Кар сыннарыннан кышкы әкият
3-01-2017, 09:28 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Яңа ел бәйрәме көннәрендә аллы-гөлле утлар, кар сыннары белән бизәлгән район үзәге, авыл урамнары буйлап бару ничек күңелле! Ә балачаганың бу гүзәллеккә ничек сөенгәнен күрсәгез иде.
Яңа Балтач авылында яшәүче Васиковлар гаиләсе елның- елында йорт янында кар сыннары ясау белән мәшгуль. Быел да алар Яңа ел бизәкләре, кар сыннары ясап, авылдашларын куандыра. Гаилә башлыгы Камил Васиковның фантазиясенә сокланмый мөмкин түгел. Кардан әкият дөньясы иҗат иткән ул. Йорт алды мәйданчыгын тәүдә боз блоклары белән әйләндереп куеп, бирегә серле, боз капкасыннан гына кереп була. Мәйдан уртасында урман чибәре – яшел чыршы купшы итеп киенгән. Аның янында Кыш бабай һәм Кар кызы, ә уртада ел символы – Әтәч “кунакка килгән”. Васиковларның капка төбе быел чын-чынлап йолдызнамә тамгалары патшалыгына әверелгән. Биредә Елан, Тигр, Комак. Эт һәм башка җәнлек-хайваннар кар-боз патшалыгын саклый кебек. Яңа ел бәйрәменең төп атрибутларыннан башка мәйдан уртасындагы гаҗәеп бер песине күреп, аптырап киттек. Камил Хәбибулла улы оныкларының үтенече буенча “Кошак” кушаматлы йорт песиен дә “терелткән”. Гаилә башлыгының оста куллары белән тудырылган могҗиза кәефне күтәрә, бәйрәм рухы өсти.
–Мондый кар сыннарын ел саен эшлибез. Тормыш иптәшем Розалия миңа ярдәмләшә. Башта махсус әрҗәләргә кар тутырып, төеп, тиешле формасын ясыйм, аннан соң су сибеп катырам. Азактан буяу белән матурлыйбыз. Алар бит урамны бизәп тора.
Әйе, әле авыллар кар сыннары белән тулган чак. Быелгы кыш кардан сын ясаучыларны сынап та карады, җылыткач, алар эреп тә бетте. Камил абыйга да өч тапкыр иҗат итәргә туры килә. Шулай да бәйрәмчә матур күренеш булдырган ул. Осталык, иҗади караш булгач, салкын кар да җанлана икән.
–Безнең авылда кар сыннары ясау матур гадәткә кер-де. Кулларыннан могҗиза тудыручы осталар күп бездә. Васиковлар йорты яны һәр ел саен чын әкият дөньясына әверелә, – диде Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вазих Ихсанов. Менә шулай, Васиковлар гаиләсе тырышлыгы белән урамда күңелләргә хуш килерлек, бәйрәм рухы тудыручы мохит булдырылган. Биредә тау да ясаган алар.
–Яңа ел каникулларында балачага мәйданчыкта рәхәтләнеп уйный, тау шуалар. Кар сыннары көннәр җылытканга кадәр матур булып тора, аларга берәү дә тими, – дип сөйләде хуҗабикә Розалия Нурхәниф кызы. Бәхетле нәнәй һәм картәти кар сыннарыннан йолдызнамә тамгалары ясап, зарыгып оныкларының кунакка кайтуын көтәләр. Күңел җылысын салып иҗат иткән могҗизалы әкият дөньясына авылдашлар, кунаклар да соклана. Мәшәкатеннән курыкмыйча, матурлык тудыручы осталарга афәрин дими, ни дисең!
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
31.12.2016: Район яңалыклары
Кыш бабай Чакмагышта
-
15.12.2016: Район яңалыклары
Тиздән — Яңа ел
-
05.01.2016: Район яңалыклары
Еллар тыныч, илләр имин булсын!
-
11.08.2015: Район яңалыклары
Матурлыкны үзебез булдырыйк!
-
30.12.2014: Район яңалыклары
Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы