» » Фидакарьлек җимешләрен күрү куанычлы

Фидакарьлек җимешләрен күрү куанычлы

12-11-2015, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 389 | Комм.: 0
Районыбызда терлекчелек тармагында алынган үсеш юнәлеше сүрелмәсен өчен һәммәсе дә эшләнелә – узган шимбәдә муниципаль район хакимиятенең зур залында терлекчелек буенча 10 айлык эшчәнлек йомгакларына багышланган киңәшмәнең төп нәтиҗәсе шундый. Анда район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклары, ветеринария белгечләре, селекционерлар, хезмәтне саклау белгечләре, профсоюз оешмалары рәисләре катнашты.
Киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев ачып җибәрде. Ул тармактагы эшчәнлек торышын, уңай һәм игътибар җитеп бетмәгән яклар, ирешелгән уңышлар һәм башкарасы эшләр турында чыгыш ясады, гомум тырышлыкны алдыбызга куйган максатка ирешүдә фидакарьлекне киметмәүгә юнәлтергә чакырды. Артабан муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов эшчәнлекнең һәр юнәлешләре буенча тәфсилле хисап тотты, ирешкәннәрне барлады, башкарасы эшләрне санап китте. Район ветеринария станциясе директоры Ратмир Фәнил улы Ямалиевның чыгышы да малларның сәламәтлеген кайгырту, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, төрле чирләр килеп чыгу һәм таралуны искәртү, маллар үлеменә юл куймау юлларына багышланды. Токымчылык эшчәнлеге буенча “Элита” предприятиесе җитәкчесе Эльвира Радис кызы Сабирова шушы юнәлештә алып барылган эшләрне барлады, малкайларның сервис чорын киметү, һәр сыер малының ел саен бозаулавына ирешү өчен тырышлыкны арттырырга чакырды.
Хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча баш белгеч Рәсим Рим улы Хаковның сөйләгәннәре дә берәүне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Кул астында эшләүчеләрне махсус саклану чаралары белән тәэмин итү, хезмәт урыннарында каза күрүләргә юл куймау өчен тырышлыкны арттыра төшү мөһимлеген ассызыклады. “Чакмагыш мәгълүмат-консультацияләр бирү үзәге” учреждениесе директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров хуҗалыкларга дәүләт программасы нигезендә күрсәтелүче ярдәм төрләре турында сөйләде, әлеге учреждение икътисадчысы Алик Әгъләм улы Рәхимов икътисади үсеш күрсәткечләрен анализлады. Азактан муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камалов чыгыш ясады һәм район агросәнәгать хезмәтчәннәре профсоюзы рәисе буларак, 10 айлык ярыш нәтиҗә-
ләрен йомгаклап, алдынгылыкны яулаучыларга бүләкләр тапшырды.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: