» » Продукция җитештерүне киметмичә

Продукция җитештерүне киметмичә

19-04-2016, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 294 | Комм.: 0
Продукция җитештерүне киметмичә
Район хуҗалыкларында терлекчелек тармагында агымдагы елның беренче кварталы буенча эшчәнлек йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә узган шимбәдә “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Каразирек товарлыклы-сөтчелек фермасында башланды.
Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклары, баш ветеринар табиблары, участок ветврачлары, зоотехник-селекционерлар, профсоюз комитеты җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау буенча белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев ачты һәм алып барды.
Җыелучылар алдында “Победа”авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов чыгыш ясап, хуҗалыктагы хәлләр торышы, агымдагы елның беренче кварталында терлекчелек тармагы буенча эшчәнлек йомгаклары, хезмәт ияләрен матди дәртләндерү, хезмәтне саклау чаралары турында сөйләп үтте. Артабан биредәге каралтылар торышы, сыерларга һәм яңа туган бозауларга нинди шартлар тудыру, мал азыгы рационын тулыландыру өчен кулланылучы азык өстәмәләре карап чыгылды, урында ук белгечләрдән кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды. Җыелучыларны саву залындагы заманча уңайлыклар, хезмәткәрләр һәм белгечләр өчен тудырылган эш һәм ял шартлары, тудыру бүлегендә бозаулыйсы сыерлар һәм таналарга, яңа туган бозауларга нинди шартлар тудырылу, ветеринария ярдәме күрсәтү мәсьәләләре кызыксындырды.
Семинарның пленар өлеше Каразирек мәдәният йортында дәвам итте. Хакимият башлыгы урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев фермада күрелгәннәрне анализлап, агымдагы мал кышлату чорыннан җәйләүгә күчү мәлендә продукция югалтуга юл куймас өчен азык рационын баланслау, җәйләүләрдә тупас азык запасы, аш тозы һәм мал сугару өчен сулыклар булдыру, хезмәт дициплинасын югары дәрәҗәдә саклау мөһимлеге турында фәһемле чыгыш ясады.
Артабан авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов агымдагы елның тәүге өч аенда терлекчелек тармагындагы эшләр торышына байкау ясады. Малларны җәйге көтүлекләргә күчерү тәртибе, азрак чыгымнар белән күбрәк продукция җитештереп, хуҗалык икътисадына “тере” акча кертүче тармакка игътибарны йомшартмау мөһимлеге турында тәфсилле аңлатты, фәһемле киңәшләр бирде.
Җаваплылыгы чикләнгән токымчылык эшчәнлеге буенча “Элита” җәмгыяте директоры Эльвира Радис кызы Сабирова тәүге кварталда көтүләрне ту-лыландыру, малларның баш санын арттыруга юнәлтелгән җаваплы эшчәнлек торышы белән таныштырды. Экранга чыгарылган таблицаларда кайсы хуҗа-лыкта нинди эшләр башкарылуы, юл куелган җитешсезлекләр – барысы да ачык чагылыш тапкан һәм семинарда катнашучыларның һәммәсе өчен дә фәһем алырлык, эшендә кулланырлык иде.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: