайннар өлгереп бара, көненә 300-400 центнердан да ким суктырмыйлар алар. Ә калган заманча “Акрос”, “Лида”, “Торум” һәм “Нива” комбайннары башка бүлекчәләрдә җитештерүчәнле эшлиләр, — дип теле-фон аша ачыклык кертә хуҗалыкның баш агрономы Борис Данилов. Басу корабларында сыналган, тырыш егетләр эшли: Салават Рахманкулов, Рамил Закиров, Рифат Миргалиев, Илгиз Юны-сов, Игорь Уршеев, Азат һәм Азамат Хаҗиәхмәтовларның бу эштә тәҗрибәсе дә, осталыгы да җитәрлек. Агроном Илдар Сөнәгатуллин белән сөйләшеп торган арада каршыбызда гына ашлык суктырган комбайнның бункеры тулып сигнал бирүгә, юл кырыенда көтеп торган куәтле “КамАЗ” ә дигәнче янәшәсенә килеп басты. Руль артында быел гына Агыйдел шәһәреннән хуҗалыкка эш-кә кайткан өметле кияү егете –Рус-лан Хуҗин.Чыбылдык белән яхшылап көйләнгән машина кузовына шыбырдап гәрәбәдәй бөртек коела. “Уңыш 45 центнердан да ким түгел — менә карагыз: башак ничек тулы, дымлылыгы тиешле нормада,”– ди горурланып Геннадий Степанович. Шул арада тагы да бер комбайнның сигнал уты кабынды һәм өлгер шофер Фәрит Сәхибгәрәев “КамАЗ” автомашинасы белән ашлык төяргә килеп тә туктады. “Уңыш әйбәт, бункерлар тиз тула – сөенә-сөенә эшлибез. Көннәр генә матур торсын. Бездән торганында өзеклек булмас”, – ди быел да урак алдынгысы Рамил Закиров. Тагы да басудан җыелган муллыкны бөртеген дә түкми-чәчми ындыр табагына ташып торучы уңган шоферлар Руслан Мөхәммәтгәрәев, Фидус Маннановны да мактап телгә алды агроном Илдар Равил улы.
Менә шулай ут өертеп эшлиләр басуда егетләр. Вакытлары ничек кенә тыгыз булмасын, минем белән дә ихлас аралашып, фотога төштеләр. Хуҗалыкның профсоюз оешмасы рәисе Геннадий Тимофеев сүзләренә караганда, биредә яхшы традицияләр дәвам итә: өлкәннәрне яшьләр алыштыра, алар тәҗрибәне яшьләргә тапшыралар. Хуҗалык идарәсе утырышының карары нигезендә, һәр бишкөнлек саен комбайнчылар ара-сында эш күрсәткечләренә карап нә-тиҗә чыгарыла. Алдынгылар 3 төр-кемдә, комбайннарның җитештерү мөм-кинлеге төрләренә карап билгеләнә. Җиңүчеләрнең хезмәт хакына акчалата премия өстәлә бара. Бу игенчеләр өчен иң авыр килгән елларда да кыр эшләрен оешкан төстә үткәрергә һәм мул уңышны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирә. Урак алдынгылары өчен тагын да үзенчәлекле булган ярыш шартлары белән таныштырды Геннадий Степанович. Алдынгыларның комбайннарына мең центнер ашлык суктырган саен “йолдызчык” беркетелеп бара, урак соңында нәтиҗә ясалып, ялан батыры бүләген ала. “Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Мәснәви Насруллинның “Акрос” маркалы кыр корабын бүгенге көндә 12 йолдызчык бизи,” – диде горурлык белән профсоюз оешмасы җитәкчесе.

Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: