» » “Карагай” чаңгы базасында яше-карты ял итә

“Карагай” чаңгы базасында яше-карты ял итә

28-01-2017, 09:14 | Төрлесеннән | Просмотров: 262 | Комм.: 0
“Карагай”  чаңгы базасында  яше-карты ял итә
Сокланамын Чакмагышка,
Гүзәл туган ягыма.
Йорт-илен гөлбакча итеп,
Шат яшәгән халкыма.

Бу шигъри юллар авторы Фидәлия Баянова хаклы. Районыбызны республикада иң эшчән, уңган, булдыклы кешеләр яшәгән төбәк дип беләләр. Һәм бу шулай да. Авылларыбыз ерактан ук балкып торган, зәвык белән төзелгән матур йортлары, төзек каралты-куралары, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән ихаталары, яшелчә-җимешкә бай бакчалары белән аерылып тора. Уңганнарга заман җилләре кагылмый. Акча кайдан табарга, ничек яшәргә дигән сораулар да борчымый. Тырышлар юлын таба. Нинди эшкә тотынса, шунда ут уйната безнең халык, районны данлый. Себер тарафларында эшләүче райондашларыбыз да сынатмый. Кыскасы, чакмагышлылар кайда да алда, ялларын да күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә омтылалар. Күпләр елына бер тапкыр чит илләрдә, җылы якларда – диңгез буйларында сәламәтлекләрен ныгытып кайталар. Гаиләләр белән Башкортстан буенча сәяхәт итүчеләр, елга-күлләрендә ял итеп кайтулар да гадәти хәлгә әйләнеп китте.
Кышкы айлар — чаңгыда шуып, ак юрган ябынган табигатькә соклану мәле. Бу җәһәттән бик тә уңайлы һәм матур урынга урнашкан “Карагай” ял урыны җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һәркемне колач җәеп каршы ала. Гаиләсе белән килеп ял итүчеләр байтак хәзер. Әти-әнисе, картәнисе-картәтисеннән үрнәк алып тәрбияләнгән баланың үскәч тә сәламәт яшәү рәвешен сайлавына иманым камил.
Биредә ял итү өчен барлык шартлар булдырылган: автомашиналарны куярга урын бар, чаңгы трассасы салынган, чаңгыны, тюбингны шунда ук прокатка алып була. Хәтта уйнар өчен тюбинг тавы да эшләнгән. Кечкенә әкият өендә кофе һәм чәй эчәргә мөмкинлекләр бар. Табигатькә чыгып ял итүчеләр шашлык пешереп, тирмәдә табын корып та утыра ала:
Туган якның һавасы да шифалы, кышкы урманның гүзәллеге җанга дәва. Ял сәгатьләрен интернет челтәрендә, телевизор каршында үткәрмик, сәламәтлегебез турында кайгыртыйк, райондашлар!

Рамил Хәбиров.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: