» » Кыш бабай Чакмагышта

Кыш бабай Чакмагышта

31-12-2016, 09:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 258 | Комм.: 0
Кыш бабай Чакмагышта
Һәр Яңа елны ниндидер могҗиза өмет итеп каршыларга күнеккәнбез. Ул мотлак үтеп барганыннан күпкә яхшырак булачагына өметләнәбез, алга планнар билгелибез, узган елда башкарылганнарны барлыйбыз, тормышка ашмаган хыялларыбыз Яңа елда һичшиксез үтәләчәген юрыйбыз. Ә бит, чынлап та, күпчелек очракларда нәкъ шулай килеп чыга да!
Төсле утлар җемелдәгән, шат балачага, күтәренке күңелле өлкәннәрнең шаулашып район үзәгендә бизәлгән боз мәйданында кайнашуларын бераз күзәтеп тордым да, кичке саф һава сулау нияте белән урам буйлап атлап киттем. Тирә-як тып-тын, багана башларыннан төшкән ут яктысында сирәк кенә кар бөртекләре төрле төсләр белән бөтерелә. Әнә йорт тәрәзәләрендә балкыган гирляндалар чагылышы да түгелме икән әле бу? Ә йортлар матур, ихаталар да күркәм бездә – хезмәтсөяр кешеләр төбәге булуыбыз әллә кайдан ук күзгә бәрелеп тора.
Чү! Колагыма гына ишетеләме әллә? Кыңгыраулар чыңлый түгелме соң? Әйе, әнә ерактан – үзәк урам ягыннан ярсу атлар җигелгән тройка җилдерә бугай… Дөрестән дә, Кыш бабай бит бу! Әйтәм, җиңелчә җил исебрәк тора, кар бөртекләре бөтерелә…
Атларын автовокзал ягындагы мәйданчыкта туктатып, ялларыннан сыйпап-сөеп тынычландырды да, Кыш бабай, олы капчыгын аркасына асып, район мәдәният йорты белән мәчет янәшәсендәге боз мәйданчыгында күңел ачучыларны тәбрикләп, бүләкләр өләшергә кереп китте. Шактый озак йөрде бабакай, кемнәрдәндер шигырь сөйләтеп, җыр җырлатып, теләкләрен тыңлап, аркаларыннан сөеп йөрде, үзе дә нәрсәләрдер сөйләде әле. Җыелганнар белән саубуллашып, атлары янына юнәлгән чагында үзем белән таныштырып, хәлләрен сораштым, районыбыз турындагы тәэссоратларын да белештем.
–Афәрин чакмагышлылыарга, быел да сынатмадыгыз, чакматаштай ныклыгыгызны күрсәттегез һәм республикада иң алдынгылар икәнлегегезне расладыгыз! – диде бабай. – Кырыс табигать шарт-ларында да басуларыгызда игеннәр күкрәп үсте, гектар куәте буенча сезне уза алучылар булмады. Тулай ашлык җыемы буенча да алдынгысыз – басулары күбрәк булган Стәрлетамак районыннан гына калышасыз. Сөт җитештерүдә дә сезгә җитүчеләр юк, ярыйсы ук күләмдә ит җитештереп сатуыгыз белән дә алдырдыгыз. Сәнәгать җитештерүе күләмнәре буенча да былтыргы күләмнән ике тапкырга дип әйтерлек үсешкә ирешеп, республикада икенче урынны яуладыгыз. Башка тармакларда да хәлләрегез ал да гөл, булдырасыз бит, дип сокланып йөрим менә.
–Кыш бабай, былтыргыдан үзгәрешләр дә күзегезгә чалынмый калмагандыр…
–Калмыймы соң! Әйтеп торам бит, шак катарлык эшләрегез күп. Район чикләренә якынлашкач ук кышкы йокыга талган караулы иркен басуларыгызга, төзек авылларыгызда сокланудан күзләр камаша. Күп авылларда быел урам яктырткычлар арта төшкән, әллә күпме чишмәләр төзекләндерелгән, өр-яңа йортлар күтәрелеп чыккан, матур-матур коймалар арткан. Менә сөенә-сөенә Киндеркүл авылыннан җилдереп үттем: әле шушы көннәрдә генә урындагы халык инициативасын дәртләндерү программасы чикләрендә урамнарга яктырткычлар урнаштырганнар. Болгар авылы зираты профнастил койма белән әйләндереп алынган – шушында туып үскән Ришат Арсланов атлы ир арысланы эшләтте, диделәр. Таскаклы, Тозлыкуш, Сыерышбаш, Чуртанбаш авыл-ларында мәдәният йортларын төзекләндергәннәр, Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә һәй-кәлләр ачканнар. Сыерышбашта кайчандыр дулкыннары күбекләнеп торган Түгәрәк күлне аякка бастыра башлаулары да сөенечле. Юмаш, Яңа Семенкино якларын тагын да күркәмләндереп, чираттагы терлекчелек комплексы төзелеп бетеп килә. Каръяуды, Яңа Балтач якларында өр-яңа коелар, башка объектлар арткан. Тайняш авылында төзелеп яткан ферма мәһабәтлеге белән шаккатырды, өстәвенә хуҗалык көче белән төзекләндерелеп, өр-яңа магазин сафка кертелгән икән. Кыскасы, саный китсәң – бик күп эшләрегезне мактап бетерерлек түгел. Афәрин, киләчәктә дә гел шулай булыгыз!
–Район үзәгендә берәр үз-гәрешләр күрмисезме?
–Күрү генә түгел, күзләр иярми хәтта! Бер ел эчендә район үзәге күзгә күренеп үскән, матурлана төшкән. Төньяк-көнбатыш яклап чын-чынлап кечкенә шәһәрчек үсеп бара, дияргә дә мөмкин: әнә бит, матур, уңайлы йортларда күпме гаиләләр өй туйлары үткәр-гән! Өр-яңа сәүдә-җитештерү биналары арткан, күпме социаль объектларның йөзе үзгәргән… Шушы көннәрдә генә ачылган өсте ябулы боз шугалагыгыз үзе генә ни тора! Авыл районнарында беренче шушы объектка шәһәрләр көнләшерлек хәтта! Былтыр оныгым Карсылуга вәгъдә иткән идем – үтәдем: әле ул анда шат тавышлы малай-кызлар янында тимераякта шуып калды. Дөрес, әлегә прокатка биреп тора алмыйлар икән, әмма мин бөтерчек оныгыма алдан хәстәрләп үзебезнекен алган идем. Тиздән бөтен спорт инвентаре дә булачак, теләүчеләр спортның берничә төре белән шөгыльләнә, рәхәтләнеп төрле дәрәҗәле ярышлар карый, хәтта үзләре дә катнаша алачак, дип ышандырдылар. Җәй иркенләп кунакка кил, дип тә калдылар әле, эссе көннәрдә дә эремәссең – иң заманча суыту-җилләтү корылмалары оптималь температура тота, диделәр. Маладис, дими, нишлисең инде!
Үзәк урамда былтыр нигез салынган өч катлы торак йорт та төзелеп бетеп килә икән, бик матур булмакчы үзе. Ишетүемчә, алдагы елда район үзәген су белән тәэмин итү системасын яхшырту, калдык суларны тазарту корылмасын төзүне дәвам итү һәм башка шундый әһәмиятле эшләр дә гөрләп торачак әле.
Кыш бабай белән Фәнис Әмирханов очрашты.

(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: