Премьер-министр Чакмагышта
7-06-2016, 09:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 375 | Комм.: 0
Узган җомгада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Хәбиб улы Мәрдәнов эш сәфәре белән Чакмагыш районында булып китте.
Хөкүмәт башлыгы иң тәүдә район үзәгендә төзелеп бетеп килүче боз сараендагы эшләр барышы белән якыннан танышты. Төзелешне алып баручы Дүртөйле шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән “Стройгаз” җәмгыяте директоры Рөстәм Альберт улы Вәлиев бүген объектта нинди эшләр башкарылуы белән таныштырды. “Финанслау вакытында тулысынча бүленеп торганлыктан, планда билгеләнелгән һәр эшләр тиешле вакытында үтәлә бара”, – дип белдерде ул канәгатьлек белән һәм боз сараеның тәгаенләнелгән вакытка – быел ноябрь аена төзелеп өлгертеләчәгенә ышандырды.
Чынлап та, биредә бүген булачак боз мәйданында шушы арада кайтарылып монтажланылачак туңдыру-суыту корылмаларын урнаштыруга соңгы әзерлек эшләре бара, бер үк вакытта эчке бизәү-төзекләндерү дә тулы куәтенә җәелдерелгән. Бина тирәли яктырту баганалары урнаштырып бетелгән, бордюрлар салынып, асфальт җәяр өчен өслекне тыгызлап, вак таш түшәү тәмамланып килә. Бер үк вакытта җылыту казанлыгын урнаштыру өчен нигез салынган (ул әзер көенчә кайтарылып куелачак), суыткыч корылмалары беркетү өчен металл каркас та монтажланылып беткән. Премьер төзүчеләрнең эшләреннән канәгатьлеген белдерде.
Артабан ул җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш сөт заводы” җәмгыятендә булды. Җәмгыятьне оештыручы Александр Сергеевич Никитин Хөкүмәт башлыгын җитештерү цехлары буйлап йөртте, бүген җитештерелә торган, киләчәктә үзләштереләчәк продукция төрләре белән таныштырды, пастеризацияләп сөт һәм сөт продуктлары тутыру корылмалары эшчәнлеге турында аңлатмалар бирде, эшчәнлек барышында килеп туган мәсьәләләрнең муниципаль район хакимияте ярдәме белән уңай хәл ителә баруын канәгатьләнеп белдерде.
Премьер-министрның эш сәфәре “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында дәвам итте. Тәүдә ул Яңа Семенкино авылы янында төзелеп яткан өр-яңа терлекчелек комплексы белән танышты. Заманча материаллардан төзелгән, җитештерүчәнлекне арттыру өчен хезмәт итәрлек җиһаз-корылмалар монтажлану тәмамланып килгән әлеге объектны да читтән ярдәмгә өмет тотмыйча, кредитлар алмыйча сафка тапшырачакларын вәгъдә итте хуҗалык рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов. Төзелеш оешмасы вәкилләре дә аның сүзен куәтләде һәм объектны югары сыйфат белән тиешле вакытында сафка тапшырачакларына ышандырды. Чираттагы тукталыш узган елда гына сафка кертелгән Юмаш сөтчелек фермасында булды. Биредәге шартлардан малларның да, терлекчеләрнең дә канәгать икәнлеге күзгә ташланып тора: асфальт-бетон өслекле, иң яңа җиһаз-корылмалар куелган, җилләтү-яктырту һәм җылыту өчен чыгымнарны күпкә киметү мөмкинлекләре тудырылган җиңел конструкцияләрдән корылган биналар да, мал азыгы саклау урыннары, саву һәм сөтне суытып озату заллары да Рөстәм Хәбиб улын канәгатьләндерде. Калмашбаш авылында төзелеше тәмамланып килүче ашлык киптерү җайланмасы һәм катнашазык җитештерү заводындагы эшләр торышы буенча да искәрмәләр булмады.
Хөкүмәт башлыгын эш сәфәрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Радмир Әсгать улы Фәхретдинов озатып йөрделәр.
Похожие новости:
-
19.04.2016: Район яңалыклары
Продукция җитештерүне киметмичә
-
24.10.2015: Район яңалыклары
Боз шугалагыбыз да булачак
-
25.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Республика башлыгы уракка фатиха бирде
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Җитештерү күләме сыйфатка бәйле
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!